Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Светлана һәм Владимир Корягиннар студент чакта танышканнар һәм шуннан бирле аерылышканнары юк

Өлкән буын вәкилләре ныклы һәм сәламәт мөнәсәбәтләрне ничек төзергә икәнен барысыннан да яхшырак беләләр. Бигрәк тә алтын юбилярлар, шактый озак вакыт – илле ел буе бергә яшәгән парлар!

Безнең язма геройларыбыз Светлана һәм Владимир Корягиннар студент елларында ук танышканнар һәм менә ярты гасыр инде үзара аңлашып яшиләр.

– Володя белән без Казан инженерлык-төзелеш институтында укыганда таныштык. Икебез дә сәнәгать-гражданлык төзелеше факультетында белем алдык, бер агымда төрле төркемнәрдә укыдык, – дип сөйли Светлана Александровна.

Владимир институтның танылган студенты – иң яхшы спортчыларның берсе иде. Ул чаңгы һәм велосипед спорты белән мавыкты. Аңа республика һәм хәтта бөтенсоюз ярышларында да катнашырга туры килде. Чаңгы ярышларында юниорлар арасында республикада берничә тапкыр призер булды, ә шосседа велоузышларда юниорлар арасында бөтенроссия ярышларында иң яхшы ун спортчы исемлегенә керде. Ул шулай ук биатлон буенча Татария чемпионы булды.
Югары уку йортында уку белән беррәттән Владимир иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә: сәнәгать-гражданлык төзелеше факультетының ирекле халык дружинасы начальнигы, курсның иҗтимагый деканы була. Ә институтта ике ел укыганнан соң, КПСС партиясе әгъзасы итеп кабул ителә.

Казан инженерлык-төзелеш институтында уку еллары дәвамында Владимир фәнни эш белән кызыксына. Курсташы Александр Федотов белән бергә ул материаллар каршылыгы һәм сыгылмалылык теориясе өлкәсендә яңа алдынгы юнәлешләр белән шөгыльләнә.

– Мин аны институтта еш күрә идем. Ул сөйкемле, ягымлы, киң күңелле, зәңгәр күзле егет иде. Без еш күрешеп аралаша идек, әмма безнең барлык сөйләшүләр укуга кайтып кала иде, – дип искә ала безнең героиня. – Өченче курста чаңгыда ГТО нормативларын тапшырганда, без Володя белән бергә йөгерүдә катнаштык. Нәкъ менә шул вакытта безнең бер-беребезгә тартылу барлыкка килде. Шул вакыттан бирле без аерылмас булдык. Ә дүртенче курста инде гаилә кордык.

– Сезнең өчен мөнәсәбәт¬ләрдә иң мөһиме нәрсә? Идеаль ир нинди булырга тиеш? – дип сорадым мин Светлана Александровнадан.

– Ирем мине уңай сыйфатлары белән үзенә каратты. Ул игелекле, акыллы, намуслы һәм җаваплы. Миңа калса, мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме, сөйгән ярың авыр хәлдә таянырга мөмкин булган һәм беркайчан да хыянәткә бармаячак кеше булырга тиеш.
Ул вакытта СССРда студент¬ларның төзелеш отрядлары хәрәкәте актив үсә һәм дүртенче курстан соң Владимир үз югары уку йортының «Монолит» отряды командиры, ә Светлана шул ук отряд мастерларының берсе була. Алар Түбән Кама төзелеш мәйданчыкларында эшли.

– Институтыбызның студентлар отрядлары эшенә йомгак ясаганда, безнең «Монолит» командасының икенче урынны алуын ишетү бик күңелле булды! – дип әңгәмәгә кушылды Владимир Александрович.
Югары уку йортын тәмамла¬ган¬нан соң, Владимир һәм Светлана Казанда «Казан-промстрой» трестының 1нче төзелеш-монтаж идарәсе объектларында хезмәт эшчәнлек-ләрен башлыйлар.

– Мин прораб булып эшли башладым: 9 катлы торак йорт, балалар бакчасы һәм тукылмаган материаллар фабрикасы төзүдә катнаштым. Ә Света җитештерү-техник бүлектә өлкән инженер булып эшләде, – дип билгеләп үтә Владимир Александрович. – Ә 1977 елның сентябрендә без Чистайга әти-әни хәлен белергә кайттык. Монда миңа сәгать заводы төзелеш-монтаж идарәсендә баш инженер вазифасын тәкъдим иттеләр. Бу хакта хатыным белән киңәшләшкәч, без туган шәһәремә күченергә карар кылдык. Монда мине сәгать заводының төзелеш-монтаж идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр.

Владимир Корягин яңа эшкә башы белән чумуы турында сөйләде. Оешма универсаль була: белгечләр торак һәм сәнәгать объектлары төзиләр.
Ул арада Светлана Александровна Чистай башкарма комитетында баш архитектор урынбасары һәм дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе башлыгы булып эшли.

– 1979 елда мине «Главтат¬стро黬ның 3нче номерлы трестының 1нче төзелеш-монтаж идарәсенә производство-техник бүлек начальнигы вазифасына эшкә чакырдылар. Миңа җитештерү процессын үзләштерү һәм практик тәҗрибә алу кызык булды һәм мин ризалаштым.

 Ә ирем минем карарны хуплады. 21нче төзелеш-монтаж идарәсендә 3 ел эшләү дәверендә мин бик зур тәҗрибә тупладым! Ә 1983 елда Володяны «Главтатстрой»ның 3нче номерлы трестының 21нче төзелеш-монтаж идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр һәм мин элеккеге эш урыныма – шәһәр башкарма комитетына кайттым, – дип уртаклаша Светлана Александровна.

Владимир Александрович төзелеп бетмәгән Пионерлар һәм мәктәп укучылары йортын, кунакханә, ресторан һәм Биләр РТС белән шөгыльләнүен дәвам итә. Көнкүреш йорты, тегүчеләр торак йорты, Чистай икмәк заводы төзелә башлый, Чистайда суүткәргеч һәм канализация үзәк инженерлык челтәрләре төзелеше дәвам итә.

1986 елдан 2003 елга кадәр Владимир Александрович Чистай сәгать заводының генераль директор урынбасары булып эшли. Бу вакытта ул Никольский кафедраль соборы гөмбәзен торгызуда актив катнаша. «Восток» Чистай сәгать заводының капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Владимир Ошибкин белән бергә ул оештыру өчен җавап бирә һәм торгызу эшләрен контрольдә тота.

Безнең геройлар, Чистайда зур тәҗрибә туплап, Казанга төзелешкә китәләр. Шәһәрнең меңьеллыгына әзерләнү уңаен¬нан анда актив төзелеш бара. Владимир Александрович «ТАИФ-СТ» ширкәте генераль директоры итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе административ бинасы һәм РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге төзелә.

– Мондый кыска вакыт өчен эш фронты бик зур иде. Объектлар төзекләндерелмәгән, фасадлары ясалмаган, биналар эчендә бизәкләү эшләре тәмамланмаган иде. Бурыч катлаулы, эшне өч сменада оештырырга туры килде. Әмма тырышлыкларыбыз юкка булмады, без ике объектны да вакытында файдалануга тапшырдык, – дип билгеләп үтә Владимир Александрович.

Оешмада эшләү чорында «Оргсинтез» ААҖ сәнәгать объектлары, «Чирәмдә хоккей үзәге» Европа дәрәҗәсендәге объект, заманча балалар бакчалары, татар гимназиясе һәм күпкатлы торак йортлар төзелә.

– 2003-2011 елларда «ТАИФ» системасында эшләгәндә, мин шундый кызыклы, төрле пландагы һәм үзенчә уникаль объектлар төзүдә катнашуыма бик шатмын һәм моның белән горурланам.

Ул арада Светлана Александ¬ровнаны «Заман» инженерлык үзәге директоры итеп билге¬лиләр. Ул Чистайның һәм Казан¬ның күп кенә объектларын төзүдә катнаша. Шулай ук без¬нең героинябыз Татарстан бәяләү-челәр җәмгыяте президенты – идарә рәисе итеп сайлана һәм Россиядә бәяләүнең гомуми үсешенә үз өлешен кертә.

Гомумән, безнең геройлары¬бызның тормышы күп вакыйгаларга бай. Алар бик күп бүләкләргә һәм исемнәргә ия булганнар, алар республиканың атказанган төзүчеләре.

– Сезнең барыннан да би㬬рәк горурлана торган каза¬ныш¬-ларыгыз бармы?

– Без тормышта үз урыныбызны таптык, гомеребезне төзелеш белән бәйләдек һәм моның белән горурланабыз. Без кешеләргә файда китерә торган һәм аларга озак хезмәт итәчәк объектлар булдыруыбыз белән бәхетле. Шулай ук балаларыбыз һәм оныкларыбызның уңышлары белән горурланабыз.

– Сезнең ничә балагыз һәм оныгыгыз бар?

– Безнең ике балабыз – кызыбыз һәм улыбыз бар. Икесе дә безнең эздән киттеләр. Кызыбыз Казан дәүләт архи¬тек-тура-төзелеш академиясен тәмамлады. Сәнәгать-граж-данлык төзелеше инженеры һәм икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча ике югары белеме бар. 25 яшендә икътисад фәннәре кандидаты һәм укытучы, икътисад һәм төзелеш кафедрасы доценты булды, төзелеш өлкәсендә бизнес-планлаштыру һәм инвестицион проектлар укыта. Хөкүмәт бүләгенә – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале бар. Ә улыбыз Казан (Идел буе) федераль университетын сәнәгать-гражданлык төзелеше инженеры белгечлеге буенча һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча тәмамлады. Төзелеш өлкәсендә бизнес алып бара.
Олы оныгыбыз Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Архитектура» юнәлеше буенча магистратураны тәмамлады һәм профильле компаниядә архитектор, дизайнер булып эшли. Аның инде үз гаиләсе, улы бар. Ә кече оныгыбыз Плеханов университеты филиалларының берсендә икътисад өлкәсендә студент. Ә иң кече оныгыбыз әле тәпи йөри башлады гына һәм без аның күз алдыбызда үсүен рәхәтләнеп күзәтәбез.
Безнең геройларыбызга һәрвакыт бер-берсе белән вакыт үткәрү кызык булган. Алар бер-берсенең сүзләренә колак салалар, бергәләп барлык мәсьәләләрне хәл итәләр һәм авырлыкларны җиңәләр. Бу нык¬лы мөнәсәбәтләрнең нигезе булып тора да инде.

– Замана яшьләренә нинди киңәш бирер идегез?

– Яшьләрнең җаваплырак булуын һәм бөтен нәрсәгә: укуга, эшкә, мөнәсәбәтләргә һәм башкаларга җитди карауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев