Сусауны басарга – куас
Гади һәм кулай әйберләрдән тәмле җәйге эчемлек – куас әзерләргә мөмкин.
Сусауны яхшы баса торган эчемлек чама белән газлы, татлы, бераз әчкелтем килеп чыга.
3 литрлы банкага җылымса су салабыз, 1 бал кашыгы коры чүпрә, 1,5 бал кашыгы лимон кислотасы, 5 данә йөзем, 1 бал кашыгы каһвә, 1 стакан шикәр комы өстибез.
Җайлап кына болгатабыз һәм 3 сәгатькә җылы урынга, аннары төнгегә суыткычка куябыз. Менә дигән эчемлек килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев