Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суны аз куллану нәрсәгә китерергә мөмкин?

Белгеч суның файдасы турында сөйләде

Кайбер кешеләрнең һәрвакыт эчәселәре килә, алар суны кайнар чәй исә кофе, салкынча сок белән алмаштыруны өстен күрүчеләр дә бар. Моның яхшы яисә начар булуы хакында Чистай район дәваханәсенең психологы Ольга Баранская сөйләде.

— Кеше организмының барлык органнары тулысынча эшләү өчен суга мохтаҗ. Суны җитәрлек куллану азык кайнату, кан әйләнеше һәм нерв системалары эшен, бөерләр эшчәнлеген яхшырта, аларны чистартуга ярдәм итә. Шулай ук тәннең температурасын, тән тиресен һәм суставлар эшчәнлеген яхшыртуда да су зур роль уйный.
Далада яшәүче кешеләргә игътибар итегез. Аларның тышкы кыяфәтләре үк дым җитеш­мәү турында сөйли. Шуның өчен аларның тән тиресе коры, җыерчыклы. Ә бит кешенең 70 проценты судан тора, — дип билгеләп үтә белгеч.

Организмда су җитешмәүнең нәтиҗәләре:
— бөерләрдә ташлар барлыкка килү;
— метаболизм бозылу, гәүдә авырлыгы арту;
— кан куеру, ул бөтен органнар эшчәнлеге бозылуга китерә;
— тән тиресе начараю, җыер­чыклар барлыкка килү;
— эч китү;
— тын кысылу һәм баш авырту;
— тән температурасы күтәрелү.
— Суны чәй, сок яисә башка эчемлекләр белән алмаштырырга ярыймы? — дип кызыксындык без белгечтән.
— Соклар организмга азык кебек кабул ителә, әгәр дә чәй турында сөйләсәк, ул суны алмаштыра ала. Әмма ул яшел яисә җиләк-җимеш чәе булырга тиеш, –диде Ольга Михайловна. –Әмма мин барыбер чиста су эчәргә тәкъдим итәм.
–Сыеклыкны артык күп куллану нәрсәгә китерергә мөмкин?
— Ул организмда су балансы бозылуга китерергә мөмкин. Бу исә шешенүләр, бөер һәм йөрәк белән проблемалар китереп чыгара, шулай ук азык кайнату системасы бозылуга, кан басымы күтәрелүгә китерә. Алтын урталыкны табу мөһим, шулай ук көненә 1,5-2 литрдан да ким су эчмәскә киңәш ителә (7-9 стакан).

Кызыклы факт
Ак тәнле, зәңгәр күзле һәм сары чәчле кешеләр кара туткыллы, кара чәчле, кара күзле кешеләргә караганда эсселекне күпкә авыррак кичерәләр. Теләсә кайсы очракта да җитәрлек дәрәҗәдә су балансын саклый белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев