Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фантазиягә чикләр юк

«SunnyФЕСТ» фестивалендә Чистай командасы икенче урын алды.

Мамадышка «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестиваленә чистайлыларның «Тhe сhampions» командасы килде. Эшләүче яшьләр активистлары үзләре белән үзенчәлекле конструкция: «Мамво» үрмәкүче алып килделәр. Андагы вакыйгаларны безнең «Чистай- информ» хәбәрчеләре да күзәтте.

Стартка 30 дан артык команда чыкты. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган командалар үзләренең фантазия ләрен чикләмәделәр: таудан атлар, нефть вышкалары, гитаралар, лимонад шешәләре, палас-самолет та шуды. Безнең көннәрдә коронавирустан башка була димени, зур шприц формасында чаналар барлык үтеп баручыларның игътибарын үзләренә җәлеп иттеләр. Сүз уңаеннан, хуҗалар әйтүенчә, болар руль һәм тормоз системалы бердәнбер чаналар иде.

Чанасыз килүчеләр өчен оештыручылар күңелле уеннар әзерләгәннәр. Аларга дөядә йөрергә, керлинг, чаңгыда чабышлар оештырылды. Шулай ук фестиваль кысаларында киез итекләрдә хоккей турниры да узды. Чара барышында татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады.

Фестивальдә Сабантуйдагы кебек мохит хөкем сөрде дисәк тә, ялгыш булмас. Кайбер кешеләр үз районнарында дан тоткан әйберләрне: киез итекләр, дару үләннәре, туңдырылган җиләк-җимеш, агач сувенирлар, табигый ташлардан бизәнү әйберләре алып килгәннәр иде. Болар барысы да күргәзмәдә тәкъдим ителде. Шунысын да әйтергә кирәк, бәяләр дә кыйммәт түгел, һәркем сатып алырлык иде.

Безнең районның эшләүче яшьләр советы активистлары да башларыннан бар мәшәкатьләрен алып ташлап, балачакка кайттылар. Бер мизгелгә бүре, юлбарыс, бермөгез булып алу, хыялдагы чаналарны ясау алар өчен проблема түгел. Мамадышка безнең команда алтынчы ел килә инде. Быел алар яктыртылучы үрмәкүч «Мамво» сыйфатында үзләре ясаган чанадан таудан шудылар.

– Каркасны алюминийдан ясадык, ул түгәрәк иде. Аны светодиодлы гирлянда белән бизәдек. Конструкцияне борыс ка куеп, агач чаңгыларга беркеттек. Шундый «багажник»ны такталардан ясадык, анда чаналар таудан төшкәндә утлар белән яктыртылсын өчен куелган аккумулятор бар иде, – дип сөйли «Выбор» яшьләр (үсмерләр) клубы мөдире Анфиса Захарова. Таудан төшәр алдыннан төп сәхнәдә креатив чаналар белән аларның хуҗалары төзелеп басты. Чис тайлылар белән беррәттән – Сарман районы пиратлары. Аларның «Корабль»ләре ОСБ-плитәдән ясалган, кара җилкәннәр металл трубаларга беркетелгән. Сарманлыларның декорацияләре кул астындагы материаллардан: елга җәтмәсе, төсле буяу, консерв банкаларыннан ясалган булса да, менә дигән килеп чыккан!

Чаналар ярышын 78 яшьлек катнашучы ачты. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бабай фестивальдә яңа кеше түгел: ул ел саен катнаша. Романтик сюрпризларсыз да үтмәде билгеле. Чаналар төшәр алдыннан Мамадыш егете Ислам сөйгәне Лилиягә тәкъдим ясады. Кыз ризалыгын бирде. Аннары яшь парлар бергәләшеп үзләре ясаган «Лада» чанасында таудан шуып төштеләр. Кунакларның һәм катнашучыларның игътибарын зур таба да җәлеп итте. Былтыр анда иң зур беленне пешергән иделәр. Быел пешекчеләр катнашучыларны тәмле коймаклар белән сөендерделәр, шулай ук самовардан хуш исле чәй белән дә сыйладылар.

– Биредә алган тәэсирләрне сөйләп бетерерлек түгел. Креатив чаналар фестиваленә ел саен барам. Үзебез белән балаларны да алабыз. Биредә чаналарда гына шумыйлар, конкурсларда да катнашалар: чанадан башка таудан тизрәк һәм үзенчәлеклерәк төшү буенча ярышалар. Куркыныч билгеле, әмма азрак адреналин алуы үзе ни тора! Без бернәрсә отмасак та, онытылмаслык хис-кичерешләр алдык, – ди Алабугадан килгән Мерсияповлар гаиләсе.

Алтынчы ел рәттән үткә ре лү че әлеге чараның приз фонды 150 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләрне 7 номинациядә билгеләделәр. Эксперт жюри чаналарның гадәти экипировкасын гына түгел, визит карточкасын, үзенчәлеген, финишка кадәр һәм төшәр алдыннан ерак лыкны да исәпкә алды.

 

Җиңүчеләр һәм призерлар

«Яктылык булсын» номинациясендә Чистайның «Тhe сhampions» командасы икенче урынга лаек булды. Азнакай районыннан «НефтеКачка» командасы беренчелекне яулады. «SunnyФЕСТ» фестивалендә гаран-прины Мамадыштан «Фиксики» һәм Казаннан «Капитан» командалары алды.

Барыгызны да җиңү белән котлыйбыз! Булдырдыгыз! Теләсә кайсы ярышта, көрәштә бүгенге кебек матур, ышанычлы, лаеклы җиңүләр насыйп булсын!

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев