Сукырлар җәмгыятендә сайлаулар булды
Сукырлар җирле җәмгыятеннән башка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кичергән проблемаларны яхшырак аңлаган, аларның мәнфәгатьләрен кайгырткан, четерекле хәлләрне чишәргә ярдәм итүче тагын берәр урын бар микән?!
Бу юлы бирегә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Чистай җирле оешмасының отчет-сайлау конференциясенә җыелдылар. Анда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы идарәсе әгъзасы Николай Базаров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова катнашты.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасы бюросының биш ел эчендәге эше турында Рифкать Гардиев чыгыш ясады. Гадәтләнгән моңсу традиция буенча бакыйлыкка күчкән сукырлар җәмгыяте активистларын искә алдылар. Рифкать Гәрәйхан улы билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында 422 кеше исәптә тора. Алар Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чистай районнарында яшиләр. Шуларның 156сы беренче төркем, 194е икенче төркем, 50се өченче төркем инвалид, күрүчеләр 17 кеше.
– Отчет чоры вакытында күрү буенча инвалидларны ачыклау эшләре алып барылды. Социаль яклау бүлеге, балалар поликлиникасы хезмәткәрләре аеруча актив ярдәм итәләр. Әмма күрмәүчеләрне Бөтенроссия сукырлар оешмасына җәлеп итү эшләрен активлаштырырга кирәк. Агымдагы елның гыйнварыннан Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә 5 кеше кабул ителде. Билгеле, моңа үзизоляция дә тискәре йогынты ясады. Барлык отчет вакытында сукырлар җәмгыятенә кабул ителүче кешеләр саны тагын да күбәйде һәм 35 кеше тәшкил итә, – дип хәбәр итте Рифкать Гардиев.
Ул шулай ук социаль учреждениеләр белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.
– Без социаль яклау бүлеге һәм пенсия фонды белән тыгыз эшлекле элемтәдә торабыз. Бу безгә социаль өлкәдәге барлык яңалыкларны белеп торырга мөмкинлек бирә. Әлеге учреждениеләрдә күрмәүчеләр проблемалары турында яхшы беләләр һәм һәрвакыт безгә ярдәм күрсәтергә әзерләр. Аеруча без пандемия вакытында социаль хезмәткәрләрнең ролен кискен сиздек. Безгә алдан ук «кайнар линия» телефоннарын хәбәр иттеләр. Әлеге телефоннар буенча һәр инвалид шалтыратырга һәм кирәкле ярдәм алырга мөмкин.
Рифкать Гардиев тернәкләндерүгә акча алу белән бәйле проблеманы да күтәрде.
– Элеккечә үк күрмәүчеләрне тернәкләндерү өчен техник чаралар белән тәэмин итү буенча социаль иминиятләү фондына шелтәләр бар. Башта әлеге акчаларның вакытында күчмәвен коронавирус пандемиясе белән аңлаттылар. Үзизоляция беткәч тә, вәзгыять яхшы якка үзгәрми, – дип билгеләп үтте Рифкать Гәрәйхан улы.
Ел башыннан инвалидлар эшләре буенча комиссия утырышы булды. Анда тернәкләндерү өчен техник чаралар белән тәэмин итү мәсьәләләре, социаль структура объектларының уңайлылыгы каралды. Күрмәүче инвалидлардан уңайлы мохитны яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр кертелде. Бу автобус тукталышларында ишетелүче тавышлы светофорлар.
– Чистай җирле оешмасы сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү республика үзәге белән тыгыз элемтәдә эшли. Ике социаль педагог тернәкләндерүнең төрле юнәлешләре буенча көндәлек эш алып баралар. Бу Брайл системасын өйрәнү, киңлекләрдә ориентлашу, комьпютердан файдалану нигезләре һәм башкалар. 1 сентябрьдән 18 күрмәүче даими рәвештә безнең тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнә башлады. Биш ел эчендә безгә дәресләр өчен шартларны сизелерлек яхшыртырга мөмкин булды. Безнең бинада су һәм канализация барлыкка килде, – дип билгеләп үтә Рифкать Гәрәйхан улы.
Ул шулай ук күрмәүчеләргә белем бирү, аларны үзешчән сәнгатькә һәм спортка тарту, төрле грант программаларында катнаштыру һәм үз проектларын тормышка ашыру эшләре турында җентекләп сөйләде.
Конференция барышында күрү буенча инвалидларның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы, социаль инфраструктура проблемалары, тернәкләндерүнең техник чаралары белән үз вакытында һәм сыйфатлы тәэмин итү, санаторийларга юлламалар, районнар арасында даими автобус хәбәрләшүләре булмау һәм башка мәсьәләләр кузгатылды. Бюро һәм контроль-комиссия отчетын тыңлап, катнашучылар җирле оешманың эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләделәр. Аннары ачык тавыш белән Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасына җитәкче һәм контроль-ревизия органнарын сайлау булды. Җирле оешманың рәисе итеп кабат бертавыштан Рифкать Гәрәйхан улы Гардиев сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев