Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Сугыш чыныктырды һәм эшләргә өйрәтте!»

Чистайдан тыл хезмәтчәне Анна Аткишкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Туган көнендә ветеран кунаклар кабул итте. Анна Федоровнаны юбилее белән котларга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде.

– Район башлыгы Дмит рий Алексеевич һәм шәхсән үз исемемнән сезне искиткеч юбилей – 90 яшь тулу белән котлыйм. Мөгаен, күпләр бу яшькә җитәргә хыялланадыр. Сезгә сугыш һәм сугыштан соңгы чор авырлыкларын кичерергә туры килгән, әмма барлык кыенлык ларга да карамастан, сез күңел күтәренкелеген һәм активлыкны саклап кала алгансыз. Сез тәҗрибә, белем, зирәклек туплагансыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, иминлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәмен, ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез, – дип котлады Михаил Иванович.

Олы яшьтә булуына карамастан, ветеранның күңеле көр, ул ашарга пешерергә, бәйләргә, бакчада эшләргә ярата. Өстәвенә, Анна Аткишкина бик күңелле һәм позитив хатын-кыз, шаярта һәм рәхәтләнеп озак яшәвенең сере белән уртаклаша.

– Бу яшькә кадәр мин күп эшләү ярдәмендә яши алдым, – ди юбиляр.

Анна Аткишкина Мордва Баганалысы авылында туа. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Яшь булуына карамастан, ул чордагы күпчелек балалар кебек үк, авылда авыр эш башкара. Сугыш чоры авырлык лары турындагы истәлекләр аның хәтерендә бүгенге көнгә кадәр яши. Хәер, моны онытып буламы соң?!

– Без теләсә нинди эшкә алындык, ә авылда ул күп иде. Башак җыйдык, ашлык суктырдык, ә төннәрен атларда көлтә ташый идек. Сортларга аеруда да эшләдем, кул белән эшләдек: бер якка бөртек салдык, икенчесенә – салам. Хез мәт көненнән соң кичләрен солдатларга җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләдек. Авыр булды, ач-ялангач йөрдек, йокы туймый иде. Әмма без көчебездән килгәнчә эшләдек, чөнки фронтта тагын да авыррак булуын белдек. Сугыш мине чыныктырды һәм күп эшләргә өйрәтте, – ди дулкынланып Анна Аткишкина.

Ветеранны тыңлаганда минем дә күзләремә яшь тыгылды

– Бу авырлыкларны җиңәргә һәм сынмаска кайдан көч таптыгыз? – дип сорадым Анна Федоровнадан.

– Мөгаен, безгә солдат ларыбызның, һичшиксез, җиңәчәгенә нык ышануыбыз ярдәм иткәндер. Тылда үз хезмәтебез белән дә без Җиңүне якынайтырга булыштык. Радиодан дошман җиңелде, без Җиңү яуладык дигән сүзләрне ишеткәч, ничек сөенүебезне сез күз алдына да китерә алмыйсыз. Барысы да шатландылар, кочаклаштылар, бәхеттән еладылар, – дип искә ала ветеран.

Сугыштан соң яшь кыз Анна туган колхозында эшләүне дәвам итә, аннары дуслары белән Кемерово өлкәсенә китә, анда күмер белән вагоннар бушата. Бер елдан туган якларына кайта һәм «Йолдыз» совхозына дуңгыз караучы булып эшкә урнаша. Соңрак кияүгә чыга һәм ире белән Ростовка китә. Анда бер-бер артлы ике балалары туган, өченчесе туган якларына кайтканнан соң дөньяга килгән. Ул вакытта гаилә Александровка авылына күчеп кайта һәм анда ярты гасырдан артык яши. Анна Федоровна анда да авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, ире белән йорт тулы терлек асраганнар. Хәзер тыл хезмәтчәне кызы Елена, оныгы һәм оныкчыклары белән Чис тайда яши. Алар өчен ул үрнәк.

– Без һәрвакыт әнигә тигезләнергә тырышабыз. Игелекле, шат күңелле, зирәк әниебез киңәше, эше белән дә һәрчак ярдәм итәргә әзер. Ул безне үзе белгәннәргә өйрәтте. Әни безгә хезмәт итегез, тормышны яратыгыз һәм якыннарыгызга хыянәт итмәгез дип гел кабатлый, аның бу киңәшләрен без үтәргә тырышабыз! Без әниебез белән горурланабыз һәм аны яратабыз, – ди ветеранның кызы Елена Геннадьевна.

Анна Федоровнада кунакта булып, без кызыклы шәхес белән танышып кына калмыйча, көч һәм энергия тупладык. Ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев