Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышчылар өчен иң мөһиме – аларга ышансыннар һәм көтсеннәр!

Махсус операциядә катнашучы ялга кайтты. Кызы белән бергә ул «Чистай-информ»га интервью бирде һәм фронтка булышучылар янында да булды

Бөтен республикага «Алга –Тимер» җыры белән танылган Рәйнә үзенең чиксез зур шатлыгы белән уртаклашты: махсус хәрби операциядә катнашучы әтисе Альфред ике атнага ялга кайтты. Ул иң беренче сафларда фронтка үз теләге белән китүчеләрнең берсе.

Альфред гаиләсе белән ярты елдан артык күрешмәгән. Ул әлеге көтеп алынган очрашудан алган кичереш-тәэсирләре белән уртаклашты, үзенә ихлас ышанучылар һәм көтүчеләр барлыгын тою нинди рәхәт булуы турында сөйләде.

– Фронттан кайткач, миңа кешеләр үзгәргәннәр кебек тоел­ды. Бөтен авыл көткән. Минем шулай булырга мөмкин дип уйлаганым да булмады, – дип билгеләп үтә Альфред. – Ярдәм иткәннәре, хуплаганнары өчен барлык республика, шәһәр һәм район халкына, авылдашларыма, авыл җирлеге башлыгына ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Чистайда битараф булмаган һәм чын тугры дуслар күп. Безне көтүегез, ышанычыгыз рухландыра, ныклы ярдәм итә.

Чыннан да, хәзерге авыр вакытта тормышларын куркыныч астына куеп безне саклаучы ватандашларыбызга халкыбыз кайгыртучанлык күрсәтә. Нык ихтыярлы, көчле рухлы ир-атларыбыз да махсус хәрби операция баручы территориягә туган җирдән килгән посылкаларга сабый балалардай ихлас шатланалар.

– «Чистай» дип язылган тарт­маны күргәч, шатлыктан йөрәк ярсып тибә башлый. Без аларны тулысы белән һәм яхшы сак­ланган хәлдә алабыз. Безгә, алгы фронтка, якташларыбыз җибәргән бөтен нәрсәне дә китерәләр. Аеруча балалар хатлары күңелне нечкәртә, дулкынландыра, – дип билгеләп үтә сугышчы.

Ялы вакытында ул үзләренең изге эшләре белән фронтка булышучылар янына барырга, ә иң мөһиме – гаиләсе янында булырга планлаштыра.

Альфредның кызы Рәйнә әтисе белән шатлыклы күрешү тәэсирләреннән әле дә арына алмый.

– Без әтине җиде ай күрмә­дек. Очрашуны сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Аның ялга кайтасын без бары тик бер генә көн алдан белдек! Ул безнең белән элемтәгә сирәк чыга иде, шуңа күрә гел борчылып тордык, күңел үз урынында булмады. Ә ул көнне миңа шалтыратты да: «Кызым, мин өйгә кайтам!» диде. Ул фронтка киткәндә бу сүзләрне әйтергә вәгъдә биргән иде. Без шунда ук барлык эшләребезне ташлап әтиебезне каршы алырга әзерләндек. Мин үзем укый торган көллияткә шунда ук ике атнага гариза яздым да, тизрәк өйгә кайттым. Әлеге мизгелләрнең кадерен якыннарыбыз белән озак аерылып торгач кына аңлыйбыз шул. Ә бу безнең беренче озын аерылып тору булды, –дип уй- кичерешләре белән уртаклаша Рәйнә.

Гаилә башлыгы хәзергә хәт­ле якыннары янында булуга ышанмый, шатлыклы очрашу мизгелләре тәэсирендә яши.

– Мин өйгә таксида кайттым, кайту бәхетенә ышана да алмадым. Машинадан чыккач, кешеләр арасыннан үзем­некеләрне эзли башладым, – дип сөйли Альфред.

– Әтине ерактан күрдек тә: «Әти, әти, без монда!» – дип кычкыра башладык. Барыбыз да аңа таба йөгердек, каты итеп кочак­ладык. Безнең авылда ул кайтканга барысы да шатлана, бездә көндә кунаклар, ишегебез ябылып тормый, – дип шатланып сөйли Рәйнә.

– Озатканда да бөтен авыл килгәндер инде?

– Әти безнең борчылуны теләмәгән. Шуңа күрә үз теләге белән фронтка китүе турында да ул киткәч кенә белдек. Башта барыбыз – әнием, әби- бабайларыбыз, апам, энем, якыннарыбыз өчен бик авыр булды. Барыбыз да шок хәлендә идек. Аннары без шулай кирәктер дип кабул иттек һәм шалтыратулар көтә башладык, – дип дулкынланып сөйли Рәйнә.

–Якыннарыгызга әйтмичә дә нигә фронтка китәргә булдыгыз? – дип кызыксынам Альфредтан.

– Әгәр дә минем якыннарым, дусларым бу хакта белсәләр, аларга мине җибәрүләре бик авыр булыр иде, – дип билгеләп үтә ул. – Ватан безне чакырды, без киттек! Безне әти-әниләр шулай тәрбияләде...

Әңгәмәдән соң Рәйнә үзенең әтисенә һәм башка барлык солдатларга багышланган «Алга –Тимер» җырын башкарды. Ул аны әтисенең туган көненә багышлап иҗат иткән. Җыр батальоннарның рәсми булмаган гимнына әверелгән.

– Сугышчылар бу җырны ишеткәч, таң калдылар. Ә минем кызым язганны да белгәч, бик нык гаҗәпләнделәр. Бу җыр безгә булыша, рухыбызны ныгыта, көч-куәт өсти.

Без аны көн саен тыңлыйбыз, –дип ассызык­лады махсус операциядә катнашучы.

Ялының беренче көннә­рендә ул гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча хәрәкәт активистлары янында да булды. Аңардан хезмәте турынд сораштылар, махсус хәрби операциядә катнашучы якыннары, танышлары турында сөйләделәр.

Территориаль җәмәгать үзидарәсе мәйданчыгында бер көн дә эш туктап тормый. Биредә маскировкалау челтәрләре, плащлар, балаклавлар, окоп шәмнәре һәм сугышчылрга кирәк булган башка әйберләр ясыйлар.

Альфред хатын-кызларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барлык посылкалар да ияләренә барып җитәләр диде. Ул үзе дә хәрбиләр өчен посылка китергән – ул якын арада гуманитар ярдәм белән фронтка җибәреләчәк.

Әлеге мисалда без чын геройларның безнең арада яшәүләренә тагын бер кат ышанабыз. Кыюлык, нык­лык, Ватанга мәхәббәт – болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Барлык авырлыкларга карамастан, үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизацияләү барышында фронтка киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр! Безнең максат – аларга ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәмчеләр булу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев