Сугышчы булу – мәңге яшәү ул: Айрат Ишмөхәммәтов турында истәлекләр
Герой истәлегенә
Волонтерлык эшчәнлегем буенча миңа сугышчыларга булышучы кешеләр тупланган күп кенә төркемнәрдә торырга туры килә. Моннан ике ел элек Казан төркемнәренең берсендә бер егет волонтерларга гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Штурмовикларга итекләр кирәк иде. Ул вакытта без аларны партияләп сатып алган идек, запасыбыз да калган иде. Мин чистайлылар булышырга әзер дип яздым. Шунда ук миңа телефоныма шәхси хәбәр килеп тә төште. «Сәлам! Син Чистайданмы? Мин дә Чистайдан. Без биредә 13 татар егете. Без Запорожьеда. Кызганычка каршы, кибеткә бара алмыйбыз, ә безгә итекләр бик кирәк.» Менә шулай итеп без штурмовик, «Муха» позывное алган, гел елмаеп торучы, бер дә зарлануны белмәс гвардия рядовые Айрат Ишмөхәммәтов белән таныштык.
Без бик тиз дуслашып киттек. Мин үзебезнең волонтерлар, Чистай турында сөйләдем. Яңалыклар белән таныштырдым. Аны бар нәрсә дә кызыксындыра иде.
Без егетләргә итекләр, шулай ук маскировка челтәрләре, киемнәр, азык-төлек тә җибәрдек. Аннары билгеле булганча, бу алар өчен беренче гуманитар ярдәм булган. Сугышчылар нык шатландылар. Без Муха һәм аның иптәшләре өчен үз кешеләргә әйләндек. Егетләр үзләре, көнкүрешләре, тормышлары, сугыш турында сөйләделәр. Авыр сугышта Муханың дуслары берсе артыннан берсе һәлак булдылар. Исән калганнарының да югалту ачысыннан өзгәләнүләрен күрү нык авыр иде. Ир-атлар еламый, аларның йөрәге елый. Дус кына түгел , якын туганы кебек булып беткән, бер җан булып яшәгән иптәшләре өчен йөрәкләре елый аларның...
Муха тормышны ярата иде. Бар тереклекне, аеруча этләрне нык яратты. Аның кечкенә эте барлыкка килгәч, ничек сөенгәнен күрсәгез! Эт баласын ярым үле хәлдә тапканнар. Элеккеге хуҗасы аны ташлап калдырып качкан булса кирәк. Егетләр эткә Барс дип исем кушалар, чөнки ул ап-ак, бер генә кара табы да булмый. Алабайны терелтәләр, ул акрынлап үсә. Барлык нәни көчекләр кебек үк ул аяк киемнәрен дә ерта, уйный. Иртән блиндаждан чыкканда кайбер сугышчылар аяк киемнәрен дә таба алмый... Рәхәтләнеп көлешәләр...
Айрат заданиегә киткәндә Барсик күңелсезләнә, хәтта уйнамый да, хуҗасын көтә. Хуҗасы исән-сау кайтып җиткәнче шулай моңсуланып утыра. Аны күрүгә исә койрыгын болгый-болгый өстенә сикерә һәм җиргә ега...
Айратка һәм иптәшләренә булдыра алганча ярдәм иттек. Генераторлар, төзелеш материаллары, кием-салым, челтәрләр, азык-төлек, мотоцикллар һәм квадроцикллар... Вак техника барлык җиргә дә үтеп керә ала, алар белән дошман дроннарыннан да сакланырга җиңелрәк. Аларда азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары алып барырга, яралыларны алып чыгарга да мөмкин. Яралылар артыннан машиналар керә алмаган очракта, Айрат яралы солдатны скотч белән үзенә бәйләп, сугыш кырыннан алып чыга торган була. Муха алда рульдә, ә яралы бәйләнгән килеш артта... Аларның кайберләрен ул санитарларга исән килеш алып барып җиткерә алган, әмма, ни кызганыч, кан югалтудан үлүчеләре дә булган. Мондый чакларда Муха бик кайгырган, коткара алмавына үзен үзе битәрләгән.
2024 елның августында Украина хәрби көчләре Курск өлкәсенә бәреп кергәннән соң, Айрат хезмәт иткән полкны бу юнәлешкә күчерәләр. Эссе көннәр була бу. Сугышчылар хәрби зур йөк машиналарында бардылар, юлда барганда миңа видео да җибәрделәр. Бер күренеш мине дә елмаерга мәҗбүр итте. Бер тукталышта егетләрнең машина ишеген ачуларын күрдем, ә анда пассажир урынында Барс ята иде... Егетләр бөтенесе дә кузовта. Барсны кабинадан куып төшерергә теләгәннәр. Ә ул төшмәгән. Кабинаны үзенең законлы урыны дип, ә үзен биредә бик кирәкле дип уйлаган күрәсең... Сугышчылар көлештеләр. Яңа дислокация урынына килеп җиткәч, күл күреп, сугышчылар коенып алырга уйлыйлар. Барс та Муха белән бергәләп күлгә таба йөгерә. Нәкъ шул вакытта дошман бомбага тота башлый. Барс Муханы этеп җибәрә һәм шул ук секундта яраланып егыла да... Сугышчылар яшеренү урыннарына йөгерәләр. Тынычлангач, бирегә медиклар килә. Яралыларны җыеп алып китәләр. Муха Барс яныннан китми. Барсның ак тиресе кып-кызыл була. Медиклар этне үзләре күмәчәкләрен әйтәләр. Приказ буенча егетләр күл яныннан китәләр. Ә бер атнадан егетләр яшәгән блиндажга медиклар килә һәм этнең кемнеке булуы белән кызыксыналар. Муха үзенеке булуын әйтә. Шул вакытта медиклар этнең исән, санчастьта булуын, башка сугышчылар белән бергә аңа да операция ясауларын әйтәләр. Айрат дуслары белән Барс янына йөгерә.
Бинтка уралган Барс кызганыч ыңгырашып Муханың күзләренә карый. Айрат дустын кочаклап ала. Бераздан соң егетләргә үзләренә кайтырга кирәк була. Барс шыңшып еларга тотына. Медиклар аны алып китәргә рөхсәт бирәләр. Теге көнне күл буенда Барсны үлгән дип уйлап, күмәргә теләгәннәр, ә ул күзләрен ачкан. Каны агып ятучы дүрт аяклы дусларын ташламаганнар. Аны санчастька алып килгәннәр һәм операция ясаганнар, корсагыннан һәм муеныннан кыйпылчыклар алганнар.
Шулай итеп Муханың һәм аның егетләренең Курск җире өчен көрәше башлана. Авыр сугышларда егетләр басып алучылардан җирне сантиметрлап дигәндәй тартып алалар.
Без гуманитар ярдәм илтүне дәвам иттек. Бар нәрсә дә анда кирәк иде. Егетләрне сыйларга дип кавыннар, арбузларга хәтле җибәрдек. Муха исә дуслары белән бергәләп әлеге азык-төлекләрне авыл халкы белән дә бүлешкән. Бу вакытта авылларда эвакуацияләнә алмый калган карт-корылар гына калган була. Дошман һәркөнне бомбага тота. Әмма кешеләр авырлыкларга бирешмичә, нык торалар. Айратка иптәшләре белән бергәләп әлеге авыллар аша еш узарга туры килә. Юл уңаеннан азык-төлек тә кертәләр. Кешеләр аларга бик рәхмәтле булалар, туганнарын көткәндәй көтеп алалар. Авылларда кешеләрдән кала ташланган терлекләр, хайваннар һәм кошлар була. Айрат иптәшләре белән аларны ашаталар, суга юлны ачалар.
Беркөнне, чираттагы заданиедән соң, Айрат миңа төнлә шалтыратты. Аның дәшә алмый торуыннан мин бик куркыныч нәрсә булуын аңладым. Сораштыра торгач, ниһаять, ул сөйли башлады... Ул көнне егетләр штурмлап кечкенә генә бер авылны азат иткәннәр. Барлык йортларны һәм корылмаларны чистартып чыкканда бер сарайда коточкыч күренешкә – өзгәләнеп беткән һәм асып куелган балалар мәетләренә тап булганнар. Сугышчылар аларны кулларында күтәреп алып чыгалар һәм тезләнгән килеш елыйлар... Айрат сөйләде дә сөйләде, ә мин аны бүлдерергә батырчылык итмәдем. Егетләрнең шул вакытта нинди карар кабул итүләре, фашизмга бернинди мәрхәмәт тә булмаячагы көн кебек ачык иде. Сабыйларның үле гәүдәләре алдында алар һәрберсе өчен үч аласыларына, дошманның һәр үлгән кеше өчен җавап тотасыларына ант итәләр. Рус җире өчен сугыш яңа көч белән дәвам итә. Соңрак мин Айратның дусларыннан аның 14 яралы сугышчыны яу кырыннан алып чыгуы хакында ишеттем.
Әлеге батырлыгы өчен ул «Каты яраланучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнә. Айрат яралыларны чыгарганнан соң, икенчеләре артыннан да сугыш кырына кереп китә торган була. Шул ук вакытта дроннанр атакасыннан да качып өлгерә. Ул үзенең яхшы йөгерүен аны бер генә «птичка» да эләктерә алмавы турында әйтә иде.
Вак-төяк яраларына ул игътибар да бирмәде. Ядрә кыйпылчыкларын үзе тартып чыгара, бинт белән бәйли – һәм яңадан сугышка. Мин аның түбәндәге: «Миңа үзебезнең медигыбыз: бервакытта да бирешмә дигән иде. Ахыргача сугыш. Бөтенесе беткән кебек тоелса да, көрәш. Файдасыз, нәтиҗәсе юк дисәләр дә, көрәш. Нәтиҗәлеме, юкмы – мөһим түгел! Чигенмә! Ахыргача көрәш!» – дигән сүзләрен бервакытта да онытмыйм. Һәм ул һәрвакыт көрәште. Яраланган вакытта да көрәште. Бервакыт алар камалышта калып, алты көн ашамыйча сугышканда, суны күлдәвектән эчкәндә дә көрәште. Шул вакытта ул һәм аның дусты Вадим төркем өчен ризык эзләргә барганнар. Бер урында ярты кирпеч каткан ипи һәм ярты шешә су тапканнар. Бу табышны егетләргә алып кайтканнар, ипине суда чылатып, барысы белән бергә бүлеп ашаганнар. Аннары Айрат миңа бу дөньядагы иң тәмле ризык иде, дип сөйләде.
Бервакыт мин Мухадан: «Синең чын-чынлап курыкканың булдымы?» – дип сорадым. Ул бер тапкыр булды, дип җавап бирде.
«Ул көнне без штурм белән бер авылны алдык. Аннары бөтен төркемнән өчәү генә исән калуыбызны аңладык. Мин, Радик һәм Вадим. Дошман яңа көч белән һөҗүм итә башлады, ә безнең бөтен сугыш кирәк-яраклары бетте. Бер граната гына калды. Без бер өйгә кереп качтык. Ишекне терәтеп куйдык. Идәнгә бер-беребезгә арка терәп утырдык. Мин Радиктан гранатаны алып, чикәне тартып алдым. Без үзебез белән алып китәргә күбрәк фашистларның килүен көтә башладык. Тышта мова телендә сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Димәк, алар якын инде. Кинәт кычкырган тавышлар ишетелде, атыш башланды. Үз егетләребез безгә таба якынлаша иде. Без сикереп тордык та кул сугышына ташландык. Бөек Ватан сугышындагы кебек килеп чыкты. Ни кызганыч, безне коткаручылар инде исән түгелләр. Алар арасында ике бертуган абыйлы-энеле дә бар иде. Дагстанлылар. Кыю егетләр. Икесе дә ике ай аерма белән һәлак булдылар».
Шуннан соң Муха тынып калды: егетләр турында уйлагандыр, мөгаен.
Аның тормышында төп урынны әнисе алып торды. Ул аны бик ярата иде. Борчылмасын өчен, аңа дөресен язмый иде. «Сугышмыйм, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм», – дип яза торган булган. Ләкин әнисе моның алай түгеллеген аңлый иде. Айрат берничә көн дәшми торганда, ул СМС яки шалтыратуны күрмичә-ишетмичә калмыйм дип, телефонын кулыннан төшерми торган булган. Айрат үзенең бертуган абыйсын (ул да махсус хәрби операциядә, мобилизацияләнгән) һәм бертуганының кызларын бик ярата иде. Алар турында һәрвакыт сөйли иде. Улларын яратты һәм аларның теләсә нинди үтенечләрен үтәргә тырышты. Айрат бик игелекле һәм ярдәмчел иде.
Аның йөрәге бөтен кеше өчен борчылды. Бер госпитальдә ул әле егерме яшь тә тулмаган, яраланган Данил белән танышкан. Егетнең тезенә кадәр аягы юк. Данил балалар йортында тәрбияләнгән һәм Айрат аңа үзенең телефонын бүләк иткән, ә миннән малайга әйберләр белән ярдәм итүемне сорады.
Икенче госпитальдә хуҗасыз этне ашаткан, хәзер ул шунда яши һәм ашханә ризыгы белән туклана. Өченче госпитальдә палатага телевизор сатып алган. Мин аңардан: «Син аны үзең белән госпитальләргә йөртәсеңме?» – дип сорагач, Айрат: «Аны үземә түгел, ә малайларга сатып алдым, ул аларга кирәгрәк, алар ятып кына торалар бит», – диде.
Чистайга кыска вакытлы ялга кайткач, Айрат безгә килде. Тәбәнәк буйлы, ябык гәүдәле сугышчы. Ә рухи көче ун кешегә җитәрлек. Елмаеп, зур чәчәк бәйләме тотып керде. Без барыбыз да аны күптәннән беләбез дигән хис барлыкка килде, ул безгә шулкадәр якын иде.
Хезмәт итү вакытында Айрат ике тапкыр яраланды. Госпитальләрдә ятты, ләкин һәрвакыт, дәваланып та бетмичә, рапорт яза һәм вакытыннан алда иптәшләре һәм үзенең Барсигы янына китә иде. Ул арада Барсик та үсеп җитте. Җитди һәм зур эткә әверелде. Көн саен якындагы постларны йөреп чыга, анда сугышчылар аның өчен печенье әзерләп куя торган булганнар. Аны барысы да ашаткан һәм иркәләгән, чөнки кырыс алабай «читләрне» бик яхшы сизеп ала торган булган һәм берничә тапкыр безнең сугышчыларны дошманның диверсия төркемнәреннән коткарган. Ул аларны тешләре белән өзгәләгән һәм безнең сугышчылар тиз арада җавап бирергә өлгергәннәр.
Айратның өенә кайтасы килде. Тормышка планнар корды, алар белән уртаклашты. Үләр алдыннан ул миңа түбәндәге сорауны бирде: «Без җиңү белән кайткач, 150 сугышчы сиңа кунакка килсә, нишләрсең? Барысын да кайда урнаштырырсың?».
Мин моңа бик шат булачакмын һәм барысына да урын табачакмын, кайтсыннар гына дидем.
Без таныша башлаган унөч кешенең 2025 елның сентябренә бары өчесе генә исән калды. Аларның берсе каты яраланган, кулы юк. Айрат госпитальдән соң кире китте, Радик та исән-сау иде. Төркем яңа сугышчылар белән тулыландырылды һәм ир-егетләр яңа сугышчан бурычларны үтәргә әзерләнделәр.
Гомеренең соңгы сугышчан бурычын үтәргә китәр алдыннан Айрат сизелерлек борчылды. Миңа берни дә әйтмәде, ә менә бер дустына шик-шөбһәләрен сөйләгән. Эчке сиземләвем яхшы түгел, элек мондый хәлнең булганы юк иде, дигән.
Соңгы тапкыр Муха миңа бурычларны үтәү территориясеннән видео җибәрде. 2025 елның 8 октябрендә, 17 сәгать 27 минутта. Мин хәбәрне вакытында күрә алмадым һәм ярты сәгатьтән соң гына җавап бирдем. Ләкин ул аны беркайчан да укый алмаячак инде. 13 октябрьдә, хәрби бурычны үтәгәндә, Айрат үзенең өч кешелек төркеме белән «баба яга» һәм вак «птичка»лар һөҗүменә эләгә. Егетләр йөгереп барып, «төлке оясы» дип аталган чокырга сикерергә өлгергәннәр. Ни кызганыч, анда инде 4 сугышчы булган һәм барысы да сыеша алмаган. Муха егетләргә: «Әгәр дроннар чокырга ташлана башласа, барыбыз да үләчәкбез, ә болай мин аларны алып китәргә тырышачакмын», – дип әйткән. Егетләр аны туктатырга өлгермәгәннәр, Айрат чокырдан сикереп чыккан. Ул якындагы посадкага таба йөгергән, анда ышыкланырга өметләнгән. Ләкин, ни кызганыч, агачларның яфраклары ул вакытта коелып беткән булган инде, өстән ул уч төбендәге кебек күренеп торган. Безнең дрон-разведчик һавада эленеп торган һәм шуннан соң булганнарның барысын да күреп торган. Бер Айратка биш «птичка» ташланган. Алар аңа «карусель» ясаганнар, түгәрәкне кысып, тарайтып, шуның белән китү мөмкинлеген кискәннәр. Аннары снарядлар ташлый башлаганнар. Беренче снаряд безнең сугышчыны яралаган, икенчесе тидерә алмаган, өченчесе яралар өстәгән, әмма Айрат алга таба хәрәкәт итүен дәвам иткән. Дүртенчесе тидерә алмаган, бишенчесе сугышчының артында ук шартлаган һәм Айрат үлемгә китергән каты яралар алган. Әмма егылса да, ул атуын дәвам иткән. Бу дроннарга алмашка яңалары очып килгән һәм, башка сугышчыларны көтеп, шул урын янында бик озак әйләнеп йөргәннәр. Бер көннән соң егетләрнең берсе Муха янына шуышып барган һәм аның үлемен раслаган. Әмма бер нәрсә турында аерым әйтергә телим. Үлем яралары алган егетнең сул аягы астында кан агуын туктатучы жгут булган. Айрат аны бәйләргә генә өлгермәгән. Шулай булгач, ахыргача көрәшергә кирәк дигән сүзләр – ул сүзләр генә түгел. Бу аның көче! Аның батырлыгы! Аның кыюлыгы! Ул бирешмәде. Ул көрәште. Ахыргача, соңгы тамчы канына кадәр көрәште.
Барс белән нәрсә булганы миңа билгеле түгел, чөнки бөтен төркем һәлак булган.
Һәлак булган сугышчыларга мәңгелек хәтер һәм мәңгелек дан! Сугышчы булу – мәңге яшәү ул!
Чулпан Сөләйманова, «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев