«Сугышчан хәрәкәтләр зонасында бер кеше – барысы, ә барысы – бер кеше өчен!»
Фәнил Чистай медицина көллиятен тәмамлаган һәм 20 ел буе үз һөнәренә тугры булып калган. Әмма сугышчан хәрәкәтләр зонасында алган тәҗрибә аның беренчесе.
Украинадагы хәлләргә кадәр ул резервта була. Узган елдан башлап хәрби әзерлекләрдә катнашкан, полигонда медицина пунктын җитәкләгән, үзенең һөнәри бурычын үтәгән һәм теоретик белемен дә ныгыткан.
Махсус хәрби операция башлангач, аны мобилизациялиләр. Чистай интернат-йортында эшләүче фельдшер өчен Украина территориясенә китәргә кирәклеге турындагы хәбәр яңалык булмый. Хәләл җефете шулай ук моны аңлап кабул итә, иренең карарын хуплый.
– Узган елның сентябреннән бирле мин өйдә булмадым. Өйрәнүләр вакытында без госпитальдә эшләдек, ул картада юк, чөнки ул күрсәтелергә рөхсәт ителми. Махсус операция зонасына исә гыйнварда киттем. Курку хисе булмады, чөнки ныклы әзерлекләр үттем. Башымда бары бер уй иде: «Кирәк икән, димәк, шулай кирәк», – дип сөйли ир-ат.
Аның кушаматы «Алтын». Сержант составыннан прапорщикка хәтле күтәрелгән. Фельдшер вазифасына беренче ярдәм күрсәтү керә, әмма медицина буенча гына түгел бу. Күп очракта кешеләр даруга гына түгел, ихластан сөйләшүгә дә мохтаҗ. Шартлау тавышлары яңгырап торган территориядә вакытында психологик ярдәм күрсәтү дә мөһим.
– Вәзгыять төрлечә була. Андагы хәлләрне үзегез дә аңлыйсыз. Без хәрбиләргә генә түгел, кирәк булганда, җирле халыкка да ярдәм итәбез. Кайчакта сугышчының кан басымын гына үлчәргә, ә кайчакта безгә китерелгән яралы сугышчыга өстеңдәге киемеңне дә салып бирергә туры килә, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Фельдшер кыр госпиталендә эшли. Аның урыны фронт кая таба күчүенә бәйле. Фәнил әйтүенчә, анда Чистайдан сугышчылар юк, алмашчылары арасында Татарстаннан гына берничә кеше бар. Әмма бу берничек тә медикларның көйләнгән эшенә тәэсир итми. Сугышчан хәрәкәтләр зонасында бер кеше – барысы, ә барысы – бер кеше өчен!
Өстән очып йөрүче самолетлар тавышына алар күнеккән инде.
Яхшы яшәү шартлары турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Әмма безнең әңгәмәдәшебез моңа зарланмый. Барлык кирәк нәрсәләр белән алар тәэмин ителгән, Ватаныбыздан да ярдәм килеп тора.
Безгә гуманитар ярдәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән килә. Безгә мобилизация башланганнан бирле һәм хәзер дә Айрат Хамматов ярдәм итә. Алар ярдәме белән 4 машинадан артык гуманитар ярдәм килде. Бүгенге көнгә кадәр Светлана Сәхапова җитәкләгән интернат-йорт зур ярдәм күрсәтә, – дип ассызыклый фельдшер.
Аның тормыш иптәше балалары белән бергә фронт өчен маскеровка челтәрләре үрә. Уллары сугышчыларның кәефләрен күтәрү өчен концертларда патриотик чыгышлар ясый.
Ул күптән түгел генә туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан. Кайтуы турында якыннарына хәбәр итмәгән. Көтеп алынган очрашу бар гаилә өчен менә дигән бүләк булган.
– Туган якка кайткач нинди хисләр кичердегез?
– Беренче көннәрдә миңа өстән очып баручы самолетлар тавышы ишетелгәндәй була иде... Сәер халәт кичердем. Соңрак ияләштем.
Хәзер исә безнең әңгәмәдәшебезнең ялы тәмамланды инде. Медик махсус операция зонасына сугышчыларга ярдәм итәргә дип кабат юлга кузгалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев