Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышта катнашучы турында өстәмә белешмәләр табылган

Безнең редакция сугыштан кайтмаган сугышчылар турында Татарстанның Хәтер китабын бастыруны тәмамлады. Егерме ел эшләү дәверендә безнең тарафтан сугыш кырларында ятып калган 350 меңнән артыграк якташыбызга мәгълүматлар банкы булдырылды. Аларның исемнәре Хәтер китабының 23 төп район томнарында һәм биш өстәмә томда мәңгеләштерелгән.

Анда сездә яшәүче Сураев Петр Иванович турында да кыска гына мәгълүмат бар иде. Ул 1908 елда Чистайда туган. Сезнең яки Куйбышев хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, ЦАМО (төп хәрби архив) мәгълүматлары буенча 1941 елның ноябрендә хәбәрсез югалган. Сугышчының исеме шулай кыс­кача гына Хәтер китабының 23 нче томына кергән.
Шуның белән бергә Интернетта Сураев Петр Иванович, 1908 елгы, хәбәрсез югалмаган, ә 1941 елның 2 августында әсирлеккә эләккән, Шталага ХI Ада булган һәм анда 1942 елның 19 декабрендә һәлак булган дигән хәбәр бар. Немец картотекасында аның хатыны Мария Яковлевнаның яши торган адресы бар - Куйбышев исемендәге затон, Заводская урамы, 28. Әгәр немец картотекасын төзегәндә, бәлки аны тәрҗемә иткәндә ялгышлык һәм төгәлсезлек киткән булса да, сүз сезнең якташ турында бара дип уйлыйбыз. Мөгаен, табылган әйберләр солдатның туганнары өчен әһәмиятледер. Аларга әлегә кадәр аның төгәл язмышы билгеле түгел.
Бәлки аның туганнарыннан кем дә булса сезнең районда яшәгән һәм яшидер, нәрсәнедер ачыклау өчен мөрәҗәгать итә алалар (мәсәлән, Бөек Ватан сугышына кадәр һәм район хәрби комиссариатына чакырылганчы яшәү урыны турында). Безнең өчен шундый кеше булуы, аның Чистайдан чакырылуы турында белү әһәмиятле. Ә без аннан соң әлеге өстәмәләрне мәгълүматлар банкына кертәчәкбез. Безнең адрес: 420060, Казан, Хәтер китабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев