Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суда уяу булыгыз!

Коену сезоны башыннан Татарстан сулыкларында 58 кеше батып үлгән, шуларның 4се – балалар. Бу узган елның шул ук чорына карата бермә-бер күбрәк.

Бу очракта узган елгы күрсәткечләр белән чагыштыру урынлы булмас, чөнки 2017 елның җәе быелгыдан салкынрак булды, шуңа күрә коенырга теләүчеләр дә аз иде, диләр белгечләр.
– Сулыкларда олыларның гомере, нигездә, үзләренең ваемсызлыгы аркасында өзелсә, балаларның үлеме әти-әниләренең намусында. Статистика күрсәткәнчә, батып үлүчеләрнең чиреге 16 яшькә кадәрге балалар, – дип аңлата Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе Чистай бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Михаил Марфин. – Хөрмәтле әти-әниләр! Уйланыгыз, балалар өстеннән контрольне көчәйтегез. Аларга олылардан башка сулыкларга барырга рөхсәт итмәгез! Ул вакытта табигать кочагында ял итү бары рәхәтлек кенә китерәчәк, фаҗигага әверелмәячәк!
Кешеләр коена торган сулык­ларда иминлек тәэмин итү өчен  патруль төркеме даими рейдлар үткәрә. Аның составына Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре, экологлар, административ-техник инспекциясе вәкилләре керә.
– Еш кына рейдлар кисә­тү характерында була. Без­нең төп бурычыбыз – җиһазландырылмаган урыннарда коенуның куркыныч булуын кисәтү, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, – ди Михаил Геннадьевич. – Шундый рейдлар вакытында без балаларга аерым игътибар бирәбез, аңлату эшләре алып барабыз.
Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе хезмәткәрләре яшь чистайлыларны көймә станциясенә берничә тапкыр чакырдылар. Биредә балалар белән суда иминлек темасына уен формасында әңгәмәләр үткәрделәр, төсле белешмәлекләр тараттылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай