Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су басу куркынычы юк, әмма әзер булырга кирәк

Язгы ташу киеренке сценарий буенча узарга мөмкин.

Быелгы кыш карлы булды: кар көртләре, башка еллар белән чагыштырганда, быел күпкә биегрәк. Шуның аркасында язгы ташу киеренке сценарий буенча узарга мөмкин.

Метеорологлар бәяләвенчә, күпләп кар эрү апрель урталарында башланачак, әмма Татарстанда югары әзерлек режимына әзерләнәләр инде.

Башкарма комитетта аңлатуларынча, Чистай районында су басу куркынычы янаган торак пунктлар юк. Әмма язгы ташуга әзерлекне башлаганнар. Узган атнада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында алда торган язгы ташу һәм аңа әзерлек чорына эш планы турында фикер алыштылар.

– Быел яз соңарып килсә дә, урамда җылы, кар эри башлады. Шуңа да язгы ташуга без әзер булырга һәм бу чорны тиешле дәрәҗәдә, хәвеф-хәтәрсез үткәрергә тиешбез, – диде киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Хәзер гидротехник корылмаларның кар суларын үткәрүгә әзерлеген тикшерү, суүткәргеч торбаларны чистарту буенча актив эш алып барыла.

– Район территориясендә 19 гидротехник корылма урнашкан. Хәзерге вакытта корылмаларга керү юлларын кардан чистарту эшләре алып барыла. Шулай ук аварияле хәлләрдә су агызу урыннары кар, боз һәм чүп-чардан чистартыла. Башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге тарафыннан аларның кар суларын үткәрүгә әзерлеген тикшерү өчен, гидротехник корылмаларга комиссия тикшерүе үткәрелә, – дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ташуны куркынычсыз үткәрү буенча эшче төркем җитәкчесе Павел Емельянов.

Сер түгел, көчле ташкынның төп факторларының берсе – кар запасы, ә быел ул бик күп. Шуңа күрә шәһәр урамнарын кардан чистарту эше активлаштырылган: 26 мең кубометрга якын кар чыгарылган һәм бу юнәлештә эш дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда экзоген процессларга дучар ителгән участокларга аерым игътибар бирелә. Бу – ерынты янында урнашкан урыннар. Мәсәлән, Маринин урамының бер өлеше һәм якын-тирә урамнар. Мондый участокларда урнашкан йортларда яшәүчеләргә үз милекләрен иминләштерергә киңәш ителә.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X