Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Студентлар, волонтерлар сафына кушылыгыз»

Профильле сменада катнашучылар командада аралашу күнекмәләрен арттырдылар.

«Раздолье» комплексы базасында районыбызның югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен өч көнлек «Перезагрузка. Вектор #ДОБРО» профильле ирекле смена узды.

Бер мәйданчыкта шәһәребезнең барлык уку йортлары студентлары мөһим нәрсә: кем ул волонтер, ничек волонтер булырга, ирекле эшчәнлекнең үзенчәлекләре һәм башкалар турында сөйләшү өчен очраштылар. Спикерлар ролендә – «Тормыш» иреклеләр хәрәкәте активистлары һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләре. Үз мисалларында алар волонтерлык хәрәкәтенең уңай яклары, җәмгыятькә файдалы булырга омтылуның үсешкә ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр.

КАИ-КНИТУның Чистай филиалы студентлар советы рәисе Юля Еремеева 2015 елдан волонтерлык белән шөгыльләнә. Үзе белән профильле сменага ул ирекле эшчәнлек активистлары сафына керергә теләүче беренче курс студентларын алып килгән.

– Без Яшьләр үзәге оештыра торган төрле акцияләрдә катнашабыз. Берничә көн элек без ветераннарның өйләренә бардык, аларны Өлкәннәр көне белән котладык. Аралашырга теләгән әби-бабайларны күргәч, күңел тула һәм командабызның игелекле эшләр башкаруын аңлыйм, – дип сөйли Юля.

Әйе, волонтерлык хезмәт хакы алу өчен эшли торган эш түгел. Ул бушлай башкарыла һәм буш вакыт таләп итә.

– Соңгы вакытта статистика күрсәткәнчә, безгә егетләр һәм кызлар, нәкъ менә студентлар җитми. Безнең шәһәрдә күбесенчә мәктәп укучылары үз теләкләре белән әлеге эштә катнашалар. Студентлар бар, ләкин алар бик аз. Аларның санын арттыру өчен без мондый смена үткәрәбез, – ди «Тормыш» иреклеләр хәрәкәтенә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Елизавета Пузырева. – Чистайда төрле юнәлешләр – социаль, экологик волонтерлык, Җиңү волонтерлары һәм башкалар бар. Без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә, өлкәннәргә барабыз, яшьләр белән эшлибез, патриотик тәрбия бирүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрәбез. Бездә волонтерлык китабы бар, анда чараларда эшләгән сәгатьләребез языла.

Өч көн дәвамында 24 катнашучы командада аралашу күнекмәләрен арттырды, социаль проектлар булдырырга өйрәнде һәм районыбызның волонтерлар берләшмәсе белән танышты. «Мәрхәмәтле команда» тренинг-сессия, «Мәскәү өчен көрәш» хәрби-патриотик яшьләр квесты, мәгълүмати сессия, анда егетләр һәм кызлар «Тормыш» хәрәкәте эшчәнлеге белән таныша алдылар, студентлар даирәсендә иреклеләр хәрәкәтен үстерү максатыннан үткәрелә торган башка чаралар оештырылды.

– Сменаның төп этапларының берсендә «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» территорияләр белән эшләү секторы белгече Данис Сатдинов белән очрашу булды. Хәзерге вакытта социаль инициативаларны гамәлгә ашыру яшьләр сәясәтендә әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе булып тора, шуңа күрә катнашучылар социаль проектны язу үзенчәлекләре, аны булдыру һәм тормышка ашыру этаплары белән таныша алдылар, – ди яшьләр белән эшләү буенча белгеч Анфиса Спирина.

«Blogchistopol» берләшмәсенең яшь фотографлары да биредә кунак булдылар, алар менә дигән фоторәсемнәр төшерделәр. Смена ахырында студентлар сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 

Сүз уңаенда

Кайбер югары уку йортлары абитуриентның БДИ өчен балларына волонтерлык тәҗрибәсе өчен өстәмә баллар өстиләр. Шулай ук волонтерлык кенәгәсе эшкә урнашканда өстәмә өстенлек булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев