Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Студентлар ришвәтчелеккә тискәре карашта

Бу яшьләр арасында үткәрелгән анкета вакытында ачыкланды

Чистай районында ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

Утырышның көн тәртибенә 4 пункт кертелде. Шуларның беренчесе контроль-хисап палатасы эшчәнлеге нәтиҗәләренә кагылды. Бу темага доклад белән аның рәисе Ольга Гришина чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елда палата тарафыннан 7 контроль һәм 28 эксперт-аналитик чара үткәрелгән.

– Контроль чаралар районның бюджет акчаларын алучы һәм аны кулланучы, шулай ук муниципаль милектән файдаланучы учреждениеләрдә һәм оешмаларда үткәрелде. Муниципаль учреждениеләр эшчәнлегендә бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеге һәм рациональлеге, тотылган чыгымнарның нигезле булуы тикшерелде. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча тикшерелгән бюджет акчалары күләме 81 667,7 мең сум тәшкил итте. 1 988,4 мең сумлык финанс бозу очраклары ачыкланды. Бозуларны бетерү һәм киләчәктә аларны булдырмау буенча тәкъдимнәр контроль-хисап палатасы тарафыннан җиткерелде, – дип сөйләде Ольга Николаевна.

Утырышта агымдагы елның мартында студентлар арасында «Чистай районында ришвәтчелекнең торышы» темасына үткәрелгән аноним анкета нәтиҗәләре дә тикшерелде. Мониторинг нәтиҗәләрен яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Дамир Хәсәнов җиткерде. Ул сораштыруда 250 респондент – шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты, дип сөйләде.

– Анкета район башлыгы Дмитрий Иванов кушуы буенча үткәрелде. Мониторингның максаты – халык һәм вазифаи затлар, хакимият органнары вәкилләре арасында ришвәтчел мөнәсәбәтләр барлыкка килүгә китерә торган сәбәпләрне, факторларны ачыклау, шулай ук районда җәмгыятьнең кайсы өлкәләре иң ришвәтчел булуын ачыклау һәм ришвәтчел килешүләрдә нинди бүләкләү суммасы булуын белү, – дип сөйләде Дамир Мансур улы.

Сораштыруда катнашкан студентлар фикеренчә, ЮХИДИ вәкилләре, медицина, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, хакимият, прокуратура хезмәткәрләре һәм башкалар иң ришвәтчел ун һөнәр арасына керәләр. Респондентларга ришвәтчелек белән очрашырга туры килдеме, ришвәт ярдәмендә нинди проблемаларны хәл итә алдыгыз, ришвәтчелекнең сәбәпләре нидә, безнең районда аның дәрәҗәсе нинди, җирле җитәкчелеккә ышанып карыйсызмы дигән сораулар бирелде.

– Әлеге мониторинг ришвәтчелек күренешләренең районның күп кенә өлкәләрендә булуын күрсәтте. Безнең бурыч – яшьләргә ришвәтчелекнең куркыныч күренеш булуын, аның кешеләр аңына комачаулавын аңлату. Күпчелек яшьләр ришвәтчелек дәрәҗәсен киметергә мөмкин, дип ышана, шулай ук аңа каршы көрәшү өчен нәтиҗәле чаралар тәкъдим итә. 2021 елгы социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча, яшь кешеләрнең 47 проценты ришвәтчелекнең кимүе күзәтелә, дип саный һәм аны тамырдан бетерү – вакыт мәсьәләсе генә. Сораштыру студентларның күбесенең ришвәтчелек очракларына тискәре каравын ачыклады, – дип нәтиҗә ясады чыгыш ясаучы.

Утырышта шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә ришвәтчелек күренешләрен булдырмау буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру эшчәнлеге турында да сөйләштеләр. Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында бу юнәлештә эшнең ничек алып барылуы турында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев