Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сталинград сугышында катнашучылар арасында чистайлылар да булган

Коточкыч сугышта Ватан өчен көрәшүчеләр арасында безнең якташларыбыз да булган

Илебез буенча фашистлар алга таба барганда Сталинград аларның юлында соңгы чик була. 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр — 200 көн һәм төн — авыр артиллерия сугышлары тынмый.

Сталинград сугышы 100 мең квадрат километр мәйданда барган, фронт озынлыгы 400 километрдан 850 километрга кадәр булган. Анда ике яктан да 2 миллионнан артык кеше катнашкан, миллионнан артыгы һәлак булган. Белгечләр фикеренчә, бу бөтен дөнья тарихында иң киеренке сугыш булган. Шәһәрдә һәр урам, һәр йорт өчен сугышканнар. Һәр метр саен каты көрәш барган. Совет солдатларының гаҗәеп батырлыгы немецларны да таң калдырган, «В» армияләр төркемен юк иткән һәм аларның хәрби рухын какшаткан.

Сталинградта совет гаскәрләренең җиңүе Икенче бөтендөнья сугышы барышын үзгәртә. Бу сугышчыларыбызның чын мәгънәсендә моңарчы күрелмәгән, дөнья тарихында иң бөек батырлыгы була. Шуңа күрә Сталинград сугышында җиңү көнен без Россиянең Хәрби дан көне буларак билгеләп үтәбез. Бу илебез тарихының данлыклы һәм истәлекле бите!

Сталинград сугышы дөньяга хәрби батырлык, кыюлык һәм героизмның күп мисалларын бирде, безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Бу канкойгыч сугышта Ватан өчен көрәшүчеләр арасында безнең якташларыбыз да булган. Аларның кайберләре турында тулырак сөйләп үтәбез.

Михаил Васильевич Бочкарев

1942 елда унсигез яшьлек Михаилны армиягә алалар. Башта ул танк йөртүчеләр курсларын тәмамлый.

Танкны яшь йөртүче М. В. Бочкарев Сталинград сугышында катнаша. Бертуктаусыз авиаһөҗүмнәр, артиллерия уты, бомбалар һәм снарядлар шартлаулары: Идел буенда ил язмышы хәл ителә. Дошманнарга каршы нык торалар, шәһәрне саклап калалар.

Михаил Васильевич Украинаны азат итүдә дә катнаша, анда да җиңел булмый. Сугышны Польшада тәмамлый, шунда ук Җиңү көнен каршылый.

Шуннан соң Михаил Бочкарев хезмәт иткән хәрби часть Япония белән сугыш барган Ерак Көнчыгышка күчерелә. Японияне җиңгәннән соң Михаил өчен хезмәт тәмамланмый әле, аны танклар җитештерүче хәрби заводка җибәрәләр. Ә аның сугышта Т-24 механик-йөртүче булуы ачыклангач, танкны җыйганнан соң кабул итү төркеменә күчерәләр. Тагын ике ел уза һәм 1947 елның ахырында гына ул демобилизацияләнә һәм туган ягына — ТАССРның Алексеевск районы Рус Майнасы авылына кайта.

Аның хәрби бүләкләре — Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары, «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», юбилей медальләре.

Михаил Васильевич Чистай электр челтәрендә тракторда эшли, аның механик-танк йөртүче осталыгы да кирәк була, аннары бораулау-кран машинасында көч куя һәм бик яхшы белгеч була. Аның техникасы һәрвакыт төзек хәлдә һәм теләсә нинди җитештерү биремен үтәргә әзер була.

Рәхимә Сәхап кызы Әхмәтҗанова

Медицина хезмәте лейтенанты 1941 елның 26 июленнән 1944 елның 24 октябренә кадәр фронтта Степь, Дон һәм II Украина фронтларының 11нче артиллерия дивизиясенең 446нчы гаубица артиллерия полкы составында була.

Аның сугыш кырыннан күпме яраланган хәрбине алып чыгуы, күпме кешегә ярдәм күрсәтүе һәм гомерләрен саклап калуы турында бары үзенә генә билгеле!

Ватан аның хезмәтләрен Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Хәрби батырлыклары өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән билгеләп үтә.

Тыныч вакытта Рәхимә Сәхап кызы Чистайның туберкулезга каршы диспансерында фельдшер булып эшли.

Иван Дмитриевич Галдин

1902 елда туган. Чистай тире заводында тәэмин итү бүлеге начальнигы булып эшләгән.

1942 елның маенда Ватанны сакларга чакырылган, маршал Чуйковның 64нче армиясендә 2нче пулемет ротасының 2нче укчылар батальонының 703нче укчылар полкында пулеметчы-санитар булып хезмәт иткән.

Армия каты сугышлар барган Сталинград оборонасында катнаша. Фашист самолетлары бер-бер артлы шәһәр өстендә очалар, бомба ташлыйлар. Әйләнә-тирәдә бар нәрсә яна. Биредә батыр сугышчы авыр яралана һәм 1943 елның декабрендә хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла.

Демобилизацияләнгәннән соң элеккеге эш урынына, «Труд» аяк киеме фабрикасына директор урынбасары вазифасына эшкә кайта. 30 ел үз предприятиесендә хезмәт итә.
Ватан сугышы ордены, «Сталинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышы елларындагы батыр хезмәте өчен», юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сәхифәне әзерләгәндә «Җиңү солдатлары» китабының 2нче өлешендәге материаллар файдаланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев