Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шпротлы «конверт»лар — менә дигән кабымлык

Дүрт почмаклы ипидән ясалган шпротлы конвертлар бәйрәм табыныгызның чын бизәге булачак

Күбегез, мөгаен, шпроттан бутербродларны еш ясыйдыр. Алар туклыклы, тәмле һәм тиз ясала. Сезгә үзенчәлекле бизәлгән гадәти рецепт тәкъдим итәбез.

Безгә: 1 банка шпрот, 1 төргәк дүртпочмаклы ипи, 1 савыт эремчекле сыр, 2 теш сарымсак, 1 маринадланган кыяр, яшелчә (петрушка, укроп) кирәк була.

Дүртпочмаклы ипи кисәкләрен уклау ярдәмендә җәеп юкартабыз. Аннары һәр кисәкне диагональ буенча икешәр өчпочмак ясап кисәбез. Шуннан соң һәр өчпочмакның башта бер почмагын бөгәбез, аннары өстенә икенчесен каплыйбыз һәм агач таякчыклар белән беркетәбез. «Конверт»лар килеп чыга. Аларны 180 градуска кадәр җылынган мичтә 5-6 минут киптереп алабыз. Кетердәп торган «конверт»ларны мичтән чыгарабыз һәм берничә минут суынганын көтәбез. Аннары агач таякчыкларны алып куярга да мөмкин, «конверт»лар

формаларын югалтмаячак.
Эчлек әзерлибез, ул бик гади: эремчекле сырга 2 теш сарымсакны һәм яшел тәмлеткечләрне ваклап салабыз, барысын бергә болгатабыз. Әзер конвертларның эченә эчлек сылыйбыз, аннары шпрот урнаштырабыз. Бу кабымлык өчен вак шпротлар яхшы була. Балык янына маринадланган яки яңа өлгергән кыяр, помидор яки болгар борычын кисәкләргә бүлеп куярга була, кемгә ничек ошый. Укроп, петрушка белән бизибез.

Бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев