Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спорт яңалыклары

...

Герне җитез күтәрделәр

«Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең гер залында мәктәп, урта һәм югары уку йортлары укучылары арасында гер спорты буенча ярышлар узды. Аларда 50гә якын спортчы катнашты.

– Гер күтәрүчеләргә бу җитди турнирларга әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек, ә кемгәдер үз-үзен ныклыкка тикшерү мөмкинлеге, – дип билгеләп үтте 1нче ТҖС җитәкчесе Анатолий Ваганов.

Катнашучылар герләрне оста күтәрделәр, гадел көрәштә үҗәтлек һәм ныклык күрсәттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар шулай ук гер спорты буенча ГТО нормативларын да үти алдылар. Ярышларда барлык катнашучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

 

Футбол сезонын ачтылар

«Татнефть-Олимп» стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы булды.

Тантаналы чарада «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хамматов, 1нче ТҖС җитәкчесе Анатолий Ваганов, футбол ветераны, 2004 елда футбол буенча ТР чемпионы Эдуард Җаббаров катнаштылар.

Сезонның беренче уенында Чистайның ике командасы: «Труд» (тренеры Александр Фролов) һәм «Труд-М» (тренеры Станислав Гомонов) очрашты. Киеренке көрәш барышында «Труд» 7:0 исәбе белән җиңү яулады.

 

Шашка турнирында кемгә бәхет елмайды

1нче ТҖСда Җиңү көненә багышланган рус шашкасы буенча ярышлар узды.

Җиңү өчен киеренке көрәштә төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге катнашучылар ярышты. Иң яхшы уенчылар балалар арасында да, олылар арасында да ачыкланды.

Турнир нәтиҗәләре буенча, балалар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урынга – Рәзил Һадиев, II урынга – Егор Кириллов, III урынга Ленар Кәримов лаек булдылар.

Өлкәннәр арасында түбәндәге катнашучылар җиңүче булдылар: I урынны – Юлия Синяева һәм Виктор Ларин, II урынны – Ринас Мостафин, III урынны Илдар Гиязов яулады.

Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга 1нче ТҖС җитәкчесе Анатолий Ваганов Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев