«Спорт туризмы – тормыш нормасы»
Чистайлылар «Спорт туризмы – тормыш нормасы» дигән социаль проект өчен тавыш бирә алалар. Бу проект «Син уенда!» Россия программасында катнаша һәм бөтен ил буенча һәвәскәрләр спортында амбициоз проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Вымпел» хәрби-патриотик клубының инструкторлар составы ял көннәрендә туристик сәфәрләр үткәрелә торган маршрут эшләде. Маршрутның гомуми озынлыгы 15 километр тәшкил итә.
– Маршрут Чистайдан Татарстан Республикасының географик үзәге аша Булдырь авылына һәм «Җүкәтау» археология комплексына кадәр өч көнлек сәяхәттән гыйбарәт. Бу юлны башта «Вымпел» хәрби-патриотик клубы инструкторлары сынап карадылар, шуннан соң клубның иң әзерлекле катнашучылары үтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел чистайлылар һәм шәһәр кунаклары спорт туризмын үстерү белән кызыксыналар, – дип сөйли проект авторларының берсе Юрий Ильин.
«Син уенда!» программасында җиңү бу проектны колачлау, маршрутны туристик тукталышлар белән җиһазлау, тиешле спорт кирәк-яраклары алу өчен матди ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк. Маршрут буенча шартларны яхшырту чистайлылар арасында спорт туризмын популярлаштырырга, төрле яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тагын да күбрәк җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
«Спорт туризмы – тормыш нормасы» дигән проект программаның финалисты булсын өчен чистайлыларның ярдәме кирәк. Кешеләр күбрәк тавыш биргән саен, җиңүгә мөмкинлекләр дә югарырак булачак.
Тавышны сылтама буенча кереп калдырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев