Спорт, авыл хуҗалыгы һәм оператив хәл: Чистай районында атналык киңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр
Муниципаль район башлыгы атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде
Муниципалитетта атналык аппарат киңәшмәсенең төп темалары – Боз спорт сарае эшчәнлеге, аграр тармактагы эшләрнең торышы һәм оператив вәзгыять булды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Боз спорт сараенда тәрбияләнүчеләр ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар

«Боз спорт сарае» спорт мәктәбенең 2025-2026 уку елындагы эше турында мәгълүматны учреждение директоры Евгений Морозов җиткерде. Хисап чорында спорт мәктәбендә 26 төркем: 19 – хоккей һәм 7 тимераякта фигуралы шуу буенча оештырылган. Тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны 406 кеше тәшкил итә. Учреждениедә хоккей буенча 5 тренер-укытучы һәм фигуралы шуу буенча 1 тренер-укытучы эшли. Ел дәвамында учреждениедә хоккей буенча 24 турнир һәм 10 фестиваль үткәрелгән, аларда 3 меңнән артык бала катнашкан. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, узган уку елында спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Евгений Геннадьевич шулай ук финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук киләчәккә эш планнары белән уртаклашты, яхшы спортчылар тәрбияләү генә түгел, ә сәламәт буын да үстерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерлиләр

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган атнада район хуҗалыкларында 445 тонна сөт савылган, шулардан 422 тонна сатылган, 69 бозау туган.
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Узган атна йомгаклары буенча бу эш динамикасы түбән булган: һава шартлары кырларда тулы канлы эшләргә мөмкинлек бирмәгән. Бүгенге көндә 1390 гектарда күпьеллык үләннәр чаптырылган, 2420 тонна сенаж әзерләнгән. Бу атнада хуҗалыклар печән әзерләүгә керешергә планлаштыралар. Бер үк вакытта үсемлекләрне саклау эшләре: чүп үләннәргә, авыруларга, корткычларга каршы эшкәртү алып барыла. Урып-җыю эшләренә дә озак калмый, аны гадәттәгедән иртәрәк башлау планлаштырыла. Хуҗалыклар алдына 1 июльгә кадәр ашлык җыю техникасын тулысынча туплап бетерү бурычы куелган. Быелгы урып-җыю кампаниясенә119 комбайн җәлеп итү планлаштырыла, кирәк булса, өстәмә техника җәлеп итү мөмкинлеге дә бар.
10 җинаять теркәлгән

Узган атнадагы оператив хәлгә анализны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов җиткерде. 10 җинаять теркәлгән. Сводкада: дистанцион мошенниклык, урлашу, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итү, наркотиклар саклау, ялган машина йөртү таныклыгын законсыз алу, саклау, куллану, транспорт чарасын законсыз үзләштерү.
Хисап чорында 17 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. 151 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 125е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен. Исерек килеш руль артына утырган өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.
Сабантуй киң колач белән узды
Киңәшмә азагында Дмитрий Иванов Сабантуйны уздыруга катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм бәйрәмнең оешкан төстә, масштаблы, кызыклы һәм вакыйгаларсыз узуын билгеләп үтте. Район башлыгы шулай ук барысын да якынлашып килүче Россия көне белән котлады һәм барлык планлаштырылган бәйрәм чараларын тиешле дәрәҗәдә уздырырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев