Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спиннинг белән балык тотарга рөхсәт ителә

25 апрельдән 5 июньгә кадәр «Уылдык» операциясе үтә.

Чистай районында суның биологик байлыкларын саклау мәсьәләсе буенча киңәшмәдә балык тоту кораллары, уылдык чәчү урыннары, елга буйлап хәрәкәт итү чаралары һәм башкалар турында сүз барды. Һәвәскәр балыкчылар үз сорауларын газета редакциясенә юлладылар.

«Уылдык» оператив-кисәтү операциясе 25 апрельдән 5 июньгә кадәр бара. Сәнәгый һәм һәвәскәр балык тотуга тыю үз көченә керде. Балык тоту уылдык чәчү урыннарыннан тыш һәм ярдан гына рөхсәт ителә.

Ел әйләнәсендә законсыз балык тоту белән шөгыльләнүче браконьерлар күзәтүчеләрнең игътибар үзәгендә. Узган ел әлеге факт буенча җиде җинаять эше ачылган, быел бер теркәлгән. Саннарны суның биологик байлыкларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Галкин яңгыратты.

– 2021 елның гыйнварыннан 18 административ беркетмә төзелде, 1 җинаять эше кузгатылды. Сулыктан 67 браконьерлык ятьмәсе тартып чыгарылды, аларның гомуми озынлыгы 2620 метр тәшкил итә. 84 килограмм балык тартып алынды. 48 рейд үткәрелде, шуларның 16сы – кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе белән, 12се полиция бүлеге белән берлектә, – диде Вячеслав Васильевич.

Биобайлыкларны саклау буенча җирле бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы Роман Индейкин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта «Уылдык» операциясе үткәрү өчен 2 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, полиция, Рос гвардия һәм балык күзәтчелеге белән үзара хезмәттәшлек оештырылачак.

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов «Уылдык» операциясе вакытында кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе белән хезмәттәшлек итү мөһим булуын билгеләп үтте, аны оештыру бурычын куйды. Район башлыгы Дмитрий Иванов шулай ук Чулман елгасы акваториясен ятьмәләрдән чистартырга, аларны урнаштыруга чик куярга кирәклеген ассызыклады. Дмит рий Алексеевич балык сатуны контрольдә тоту бурычын куйды.

Һәвәскәр балыкчылардан сораулар

Чистайлы Алексей һәм Сергей – һәвәскәр балыкчылар. Алар уылдык чәчү чорында уңышлы балык тоту өчен файдалы киңәшләр белән уртаклаштылар. Ир-егетләр безнең ярдәм белән экспертлардан җавап алу өчен сораулар бирделәр.

– Без, законнарны һәм кагыйдә ләрне үтәп, бер кармакка һәм бары ярдан гына балык тотабыз. Балыкны ике ыргакка тотарга рөхсәт итүләре сөендерә. Балык шулпасына бераз тота алам әле. Калкавыч балыкның кагылып үтүенә дә тәэсир итү өчен, балык тоту кирәк-яраклары сизгер булырга тиеш, – ди Алексей. – Әгәр кәрәкә яки вак корбан балыгы тотарга барабыз икән, кармак җебе калынрак, ә ыргак белән калкавыч зуррак булырга тиеш. Әгәр чабак балык кына да җитсә, кечерәк ыргак һәм юкарак кармак җебе дә ярый. Әлбәттә, җимнән файдаланабыз, – дип аңлата Сергей.

– Уылдык чәчү чорында спиннинг белән балык тотарга ярыймы? – дип сорау бирә Алексей.

– Үзең белән ике ыргактан да артык булмаган калкавычлы яки төпкә төшерелә торган (донка) кармаклар гына алырга ярый, каты һәм селкенмә алдавычлар куллану тыела. Әгәр спиннинг «закидушка» рәвешендә кулланыла икән, балык тотарга була, – дип җавап бирде суның биологик байлык ларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге җитәкчесе.

– Спиннингны үзең белән каршы ярга алып чыгарга ярыймы? Әгәр мине туктатсалар, көймәдән балык тотарга җыенган дип уйларга мөмкиннәр.

– Әгәр спиннинг ике ыргак һәм батыргыч белән булса, алырга ярый. Кармак «уылдык чәчү» чорында тыелган барлык алдавычлар белән булса, аның өчен штрафка тартырга мөмкиннәр, гәрчә кармакны суга салмаган булсагыз да. Балык уылдык чәчә торган елгалык ларга көймәдә керү тыела, – диде Вячеслав Васильевич.

Тотарга рөхсәт ителгән балык ның минималь үлчәме

Опты, судак, сазан балыгының озынлыгы – 40, корбан балыгыныкы – 25, җәен балыгыныкы – 90, чуртан балыгыныкы – 32, кыслаларныкы 10 сантиметр булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев