Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Совхоз-Галактионово авыл җирлегенеңгенераль планы расланды

Дмитрий Иванов үткәргән Чистай районы Советының чираттагы егерме беренче утырышында алты мәсьәлә тикшерелде.

Көн тәртибенең беренче пункты Чистай районында бюджет турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертүгә кагылды. Әлеге мәсьәлә буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, федераль закон нигезендә Россия Федерациясе бюджет кодексына һәм Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелде.

– Бүгенге сессиядә районның бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә һәм аны федераль законга туры китерергә тәкъдим итәбез. Бурыч тотрыклылыгын камилләштерү өлешенә үзгә­решләр кертелә һәм алып тору суммасы өстәмә алынган керемнәр күләменә үзгәрергә мөмкин. Моңардан тыш, дәүләт бурычларына хезмәт күрсәтү чыгымнарына элек кертелгән чикләүләр гамәлдә кала. Шулай ук башка үзгәрешләр дә бар, – диде Наталья Анфиногентовна.

Район Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәз­гүтов муниципаль хезмәт турындагы карарга үзгәрешләр кертү турыда сөйләде. Федераль законга кертелгән үзгәрешләр булу сәбәпле, моның зарурлыгы килеп чыкты.

Совхоз-Галактионово авыл җирлегенең генераль планын раслау турында доклад белән депутатларга район башкарма комитетының архитектура бүлеге һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Андрей Шумилов чыкты.

–Совхоз-Галактионово авыл җирлегенең генераль планы – шәһәр төзелеше стратегиясен, тормыш эшчәнлеге мохитын формалаштыру шартларын, территориаль җирлекнең үсеш чикләрен һәм юнәлешләрен, территорияләрне функциональ зоналарга бүлү, инженерлык, транспорт, социаль инфраструктураларны үстерүне, тарихи-мәдәни мирас һәм аерым саклана тоган табигать территорияләрен саклауны, шәһәр төзелеше таләпләрен, экологик һәм санитар иминлекне билгеләүче территориаль планлаштыру документы ул, – дип билгеләп үтте Андрей Шумилов. Ул генераль планның текст һәм график материаллардан торуына ачыклык кертте. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы үзенең докладында генераль план күздә тотучы планлаштырылган чаралар турында сөйләде Алар агросәнәгать комплексын, торак һәм юл инфраструктурасын, җирле халыкның хезмәт күрсәтү өлкәсен һәм башка нәрсәләрне үстерү белән бәйле.

Андрей Александрович утырышның көн тәртибендәге дүртенче пункт буенча чыгыш ясады. Ул 2022 елда шәһәр төзелеше эшчәнлеген тормышка ашыруның үзенчәлекләре турында район Советы карарына үзгәрешләр мәсьәләсен кузгатты.

Район Советы депутаты статусы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү һәм даими депутат комиссияләре турында район башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр итте.

Утырышта көн тәртибендә барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев