Социаль мәсьәләләрне чишү - иң мөһиме
2015 елның сентябрендә «Бердәм Россия» депутат фракциясе оештырылды, анда төбәкнең төп мәсьәләләрен хәл итүгә охшаш карашлары булган, республиканың гамәлдәге үсеш курсын хуплаган һәм үз якташларына сизелерлек файда китерергә теләгән 46 халык вәкиле керде, алар уртак, уйланылган, нәтиҗәле эш өчен берләштеләр.
– Фракция эше берничә юнәлештә алып барыла. Болар – яңа закон проектлары, ачык һәм күчмә утырышлар, «түгәрәк өстәл»ләр, ачык тыңлаулар, депутат тикшерүләре, җәмгыять институтларын һәм гражданнарны районда тормыш сыйфатын яхшырту һәм гамәлдәге законнарның үтәлешен контрольдә тоту буенча көнүзәк бурычларны хәл итүгә җәлеп итү чаралары, – дип сөйли Чистай муниципаль районының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Константин Иванов. – Шулай ук партиянең депутатлар берләшмәләре эшчәнлеген координацияләү буенча да эш алып барыла. Авыл җирлекләренең депутат төркемнәре белән уртак утырышлар һәм өйрәтү семинарлары үткәрелә.
Узган ел «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары белән 11 җыелыш, шул исәптән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге депутатлар төркеме белән уртак 2 утырыш үткәрелә. Аларда муниципаль берәмлек икътисады үсеше, җирле бюджет үтәлеше, социаль тармак учреждениеләре эшен оештыру һәм башка көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Тикшерелә торган мәсьәләләрнең тематикасы депутатларны район халкының проблемаларын грамоталы хәл итәргә ярдәм итә торган кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Шәһәр һәм район Советларының «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары җәмәгатьчелекне кабул итү эшендә катнашалар, анда халыкның төрле тормыш мәсьәләләре тикшерелә.
– Без тормыш эшчәнлеген тәэмин итү тармагы белгечләре, депутатлар һәм юристларның районның торак пунктларына чыгып, электр тапшыру линиясе баганаларын алыштырудан алып юлларны төзекләндерүгә кадәр төрле мәсьәләләрне тикшерүне гамәлгә ашырабыз. Шулай итеп, без халык проблемаларын беренчеләрдән булып беләбез һәм кешеләргә аларны хәл итәргә ярдәм итәргә тырышабыз, – дип билгеләп үтте Константин Валентинович.
Агымдагы елның узган чорында фракция депутатлары адресына 284 мөрәҗәгать кергән, шуларның 83е – язмача һәм 201е – телдән. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү нәтиҗәсендә, шуларның 75е буенча уңай карарлар кабул ителгән, 182се буенча аңлатмалар бирелгән, 8 мөрәҗәгать канәгатьләндерелмичә калган, 19ы контрольдә тора. Фракция депутатлары 234 кешене кабул иткән, шуларның 131ен – сайлау округларында, 103ен – партиянең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүендә.
Бүгенге көндә безнең район территориясендә 12 партия проекты тормышка ашырыла. Моннан тыш, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары җирле партия проектларын уңышлы гамәлгә ашыралар. Шуларның берсе – «Чистай – сәламәтлек шәһәре» проекты, ул безнең шәһәрдә 8 ел эшли һәм шушы вакыт эчендә районның визит карточкасына әверелә.
Фракция утырышларында муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын, мәдәният һәм спортны үстерү буенча ведомствоара программаны тормышка ашыруга, районда эшмәкәрлекне үстерү программасын алга этәрү, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, «Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгын үстерү» программасына, экологик иминлек муниципаль программасына, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар, шәһәр һәм район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмаларының, торак-коммуналь комплексы хезмәтләренең кышкы шартларда эшләргә әзерлегенә кагылышлы мәсьәләләр карала.
«Бердәм Россия» фракциясе депутатлары тарафыннан терлекчелекнең торышы, сөт һәм ит җитештерүне арттыру, халыкны ит-сөт продукциясе белән тәэмин итү чаралары турындагы мәсьәләләр күтәрелә.
– Фикер алышу барышында депутатлар тарафыннан вәзгыятьне үзгәртү буенча нинди чаралар күрергә кирәклеге турында төрле фикерләр тәкъдим ителде. Бозауларны үстерүгә дәүләт ярдәме, сөт җитештерүне субсидияләү, гаилә фермаларын үстерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, – дип хәбәр итте фракция җитәкчесе.
Җирле үзидарәнең үсеше аның финанс-икътисади нигезләрен ныгыту белән турыдан-туры бәйле. Муниципалитет бюджетында акча җитәрлек булганда гына, аларны балалар бакчалары һәм мәктәпләр, спорт мәйданчыклары төзүгә, юллар һәм тротуарларны ремонтлауга, ТКХ тармагын үстерүгә, җирле әһәмияттәге башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә мөмкин булачак. Шуңа күрә «Чистай» индустриаль мәйданчыгы резидентларын эзләү проблемасы депутатлар игътибарыннан читтә калмады.
Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир участоклары бирү мәсьәләсе дә депутатлар контролендә. Күп балалы гаиләләр өчен җир участоклары мәйданы арттырылды. Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар күп балалы гаиләләр өчен җир участогының күләмен 700дән 900 квадрат метрга кадәр арттыру турында карар кабул иттеләр. Фракция утырышында җир участокларын инженер инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Проблемаларның зурлыгын һәм халык алдында җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, депутатлар район башкарма комитетына авыл җирлекләре белән берлектә торак төзелешенә бүлеп бирелгән җир участокларын инженерлык структурасы белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар планын эшләргә йөкләделәр.
Депутатлар эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыру. Муниципаль программалар кысаларында балаларның ялын, аларны сәламәтләндерү һәм мәшгуль итүне оештыру мәсьәләләре депутатларның даими контролендә тора.
Күп балалы гаиләләргә социаль юнәлешле ярдәм муниципаль район эшчәнлегендә өстенлекле булып тора.
– Күп балалы гаиләләргә матди һәм туклану, кием-салым, аяк киемнәре, уенчыклар, мәктәп кирәк-яраклары рәвешендә социаль адреслы ярдәм күрсәтелә. Башкарма комитет каршында авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү турындагы гаризаларны тикшерү буенча даими комиссия актив эшли. Гражданнарның әлеге категориясенә тәкъдим ителгән документлар нигезендә һәр очракта аерым билгеләнә торган матди ярдәм күрсәтелә, – дип билгеләп үтә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Наилә Хәйдәрова.
Соңгы вакытта Чистай муниципаль районының вәкаләтле органнарында депутат берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча эш тагын да системалы һәм нәтиҗәлерәк була бара. Партиянең беренчел бүлекләре сәркатипләре һәм депутат төркемнәре җитәкчеләре белән зона семинарлары уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев