Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөт җыючы Хәния (хикәя)

...

Хәния инде ничә еллар халыктан сөт җыя. Авылдашлары белән бик әдәпле булгач, халык аңа тиз ияләште. Һәркөнне сөт комбинатыннан килгән машина белән авыл урамнарын әйләнә ул. Сөтне халык чиләк белән дә, бидон белән дә чыгара — кем ничек булдыра ала. Дөрес, унбиш литрлы чиләкләрне, бидоннарны күтәреп кую күп көч сорый. Вакыты-вакыты белән кулбашлары сызлый, тик нишләмәк кирәк, эшләмичә булмый. Санап, документларга кул куеп, шоферга бирә дә, үзе сөт җыю машинасыннан төшеп кала. Ә кичен җыелган сөтне үзенә барып тапшырырга туры килә. Бу аңлашыла да, чөнки көндез сөт комбинатында кеше күп, җитәкчеләр дә шунда, һәр килгән машина белән кызыксынып торалар. Ә кичен үзләре генә калгач, сөтне күләме чагышмый дип, азайтып күрсәтәләр яисә майлылыкны күпкә киметәләр. Сөт акчасы киселә, шуңа күрә халык арасында тавыш чыга.
Бу юлы Хәния үзе дә шунда булуга карамастан, лаборатория җитәкчесе сөт әчегән дип документ биреп калдырды, ә үлчәүдәге кыз өенә дә китеп барды. Хәния нәрсә эшләргә дә белмәде. Сөтне авылга кире алып кайту турында уйлап та булмый, нинди шофер шундый бәйрәмдә төнлә сөт таратып йөрсен инде…
Хәния сөтнең әчүенә бөтенләй ышанмады. Хәзер генә башына сукты: һәр елны Яңа елга җитәкчегә алданрак каз яисә үрдәк түшкәсе бүләк итә иде. Быел исә Яңа ел алдыннан гына ире хастаханәгә эләкте.
Хәерчегә җил каршы дигән­дәй, иренең температурасы югары, хәле бик шәптән түгел иде. Шул мәшәкатьләр артыннан йөреп каз-үрдәк уйларга вакыты да, исәбе дә булмады. Хәния уйга калды: халыкка нәрсә дип аңлатырга? Авылда күп гаиләнең кереме дә шул сөттән генә бит. Шуны уйлый-уйлый икенче лаборантның эшкә килгәнен көтте ул. Анысы Хәниянең нинди хәлдә калуын аңлап, икенче тапкыр анализга сөт алды. Сөтнең сыйфаты яхшы иде. Берничә минуттан ул комбинат капкасыннан йөгереп үтте, туры кибеткә кереп балаларга бүләкләр алып, тизрәк өйгә кайтырга ашыкты. Аны бит өйдә ике баласы көтә. Хәния кибеттән чыкканда караңгы төшеп килә иде инде. Бәхеткә, тукталышта автобус озак көттермәде. Башка вакытта соңласа, ире бик тиз килеп җитә иде. Әмма бүген ул юк, берничек тә килә алмый.
… Ай бик зур булып бөтен җирне яктырта. Хәния күпме басып торса да, алар ягына кайтучы машина күренмәде.
— Әллә кайта торыйммы икән? Берәрсе арттан куып җитәр әле, — дип ике кулына балаларына алган тәм-том салынган пакетларын тотып юлга чыкты. Башта әйбәт кенә атлады. Аннары еш кына артына борылып карый башлады, янәсе машина юкмы икән? Уенда гел өйдә калган балалары. Тәрәзәдән күзләрен алмый әниләрен көтә торганнардыр… Юлга чыкканына берәр сәгать үткәндер мөгаен, ул янәдән күзләрен зур ачып айга бакты… Тик ни хикмәт, аны таба алмады. Ничектер дөнья караңгыланып калды, җил чыкканын да сизмәде ул.
Башта һавадан эре кар бөртекләре коелды, аннан җил дә үзенең көчен күрсәтә башлады. Ул аны олы юлдан бару кыен­лаша башлагач кына сизде.
Ә җил тора-бара бөтенләй көчәйде, җитмәсә, нәкъ каршыдан исә, атлау авырлаша башлады, инде куллары да арыды, пакетларны күтәреп барырлык рәте дә калмаган иде. Юлдан су аккан кебек кар бөртекләре йөгерешә. Бәхетенә, юл күтәрелгән, бу исә адашып китәргә ирек бирми.
Хәния исәпләвенчә, ярты гына юл үтелде әле. Атларга да рәте калмагач, ул берничә минутка булса да, җилгә арты белән борылып, ял итәргә булды. Күзләре дә бозланып каткан, берни күрерлек түгел иде. Шул мәлдә аны курку басты, әгәр шунда калырга туры килсә, туңса… Куркудан тагын да ныграк калтырана башлады. Балалары күз алдыннан китмәде. Әтиегез белән сөйләшерсез дип телефонын да балаларга биреп калдырган иде.
Нәкъ шул вакытта ул юлдан каршы килүче машинаны шәйләп алды. Аннан ике кеше төшеп ап-ак карга баткан, җөп өзәрлек тә хәле калмаган Хәнияне этеп диярлек машина эченә керттеләр. Яшь кенә егет белән кыз иде болар.
Егет борылып аның кая кайтуын сорашты, кулларын угалады. Аз гына хәл алгач, Хәния кайдан кайтуын сөйләп бирде.
–Апа, шундый буранда, караңгыда юлга чыккансыз бит, хәзер нишләргә инде? — дип куйды, аннары кыз белән берничә сүз алышты да, Хәнияләр авылы ягына таба борыла башлады. Хәния нәрсә дияргә дә белмәде. Юлдан борылып өч
километр керәсе борылышта калдыруларын гына сорый алды, әмма егет тә кыз да моңа риза булмады.
Ун-унбиш минуттан алар Хәнияләр капкасы каршында торалар иде инде. Хәния тыңламаган куллары белән кесәсен капшый башлады. Акча биреп бәхилләтергә иде исәбе. Тик яшьләр бу турыда ишетергә дә теләмәделәр.
— Ярый исән-сау кайт­тыгыз, сау булыгыз, — дип кар бөртек­ләрен туздырып китеп тә бардылар.
–Исемнәрен дә сорамадым, машина номерын да карамадым. Яхшылыклары меңе белән үзләренә кайтсын, — дип бар күңеле белән изге теләкләрен яудырды ул.
…Тәрәзәдән күз дә алмый әниләрен көткән балалары шатланышып, берсен-берсе уздыра-уздыра, аңа каршы йөгерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев