Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөт продукциясе, урып-җыю, оператив хәл, кышка әзерлек турында

Муниципалитетта предприятие, оешма, хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.

Төп темалар булып Яшел Үзән сөт-эшкәртү комбинаты филиалының эшчәнлеге, авыл хуҗалыгында эшләр барышы, оператив хәл һәм юлларны кышкы сезонга әзерләү булды.

Комбинат көненә 450 тонна сөт эшкәртә

Яшел Үзән сөт-эшкәртү комбинатының Чистай филиалы эше турында мәгълүматны аның җитәкчесе Альберт Камалов тәкъдим итте. Докладчы комбинатның тарихы һәм оешуы, аның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елда предприятие Яшел Үзән сөт-эшкәртү комбинаты структурасына кертелде һәм анда комплекслы модернизация үткәрелде.

Предприятиедә тәҗрибәле, квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Бүгенге көндә комбинат көн саен 450 тонна сөт эшкәртә. Предприятие классик продукцияләр — май, сөт, катык, ряженка, кефир, эремчек чыгаруга юнәлдерелгән.

2500 гектар мәйданда урып-җыю үткәрәсе бар

Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада һава торышының яхшы торуы эшләрне кызу темпларда башкарырга мөмкинлек бирде.


Хәзер кырларда көнбагыш җыю ахырына якынлашып килә, планлаштырылган мәйданның 90 процентына якыны җыеп алынган, бу 6 мең гектарга якын. Гектарыннан уртача 22 центнер уңдырышлылык белән 13 мең тоннадан артык көнбагыш суктырылган.

Узган атнада ашлыкка кукуруз җыюга керештеләр. 174 гектары җыеп алынды, 1839 тонна суктырылды. Кукуруз уңдырышлылыгы быел соңгы вакытта иң югарылардан –гектарыннан 100 центнердан артык. Узган атнада яшелчәләр җыю буенча күп эшләр башкарылды. Бүгенге көндә бәрәңге барлык мәйданның 90 процентында, 28 мең тонна казылган, уртача уңдырышлылык — гектарыннан 47 тонна. Кишер барлык мәйданның 35 процентында җыеп алынган, уңдырышлылык — гектарыннан 91 тонна. Аш чөгендерен җыю дәвам итә. Кәбестәне җыю төгәлләнгән — 450 тонна җыеп алынган. 2500 гектар мәйданны җыеп аласы калды, аларның күбесе — ашлыкка кукуруз. Урып-җыю эшләренә параллель рәвештә хуҗалыкларда туфрак эшкәртү бара. Планда — булдыра алганча күп күләмдә кырларны эшкәртү, бу эшләр туфрак туңганга хәтле дәвам итәчәк. Узган атнада 365 тонна сөт җитештерелде, 346 тонна сатылды. 28 бозау алынды.

149 юл хәрәкәтен бозу очрагы теркәлгән

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Отчет чорында җинаятьләр турында 11 хәбәр кергән. Сводкада: мошенниклык, урлаулар, наркотиклар тартып алу, ялган акча ясау факты, вак хулиганлык һәм башка җинаятьләр.


Шәһәр һәм район юлларында 15 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, анда 3 кеше һәлак булган, берсе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Административ җаваплылыкка 193 кеше тартылган, шуларның 149 ы — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, шулар исәбендә автомобиль белән исерек килеш идарә итүче 2 машина йөртүче дә бар.

«Кышны тулы әзерлектә каршы алырга кирәк»

Киңәшмә ахырында Эдуард Хәсәнов җаваплы хезмәтләргә мич белән җылыту кайсы йортларда, нинди шартларда куелуы турында мәгълүмат әзерләргә боерды. Иминлек кагыйдәләрен искә төшереп, хуҗалар белән аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә басым ясады.

Шулай ук Эдуард Хәсәнов алдагы кышкы сезонга хезмәтләр һәм ведомстволар әзерлеге мәсьәләләренә кагылды.

– Салкынннар, кар, кыш якынлаша. Шуңа күрә дә янә бер кат автомобиль юлларын, тротуарларны, шәһәр урамнарына хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренә әзер булуларын сорап мөрәҗәгать итәсем килә. Техника, янучан катнашмалар, кешеләр барысы да әзер булырга тиеш, – диде Эдуард Хәсәнов.

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе предприятие һәм оешма җитәкчеләренә ведомствога караган территорияләрне җыелган яфраклардан чистартырга кирәклегенә дә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев