Составында спирт булган продукцияне законсыз саткан өчен хөкем ителде
...
Чистай шәһәр прокуратурасы 60 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 171.4 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (исерткеч һәм составында спирт булган азык-төлек продукциясен законсыз ваклап сату, берничә тапкыр кылынган).
— Судта ачыкланганча, 2024 елның сентябрендә ир-ат Овражная урамындагы үз йорты ишегалдында билгесез кешегә 0,248 миллилитр спиртлы сыеклыкны 80 сумга саткан. Элегрәк аны алкогольне законсыз саткан өчен административ җаваплылыкка тартканнар иде инде, — дип аңлатты шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде. Суд аңа 60 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев