Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соловецк яшүсмерләре тарихыннан яисә малайлар ничек сугышырга өйрәнгәннәр

Патша Петр I Кронштадта яшь диңгезчеләр мәктәбе ачкан.

Петр заманыннан соң Россиядә диңгезчеләр әзерләү белән күп санлы хәрби-диңгез уку йортлары (кадет көллиятләре, корпуслар, сыйныфлар) шөгыльләнде, анда яшьтән үк кабул итәләр иде. Совет заманында Ладога күлендә Валаамда боцманнар мәктәбе янында яшүсмерләр бүлеге ачылды. Бу 1940 елда Валаам утравы Финляндиядән совет Россиясенә күчкән вакытта булды. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланды. Аның беренче чоры армиянең шәхси составын югалту буенча бик авырга туры килде. Шуңа күрә дә 1942 елда үсмер вакытыннан башлап кадр­ларны тизләтелгән тәртиптә әзерләү турында карар кабул ителде.

1942 елның 25 маенда СССРның Хәрби-диңгез флоты наркомы адмирал Н. Г. Кузнецов боерыгы буенча Соловецк утравында Нахимов көллиятенә охшаган яшүсмерләрнең уникаль мәктәбе оештырылды. Анда тәрбияләнүчеләр 14-16 яшьлек малайлар иде. Анда бары үз иреге белән килгәннәрне генә алдылар. Комсомолларга өстенлек бирелде.

Формаль яшь 14-16 иде, әмма малайлар төрле юллар белән, мәсәлән, документларын югалткан булып, үзләренә яшьләрен өстәп яздылар. Биредә иң яшь курсантка 11 яшь иде.
Мәктәпкә конкурс искиткеч зур иде. Мәсәлән, Мәскәүдә 500 урынга 3500 кеше дәгъва кылды! Алар арасында яшь партизаннар да, полк уллары, үлгән солдатларның балалары да бар иде…

Яшүсмерләрнең Соловецк мәктәбе — бу гади мәктәп кенә түгел, ә мөстәкыйль, иң яшь, Бөек Ватан сугышы елларында Сугышчан Байрагы булган хәрби часть иде.
1942-1944 елларда өч чыгарылышта әлеге мәктәп 4111 радист, рулевой, боцман, моторист, электрик әзерләде. Малайлар кадрлы диңгезчеләр диңгез пехотасына киткән вакытта корабльләрдә сугышчан постларда тордылар.

300дән артык яшүсмер сугыш елларында сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, җидесе Кызыл Байрак орденына ия булды. Володя Моисеенко Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, ә Коля Яковлев 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда легендар парадта катнашты. Александр Ковалев I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән үлгәннән соң бүләкләнде.

Бу бик авыр еллар иде. Әмма яшь диңгезчеләр батырлык һәм ныклык үрнәкләре күрсәттеләр. Соловецк яшүсмерләре батырларча сугыштылар. Безнең Татарстаннан да батырлык күрсәтүче яшүсмерләр шактый иде. Кемнәр соң бу батырлар? Бу һәм башка бик күп сорау­ларга без Ш. Х. Байгильдинның «Шли юнги в бой» документаль җыентыгында җаваплар табабыз. Китапка Казан шәһәрендәге 94нче гимназиянең С. Ковалев исемендәге эзләү яшүсмерләр отрядының эшләре, ветераннар истәлекләре, мәктәптә Хәрби-диңгез флоты яшүсмерләренең Сугышчан дан музее һәм ветераннар секцияләре тарихы кергән.

4В сыйныф укытучысы К. В. Маевская тырышлыгы белән 70 елларда 94 нче мәктәпнең пионер отряды Соловецк яшүсмерләрен эзләү эшләрен башлады.
Укучылар хатлар алыштылар, документлар өйрәнделәр, ветераннар белән очраштылар. Мәктәп музее оештырылды, ул яңа документлар, фотографияләр, шәхси әйберләр, сугышчан ядкарьләр белән тулыландырылды. Еллар узгач С. Ковалев исемендәге отряд әгъзалары тарафыннан 80 Соловецк яшүсмере, ягъни безнең якташлар табылды. Барлыгы сугыш вакытында яшүсмерләр мәктәбенә Татарстаннан 360 үсмер җибәрелгән була. Алар арасында сугышта катнашучылар да бар.

Соловецк мәктәбенә 1942 елда безнең якташларыбыз-чистайлылар да эләгә. Әлеге мәктәп оештырылуы турында ишетеп, К. Маркс урамыннан дус малайлар Саша Гадецкий, Паша Глебов, Боря Угланов, Володя Смоленков, Марс Кривошеев һәм башкалар да өйдә утырып тора алмыйлар. Аларның тизрәк үсәсе һәм явыз дошманны тар-мар итүгә өлеш кертәселәре килә. Яшүсмер чистайлылар сугыш тарихында лаеклы урын алдылар.
Соловецк яшүсмерләре Төньяк, Балтыйк, Кара Диңгез, Тын океан флотларында, шулай ук Амур, Беломорск, Волжск, Дунай, Днепр, Каспий, Онежск флотларында сугыша. Сугышчан юлларын үсмер чакта ук башлап, алар өлкән диңгезчеләрнең хөрмәтен яулый, медальләр белән бүләкләнә. Аларның күңелендә диңгез көнкүреше турында хатирәләр озак еллар буена саклана.

Соловецк яшүсмерләре арасыннан язучы Валентин Пикуль, кинодраматург Виталий Гузанов, Советлар Союзы Герое, адмирал Вадим
Коробов, академик РАЕН, археолог Геральд Матюшин, СССРның халык артисты, җырчы Борис Штоколов, контр­разведка полковнигы Игорь Перетрухин, кино артисты Виталий Леонов, рәссам Евгений Горячев, Я. Смирнов, Соловецк яшүсмерләре мәктәбенең музей җитәкчесе Николай Осокин да бар.
1974 елда режиссер Владимир Роговой «Юнга Северного флота» дигән фильм куйды. Ул яшүсмерләр В. Пикуль һәм В. Гузановның тормыш юлларына нигезләнеп эшләнгән.
Тарихи үткәннәрдән башка бүгенге матур тормыш һәм киләчәк тә була алмый. Үзәк балалар китапханәсе исә Соловецк яшүсмерләре турында «Юнги, юнги… Орлята стальных кораб­лей» батырлык дәресендә сөйли.

Чараларда Соловецк яш­үсмер­­ләр мәктәбенең тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында яшь диңгезчеләрнең батырлык­лары яктыртыла.

Саннарда тарих чагыла 1942-1944 елларда өч чыгарылышта Соловецк мәктәбе 4111 радист, рулевой, боцман, моторист, элект­рик әзерләде.

Кызыклы факт

Мәктәптә тәрбияләнүчеләр ант кабул иткәнгә кадәр бантиклы бескозыркалар киеп йөргәннәр, ә беренче укучыларның баш киемендә грамматик хата булган: юнг урынына «Школа юнгов» дип язылган булган.

Н. Кушникова, Үзәк балалар китапханәсенең баш библиографы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев