Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сокланырлык гомер юллары

Уракчы авылында Әлфия һәм Гаваз Закировларның гаилә коруларына 60 ел.

Күркәм гаилә

60 тапкыр бергә җәйләр килгән,

60 тапкыр салкын кышлары.

60 тапкыр яз җылысын тоеп,

Җимеш биргән алтын көзләре.

 

Бар дөньяда яз исе.... Яз бе­лән әйтерсең, барлык тирәлек яңадан яңара, табигать озакка талган йокысыннан күкрәк тутырып сулыш алып күзен ача. Табигатьнең искиткеч матур мизгелләре!

Кеше гомерен дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзгә матурлыкка ия. Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела. Картлык – шатлык түгел дисәләр дә, бай тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл туплаган, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы апаларны, ак түбәтәй кигән абыйларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың. Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең.

Безнең өчен кадерле булган кешеләребез: Чистай районы Уракчы авылында гомер итүче әниебез Әлфия Гыймран кызы һәм Гаваз Вагыйз улы Закировларның 25 мартта бергә гомер итүләренә 60 ел булды!

Әтиебез 1939 елның 15 апрелендә Чистай районы Уракчы авылында туган. Аның бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Яшьли төрле эштә эшли, 7 сыйныф белем ала. 1959 елда армия сафларына алына, Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә хезмәт иткәндә, 1960 елда әтисе (безнең бабай Закиров Вагыйз) вафат була. Озак еллар әтиебез шофер булып эшли, 6 ел мелиорациядә су сиптерүче хезмәтен башкара, 9 елдан артык ындыр табагында машинист булып эшли, лаеклы ялга чыккач та, совхозда каравылчы булып тора. Әтиебез бик уңган кеше, нинди генә эштә эшләсә дә, эшен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкара! Ул тәртипне бик ярата, һәрбер әйбере үз урынында! 2006 елдан 2019 елга хәтле авылыбыз мәчетендә имам булып торды һәм 80 яше тулгач, ул вазифаны яшь буынга тапшырды. «Бүгенгесе көндә күңелем тыныч, мин бик канәгать, тормышны дөрес итеп алып бардым дип исәплим», – ди ул.

Әниебез 1942 елның 2 авгус­тында Казахстанның Костанай өлкәсе Акчакүл авылында җиденче бала булып дөньяга килә. Әнинең әти-әнисе (безнең бабай-әби Фәхретдинов Гыймран һәм Фәхретдинова Әминә) үзләре тумышы белән Чистай районы Уракчы авылыннан, Казахстанга эшкә киткән булалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисен (бабайны) 1942 ел башында сугышка алалар, ул «туган якка кайтыгыз» дип әйтеп калдыра. Әнигә 1 яшь тә тулмаган була, әбиебез 7 баласы белән җигүле сыер алып, бик авырлыклар белән туган ягына кайта. Башлангыч белемне авылда, 7 ел курше авылда укып, Чистай шәһәрендә 10 сыйныфны тәмамлый. Чистай шәһәренең трикотаж фабрикасында эшләгәндә (1959-1963) үзешчән сәнгать коллективына йөри, спектакльләрдә, концертларда катнаша. Җитәкчеләре Гобәйдуллин Хәлим абый (трикотажда), сәнгать йортында Госман абый була. Коллективларында Фәттерахман Әхмәдиев дигән куренекле композитор булуы белән горурланалар. Авыллар, районнар буйлап чыгыш ясыйлар. Казанда да чыгышлары була, спектакльләр дә куя­лар. Татарстан радиосында әниебез башкаруында «Умартачы сөйгәнем» җыры сак­ланган булырга тиеш (Ифрат Хисамов сүзләре, Мөбарәк Галиев көе). Кызыксынсагыз, бәлки, шул җырны таба алырсыз?! Казанда чыгыш ясаган вакытта композитор Нәҗип Җиһанов әнине музыка буенча укырга керергә үгетләгән була, әмма әни ризалашмый.

1963 елның ямьле яз аенда, беренче чәчәкләр кар астыннан чыга башлаган чорда, кояш җир өстендәге ап-ак карны үзенең нурлары белән эреткән вакытта, әти-әни бергә тормыш корып җибәрәләр. 1965 елда бергә тырышып, өр-яңа йорт җиткерәләр. Килен булып төшкән йортта 20 елдан артык, сабыр йөрәкле, йомшак холык­лы, балаларны карашкан каенанасы әбиебез Зәйнәп белән, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә яшиләр. Әниебез авылда 8 ел сыер савучы булып, 12 ел авыл мәдәният йортында мөдир булып, 9 ел балалар

бакчасында пешекче булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы китапханәче вазифасын башкара.

Бер-бер артлы 5 бала: 4 кыз һәм төпчек малай туа. Кызганычка каршы, 2 кызлары 1 атна булмаган килеш вафат булалар. Хәзергесе вакытта 2 кызлары, 1 уллары, 6 оныклары һәм 7 оныкчыклары бар. Алар Уракчы авылында уллары Рәис, киленнәре Гөлнара белән бергә шатлык-куанычларны, борчу-мәшәкатьләрне уртак­лашып гомер итәләр.

– Аллага шөкер, мин дә тор­мышымнан бик канә­гать. Балаларымның, туган­нарымның безгә булган хөрмәте бик зур. Шуңа сөенеп тигез, тыныч картлык кичерәбез, һәр туар таңда Раббыбызга шөкер итәбез, – ди әниебез. – Әмма күңелемдәге бер борчуны оныта алмыйм, яшьтәшләрем «әти» диеп әйткәндә миңа ул сүзне әйтергә насыйп булмады (әнинең әтисе – безнең бабай сугышта хәбәрсез югалган, килен булып төшкән йортта да алар кавышканда кайнатасы исән булмый).

– Бар теләгебез: нәселебезнең дәвамчылары булган балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз ятимлек ачысын татымасыннар иде. Тормышның кадерен белеп, кешеләрне яратып, дөньяның матурлыгын тоеп яшәсеннәр иде, – дип безгә һәрчак изге догада алар.

Безнең әти-әни бик тә уңган, тырыш, бердәм гаилә. Туганнар белән эшләре дә, ашлары да бергә булды. Җыр-моңга да оста алар. Үзләренең туйларында әти белән әни «Имәннәр шау­лый» дигән җырны башкарган булганнар. Быелгы матур бәйрәмнәре – юбилейларында исә без, ул-кызлары, килен-кияүләре, оныклары-оныкчыклары, аларга иң изге, җылы теләкләребезне ирештердек. Гел шулай шат күңелле булып, тигезлектә, тынычлыкта хәерле озын гомерләр кичерергә язсын сезгә, кадерлеләребез!

Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә

Балкып торса иде утыбыз,

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз

Алыгыз сез бездән

тәбрикләү сүзен

Шушы булсын олы бүләкләр,

Тыныч тормыш белән

шат яшәгез,

Озын гомер – бездән теләкләр!

 

Гөлнара Закирова, Уракчы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев