Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Социаль Фондның ТР буенча бүлеге бер елда татарстанлыларга миллионнан артык хезмәт күрсәтә

Ел саен РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге Татарстанда яшәүчеләргә 1 миллионнан артык дәүләт хезмәте күрсәтә, шуның 93%ы электрон форматта күрсәтелә. Бу хакта бүген Казанда узган коллегиянең йомгаклау утырышында Россия Социаль Фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте

«Бу цифрлы сервисларга ихтыяҗның һәм гражданнарның үзара хезмәттәшлекнең электрон форматларына ышанычының ачык дәлиле. Бу сан – 1 млн хезмәт – тулы бер шәһәр паркын саклап калу белән чагыштырырлык экологиягә реаль өлеш. Хәзерге вакытта республика халкына 34 сервис, 176 ярдәмче хезмәт күрсәтелә, алар 43 дәүләт хезмәтенә берләштерелгән», – дип сөйләде ул.

 

«Ярдәм чараларын билгеләү өчен бердәм цифрлы платформа кулланыла, ул социаль фондка ведомствоара каналлар буенча кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль соратып алырга һәм тикшерергә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Эдуард Вафин.

 

Инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төрләре, эшләүче гражданнарга пособиеләрнең күпчелеге, айлык акчалата түләүләр һәм балалар пособиеләренең шактый өлеше проактив режимда билгеләнә. Барлык мәгълүмати сервисларга дәүләт хезмәтләре порталында «Шәхси кабинет» аша кереп була.

 

Бүлек коллегиясенең йомгаклау утырышы Казанда узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев