Сливадан как әзерлибез
Быел һава торышы сөендерде, җәй матур булды, бик күп татлы слива уңды. Анардан нәрсә ясарга?
Бу җимештән компот һәм кайнатма бераз туйдырды инде. Яңа әйбер ясыйсы килә. Сливадан как әзерләргә тәкъдим итәм.
Безгә 2-3 килограмм слива кирәк була. Аны юабыз һәм төшләреннән аерабыз. Аннары блендер белән бертөрле масса килеп чыкканчы яхшылап изәбез. Калай табага пергамент кәгазе җәеп, 3-5 миллиметр калынлыкта слива массасын салабыз. Слива ачы булса, шикәр комы кушарга мөмкин. Кояшта яки мичтә 12 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр (периодлап та ярый) киптерәбез. Яхшы киптерелгән как пергамент кәгазеннән җиңел куба, уалмый да, ябышмый да. Какны рулет рәвешендә төрәбез һәм кисәкләргә бүләбез.
Килеп чыккан кисәкләрне кунжутта, кокос стружкасында яки шикәр пудрасында әвәләргә мөмкин. Шулай ук һәр кисәккә фундук, миндаль яки кешью чикләвеге салырга мөмкин.
Как тәмле дә, файдалы да килеп чыга! Анда барлык витаминнар сакланганга, файдалы үзенчәлекләрен югалтмаганга күрә, как көч кертә, арыганлыкны бетерә, аппетитны күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев