Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үскәч, кем булырга хыялланасың?

Олы тормышка аяк бас кач, балалары яхшы эштә эшләсеннәр өчен, әти-әниләр яшьтән үк үз балаларын киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлтә. Әмма еш кына әниләр һәм әтиләрнең фикерләре балалары-ның теләкләре белән туры килми. Без малайлар һәм кызлар арасында сораштыру уздырдык. Аларга: «Кем булырга хыялланасыз?» – дигән сорау бирдек.

София, 5 яшь:

– Минем официант буласым килә. Без әни һәм әти белән кафега баргач, һәрвакыт безгә меню алып килүче кызларга карыйм. Аларның формасы матур, алар һәрвакыт елмая. Без балалар бакчасында дус кызларым һәм өйдә әни белән «Кафеда» уенын уйныйбыз.

Андрей, 12 яшь:

– Мин ботаник һөнәре турында хыялланам. Миңа үсемлекләрне карау, аларның төзелешен өйрәнү ошый. Минем бүлмәдә бик күп гөлләр үсә. Үсеп җиткәч, төрле экспедицияләргә барасым, үсемлекләрнең билгесез төрләрен өйрәнәсем һәм ачасым килә.

Таһир, 8 яшь:

– Минем хыялым – коткаручы булу. Бу чын иратлар һөнәре. Коткаручы – кирәкле һәм мөһим эш, чөнки ул кешеләргә, шулай ук бәлагә юлыккан хайваннарга ярдәм итә. Коткаручы булу һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләү өчен физкультура белән шөгыльләнергә, акыллы, мәрхәмәтле һәм җаваплы булырга кирәк.

Зәринә, 10 яшь:

– Хайваннарны өйрәтүче буласым килә, чөнки аларны, бигрәк тә этләрне бик яратам. Безнең өйдә песи һәм ике кечкенә ташбака яши. Мин аларны һәрвакыт карыйм. Ә бабайның ишегалдында эте бар. Аның янына кунакка барган саен эте белән уйныйм, аңа төрле командалар өйрәтәм. Миннән хайваннарны өйрәтүче чыгар дип уйлыйм.

Виктория, 16 яшь:

– Хәзерге вакытта минем өчен бу катлаулы сорау, мин кайсы һөнәрне сайласам, яхшырак булыр дип баш ватам. Әмма, кызыксынуларымнан чыгып, социология өлкәсендә алга барырга уйлыйм. Хәзерге заман социумын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү миңа бик кызыклы тоела... Киләчәктә бу белемнәр миңа кирәк булыр дип уйлыйм, чөнки без яши торган дөньяда кешеләрне аңлау, шулай ук үз хокукларыңны белү һәм аларны дөрес тәкъдим итү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев