Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

S.KAR яхшы кәеф бүләк итә

Чистайлылар яраткан урыннарның берсе – «Яшьләр» скверы күптән җәяү йөрү һәм тыныч ял итү өчен гади парк булудан туктады. Соңгы ике ел эчендә ул иҗат һәм күңелгә үтеп керерлек җырлар сөючеләрне үзенә тартып торучы ноктага әверелде дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Бу Сергей Карчаганов һәм аның командасы ярдәмендә мөмкин булды. S.KAR иҗат берләшмәсе ачык һавада оештырган концертлар сәгать заводы микрорайонында яшәүчеләрнең генә түгел, барлык шәһәрлеләрнең дә күңелен яулады. Бу хакта социаль челтәрләрдәге фикерләр һәм редакциягә берничә тапкыр килгән рәхмәт хатлары сөйли.

Сез, мөгаен, бүген нәкъ менә Сергей Владимирович, тынгысыз, инициативалы кеше турында сөйләячәгебезне аңлагансыздыр.

Сергей Карчаганов белән әңгәмә скверда узды. Безнең сөйләшү шунда ук бәйләнеп китте, әңгәмәдәшем утыз елдан артык элек булган хатирәләре белән бик теләп уртаклашты. Нәкъ менә шул елларда ул үзен беренче тапкыр җәмәгатьче ролендә сынап караган.

Мин Чистайда туганмын. Педагогия институтын тәмамлагач, Кубас авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым. Ул елларда җирле клуб каршында мәдәни-спорт комплексы оештырылган иде. Шулай килеп чыкты, яшь, актив кеше буларак, мине аның җитәкчесе итеп, әлбәттә, җәмәгать эшләре буенча, билгеләделәр. Миңа бер эшчәнлегемне икенчесе белән бергә алып бару җиңел булды. Яшьлек, энергия ташып тора! – ди Сергей Владимирович.

Ул чакта Сергей Владимирович беренче тапкыр үзенең оештыру сәләтен күрсәтә. Аның катнашында әлеге авыл мәдәни-спорт комплексында ике коллектив төзелә. Алар – «Камушка» фольклор ансамбле һәм җыр-уен кораллары ансамбле.

Бу коллективлар белән без төрле җирләргә чыгышлар ясарга бардык, бу эшне үзебезне һәм тамашачыларны сөендерү өчен бушлай башкардык. Бүгенге эшчәнлегебездә дә нәкъ шулай: безнең S.KAR иҗат берләшмәсе – энтузиастлар командасы. Без акчага эшләмибез, безгә беркем дә түләми, без сорамыйбыз да. Тамашачыларның елмаюлары, аларның янып торган күзләре, көчле алкышлары – безгә башкарган эшләребез өчен зур бүләк!

Иҗат төркеме төзү идеясе ничек барлыкка килде һәм ни өчен төркем S.KAR дип атала?

Кубаста мин ун ел эшләдем, аннары 12нче номерлы мәктәптә (автордан искәрмә: хәзер 3нче гимназия) укытучы булып тагын ун ел эшләдем. Ә җиде ел элек миндә ишегалды концертлары оештыру идеясе туды. Бишәү җыелып, аны тормышка ашырырга булдык, беренче тапкырдан барысы да килеп чыкты. Зур булмаган иҗат төркемебезне S.KAR. дип атарга булдык. С – исемемнең беренче хәрефе, КАР – фамилиямнең беренче өч хәрефе. Мин төркем җитәкчесе булдым. Кешеләргә бик ошады, алар үз ишегалларына теләп чыктылар, концерт карап утырдылар, артистлар белән бергә җырладылар. Безнең тату иҗат төркемендә Владимир Гордеев та бар иде, ул видеооператор булды. Кызганыч, хәзер ул исән түгел. Без аның белән әле тагын бик күп эшләр башкара алыр идек. Ул талантлы кеше иде. Хәзер аның эшен минем крестнигым дәвам итә, әмма ул әле өйрәнә генә, иң мөһиме – потенциал бар.

Ни өчен концертлар үткәрү урынын алыштырдыгыз?

«Яшьләр» скверында чыгыш ясарга безгә сәгать заводы поселогының территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Светлана Выприцкая тәкъдим итте. Без, әлбәттә, бик теләп ризалаштык, ишегалды кысаларыннан чыктык. Өстәвенә, безнең команда арта бара, хәзер без иҗат берләшмәсе булдык, безгә кешеләр кушыла башлады. «Моннан нәрсә алам, күпме акча түләячәксез?» – дип сорау­чылар да булды. Андыйлар белән без эшләмибез. Безнең артистларыбыз чыгышлардан бернинди матди керем алмыйлар, бары тик тамашачы алкышлары, шатлык, җан җылысы гына. Безнең концертларга олысы да, кечесе дә килә һәм бу бик күңелле. Соңгы вакытта без «Ностальгия» ВИАсы белән дуслаштык. Бу шәһәрдә ретро җырларны тере тавыш белән җырлаучы бердәнбер ансамбль. Гомумән, безнең концертларда фонограмма беркайчан да яңгырамый, бездә һәрвакыт тере тавыш.

Урамда тавыш яхшы ишетелсен өчен заманча җиһаз кирәк…

Ә ул бездә бар! Эш башлаганда безгә аппаратураны арендага алырга туры килә иде, ә бу кыйммәткә төшә. Мин берничә урында эшләп, үз акчама тавыш аппаратурасы, ут җиһазлары, төтен машинасы сатып алдым. Күпләр, мөгаен, бернинди файда китермәгәч, бу нәрсәгә кирәк дип уйлыйлардыр. Ә мин аларга без начар эшли белмибез, без лаеклы эшләргә күнеккән – бу безнең девиз, без шулай тәрбияләнгәнбездер дип җавап бирер идем, – ди Сергей Владимирович. – Зур сәхнәләрдә безнең чыгыш ясаганыбыз юк, хәер, чакырмыйлар да. Мәдәният бүлеге белән элемтә урнаштырырга тырышып карадым, әмма безгә игътибар итүче булмады. Ә менә районның үзәкләштерелгән мәдәни-ял учреждениеләре системасы директоры Ольга Рыжова һәм аның коллективы белән без яхшы эшлибез, аның күп хезмәткәрләре безнең скверда чыгыш ясыйлар.

Шулай ук «Кэтти» студиясе артистлары, «Овация», «Наст­роение» бию коллективлары безнең концертларда үз чыгышлары белән тамашачыларны сөендерә, Инсаф Гайнулла, Иван Крашенинников безнең белән эшлиләр. Бервакыт Рафик Әхмәтов та чыгыш ясады. Бездә матур әдәбият әсәрләрен сәнгатьле сөйләүче Валентина Лукина да бар. Мария Дорофеева барысын да оештырырга булыша. Тагын бер ярдәмчем – 1нче лицей укучысы Иван Аброськин. Ул концертка кадәр берничә сәгать алдан килеп, аппаратура урнаштырырга һәм җыярга булыша. Концерт программалары белән без Булдырьга, Кубасска бардык, Чистай Выселкасында Елена Горелышеваның юбилей кичәсендә катнаштык. Безне анда җылы кабул итәләр. Балык Бистәсеннән дә бик күп яхшы тәэсирләр алып кайттык, анда без узган ел, «Яз» коллективы бездә чыгыш ясаганнан соң, бардык. Кыскасы, без күңелен, көчен һәм талантын башкаларга бүләк итәргә әзер кешеләр белән эшлибез.

Биредә яшәүчеләрнең сезне фонтанны саклаучы дип атавын беләм, бу хакта сөйләгез әле.

Әйе, шулай, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Алар шундый исемне миңа быел куштылар. Эш шунда, быел җәй көннәрендә мин һәр иртәне скверга килеп, фонтанны чүп-чардан чистарттым һәм аны кабыздым, ә кич белән аны сүндерә идем. Фонтан янында савытларда чәчәкләр үсүен күргәнсездер. Бу да минем эшем. Матур бит?

Әйе, бик матур. Ни кызганыч, бездә чит хезмәтне бәяләмәүчеләр дә җитәрлек. Мин эскәмияләрне ватучы, чәчәклекләрне җимерүчеләр турында. Сезнең карашка, кешеләр ни өчен шулай эшлиләр?

Күпчелек очракта бу яшь­ләрнең эше. Минемчә, барысы да тәрбиядән килә, замана йогынтысы да бардыр. Күпләр моны танылу һәм күбрәк лайк җыю өчен эшлиләр, барысын да видеога төшерәләр һәм Интернетка куялар.

Моның белән ничек көрәшергә кирәклеген дә белмим. Нинди дә булса мавыгулары булса, начарлыкка вакыт азрак калыр иде. Безнең скверда да берничә көн элек ике эскәмияне урыныннан каерып алып, икенче урынга күчергәннәр иде. Ремонтларга туры килә, бу эштә безнең микрорайонның идарәче компаниясе булыша. Гомумән, эскәмияләр турында сөйләсәк, аларны чатырлар эченә күчерү идеясе бар, тагын берничәсен аллея буйлап урнаштырырга телибез. Тамашачылар соравы буенча берничә эскәмияне концерт мәйданчыгына куйдык. Аларны, шулай ук сквер исеме язылганарканы, чәчәкләр өчен вазоннарны ТҖС белән берлектә әзерләнгән грант акчасына урнаштырдык.

Тагын нинди мавыгуларыгыз бар?

Минем кечкенә генә бакчам бар, анда яшелчә, чәчәкләр үстерәм. Актив яшәү рәвеше алып барырга тырышам, велосипедта йөрергә яратам. Үземне формада тотам.

Сезнең киләчәккә планнарыгыз нинди?

Безнең киләсе елга планнарыбыз зурдан, иң мөһиме, бернинди авырулар гына комачауламасын. Без май аеннан башлап халыкны төрле концерт программалары белән сөендерергә планлаштырабыз. Кадерле тамашачыларыбыз, без сезне яратабыз!

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев