Сине якты йолдыз итеп күңелләрдә сакларбыз!
Тормышны өзелеп яратучы Рифкать Гәрәйхан улының арабызда юклыгына һич тә ышанып булмый.
Бу язмамны «Энҗеләр» һәм «Ступени» әдәби берләш мәләре әгьзасы, Кояш Тимбикова премия се бүләге иясе, язучы-тәрҗемәче Рифкать Гәрәйхан улы Гардиевның якты истәлегенә багышлыйм.
Йөрәкнең юк якшәмбесе,
Йөрәкнең юк шимбәсе.
Гомер буе бертуктаусыз
Тибрәләсе, тибәсе!
Әйе, тирбәләсе, тибәсе тиешле, гаиләсен, балаларын, туган шәһәребез кешеләрен сөендереп, безгә үрнәк булырдай алтын бәһасенә торырлык шәхесебезнең йөрәге тибүдән туктады. Акыл белән дә, күңел белән дә кабул итеп булмый бу халәтне. Асыл кешеләрне, кемнәрнең иң газизләрен аяу сыз чир бернигә дә карамый арабыздан алып китеп бара.
Р.Гардиев 1988 елдан Бөтен россия сукырлар җәмгыяте Чис тай территориаль башлангыч оешмасы рәисе хезмәтен башкарды.
1988 елда аны Бөтен россия сукырлар җәмгыятенең Татарстан идарәсе Президиумы әгьзасы итеп сайлыйлар.Ул һәрчак актив һәм сәламәт тормыш алып бара. Шашка, кул көрәше һәм авыр атлетика буенча күрмәүчеләр арасында уздырылган шәһәр һәм Республика ярышларында катнаша.
1994-1998 елларда Татарстан Ресбубликасы оештырган инвалидлар сәнгате бәйгеләрендә, нәфис сүз бәйгеләрендә катнаша. 2000 елда беренче шигырьләре дөнья күрә. Ул 10 китап авторы. Үзәк китапханә каршында эшләп килүче берләшмәләрнең актив язучысы булды һәм аңа 2012 елда Кояш Тимбикова премиясе бүләге тапшырылды. Безнең үзәк китапханәдә «Салмак кына алга таба атлыйм», «Тепло сердец Вам возвращаю», «Мне по душе любое время дня» һәм башка китаплары бар.
Чистай шагыйрәсе В.Г. Сол датованың шәхси типогра фиясендә «Слова, идущие от сердца», «У сердца не бывает выходных» дип исемләнгән шигырь җыентыклары басылып чыкты. Хәзерге заман интеллектуаль сәнгать буенча Рәсәйнең 11 төбәгендә булып егермедән артык кубокларда катнаша ул. Бик күп бәйгеләрдә үрләр яулый. Автор-башкаручы В.Г. Солдатова белән үзләренең иҗатларын халыкка җиткерделәр, Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрендә булып илгә танылдылар.
Балаң сыман синең шигырь юлың,
Шигырь юлың – бәгырь түредәй.
Җаның утын саклап җирдә яшәр,
Иҗатыңның иң зур үредәй!
Еллар дәверендә сикәлтәле юлларны урап уза белүче, көчле ихтыярлы, һәрбер туган көнгә, туган таңга куанып яши белүче, зур иҗат үрләренә үрләгән, уңышлар яулаган, тәрбияле, кешелекле дә, кечелекле дә идең син. Гаиләңә нык лы терәк, балаларыңа кадерле әти, хезмәттәшләреңә үрнәк җитәкче, сынауларны яшьли татып сыналмаган, сынмаган, чарасызлыктан башын аска иеп, упкынга тәгәрәгәннәргә үрнәк булырдай, асыл кеше дә идең син.
Күңелләрнең иң түрендә һәрчак якты маяк булып янарсың, кадерле кешебез. Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын! Амин!
Зөһрә Җаббарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев