Син һәр өйгә күпме шатлык һәм бәхет китерәсең!
Озакка сузылган яңгырлардан, кисәк салкынайтулардан соң җылы һава торышы кәефне күтәреп җибәрде.
Бу исә таныш-дусларның, иртән иртүк зур сумкалар белән шәһәр һәм район урамнарына юнәлүче хат ташучыларның елмаюларыннан да ачык күренә.
Шәһәрнең үзәк бүлекчәсендә тиз генә әңгәмә корып алабыз.
– Минем карамакта унннан артык урам, – дип эше белән уртаклаша тыныч холыклы, акыллы ханым Лариса Загвозкина, – меңнән артык клиентка хезмәт күрсәтәм. Башта авыррак иде, хәзер исә көндәлек ун километрга сузылган маршрутны сизмим дә диярлек, чөнки һәр кешегә күңелле бүләкләр – газеталар, журналлар, хатлар, субсидияләр алып барам.Күп кенә ветераннар миңа бик якын кешеләргә әверелде. Берәвенә заказ буенча дарулар, икенчесенә оныгына курчак алып барам, «Чистопольские известия»не даими алдыручы җиде кешегә газета илтәм.
Алты бала анасы, унике ел почтальон хезмәтен башкаручы, шәһәр секторына хезмәт күрсәтүче Татьяна Сытинаның да эше аз түгел. Аның өч баласы Казан тимер юл техникумын тәмамладылар. Кызы Наталья әнисе эзеннән китте. Ул Галактионов авылында хат ташучы булып эшли, әнисенә өч онык бүләк итәргә дә өлгергән.
– Ияләнеп кенә калмыйча, бар күңелем белән үз коллективыма беректем, – дип елмая ул, – клиентларымны, ярдәмгә мохтаҗ, үзләренең шатлык- борчулары белән бүлешүче өлкәннәремне кемгә калдырыйм?! Алар белән аралашканда рухи яктан байыйм, рәхәтлек, канәгатьләнү хисләре кичерәм.
Коллективта шат күңелле, оптимист, мөлаем хезмәткәр Наталья Главнованы якты йолдыз дип йөртәләр. Ул шәһәрнең иң озын үзәк урамнарына хезмәт күрсәтә, газета-журналларга иң оста яздыртучы гына түгел, җырчы да, кулинария остасы, төрле күңел ачу һәм башка чараларда актив катнашучы.
Без биредә шулай ук күпбалалы гаиләдән булган тыйнак егет Николай белән очраштык. Ул – әнисе поч та хезмәте ветераны Надежда Кокоркинаның ышанычлы ярдәмчесе.Шулай ук язылу компаниясен оештыру буенча әйдәүче инженер Елена Куликованы, операторлар Ольга Сафинаны, Гөлнара Хәсәншинаны, үз һөнәре буенча барлык хезмәт баскычларын узган район ара почтамп язылу төркеме җитәкчесе Гүзәлия Хаматгалимованы да очраттык.
– Газета-журналларга язылуны уңышлы башкару өчен муниципаль район хакимияте, газета редакциясе, предприятиеләр, авыл җирлекләре белән хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга кирәк. Ул шулай ук иң яхшы почта бүлекчәләрен җитәкләүче тәҗрибәле белгечләрне атады. Болар – Эльвира Алиева, Гүзәл Хәйруллина, Татьяна Новикова, Гөлнур Галиева һәм башкалар.
Әлеге үз эшләренә бирелгән, хезмәт сөючән ханымнарның эшләренең катлаулы, четерек ле булуы хакында сөйләгәндә, күңелдә үзеннән-үзе сорау туа. Аларның хезмәте ничек бәяләнә соң? Иң түбән разряд буенча – аена 15-16 мең. «Россия почтасы»н хосусыйлаштыру буенча зурдан кубып сөйләгән реформалар, аның җитәкчелеген анда-монда чакыртып йөртүләр, почта хезмәткәрләренең хезмәт хак ларын күтәрү турында онытылган май вәгъдәләре бик аз нәрсә генә үзгәрттеләр. Урыннарда кадрлар белән проблемалар шуннан килеп чыга да инде. Эшсезлек югары дәрәҗәдә булганда да кешеләр хат ташучы булып эшкә керергә атлыгып тормыйлар
Хат ташучылар авырап киткән яисә пенсиягә чыккан очракта хезмәт күрсәтү участок лары почтальонсыз кала, хат ташулар, корреспонденцияләр китерү өзелә. Болар барысы да язылучыларда канәгатьсезлек китереп чыгара.
Соңгы елларда басма матбугатка язылуны үстерү түгел, ә булган дәрәҗәдә саклап калу да авырлашты, чөнки гаджетлар, планшетлар, ягъни мәгълүматның башка төр чаралары белән коралланган кешеләрдә, күбесенчә яшьләрдә газета-журналлар белән кызыксыну кими бара.
...Иртәнге җылы очрашулардан соң почта хезмәткәрләре яңадан үзләренең яраткан эшләренә керешәләр, газета-журналлар алучыларга аралашу шатлыгы, күңел җылысы бүләк итәләр.
Үземнең язмамны хат ташучыларга җылы мөрәҗәгать белән төгәллисем килә: «Хөрмәтле хат ташучы! Син һәр өйгә күпме шатлык һәм бәхет китерәсең!»
Геннадий Абрамов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев