Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Син анда барма... Башыңа кар төшә!..»

Һава температурасы күтәрелү белән түбәләрдән, балконнардан боз кисәкләре асылынып тора башлый, алар үтеп баручыларның сәламәтлекләренә зур куркыныч тудыра.

«Әй, гражданин! Син анда барма, монда бар... Алайса башыңа кар төшәчәк!» Бу танылган совет фильмындагы фраза бик күпләргә таныш.Әгәр дә ул февральдә бик актуаль дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Яңалыклар лентасында төрле шәһәрләрдән түбәләрдән кар һәм боз кисәкләре очып төшүләре турында хәбәрләр ишетелеп кенә тора.

Бәхеткә каршы, Чистайда быел андый күренешләр күзәтелмәде. Әмма фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен  җавап­лы кешеләргә  һәрвакыт уяу торырга кирәк.

Әгәр дә ул шәхси йорт булса, түбәне аның хуҗасы чистартырга тиеш. Күпкатлы йортлар өчен идарәче компанияләр  һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Аларга даими рәвештә түбәләрдәге карны һәм бозны чистартуны күзәтеп торырга, махсус хезмәтләр белән килешүләр төзергә кирәк. Түбәләрне чистартырга менүчеләр  моңа өйрәтелгән булырга тиешләр.

Әлеге мәсьәләләрнең барысын да административ-техник комиссия һәм тәртип саклауның терәк пункты (ОПОП)  хезмәткәрләре контрольдә тота. Ведомство җитәкчесе Айрат Әхмәтшин әйтүенчә, хәзерге вакытта инспекция эшчәнлегенең иң төп бурычларыннан берсе –түбәләрнең үз вакытында кардан һәм боздан чистартылуын тикшерү.

– Шәһәр һәм район башкарма комитеты вәкилләре кебек үк безнең белән дә даими рәвештә шәһәр буенча тикшерүләр үткәрелә. Бина түбәләренең торышын тикшерәбез. Аеруча игътибарны күпкатлы йортларга, шулай ук сәүдә объектларының  керү зоналарына юнәлтәбез. Халык күп йөри торган урыннарда боз сөңгеләрен һәм каткан бозларны юк итү  бик мөһим. Без түбәләр чистартылмаганын күргән очракта хуҗалар белән гәпләшәбез, аларны административ җаваплылык турында кисәтәбез. Безнең төп максат – фаҗигаләр китереп чыгармау, – дип сөйли Айрат Рәис улы.

Иминлек мәсьәләләре бина һәм коммуналь хезмәтләр хуҗаларына гына кагылмый. Бу хакта биналар һәм йортлар тротуарлары тирәсендә йөрүче кешеләр дә уйланырга тиеш. Куркыныч хәлләр килеп чыкканда үзеңне сакларга тырышырга кирәк. Безнең һәркайсыбызның үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, тротуарның кызыл лента белән әйләндереп алынганын күргәне бар.  Димәк, бу җиргә боз сөңгеләре яисә бозлы кар төшү мөмкинлеге бар дигән сүз. Әмма кайбер кешеләр кисәтү билгеләре торуга да карамастан, турыга баруларын дәвам итәләр. Вакытны экономиялибез дип, алар үзләренең тормышларын куркыныч астына куюларын уйламыйлармы икән?

Кышкы-язгы айларда автомобилист хуҗаларына үзләренең машиналарын биналар янында куеп калдырганда бу хакта уйланырга кирәк.

Барыбызның да уяу булуы сорала!  Чөнки һәр кеше яшәгән биналарның һәрберсе янына куркынычсызлык турында билге куеп бетерә алмыйлар ләбаса!

Сорау катгый. Әгәр дә җа­вап­лы кешеләр, административ-техник инспекция ке­ше­ләре  кисәтүдән соң да, түбә­ләрне чистартмасалар, төзекләндерү кагыйдәләренә нигезләнеп, мондый затларга штраф салына. Физик затларга әлеге сумма 2 меңнән 3,5 меңгә кадәр. Вазифаи затларга (шәхси эшмәкәрләргә) – 15 меңнән 30 меңгә кадәр.  Юридик затларга исә 200 меңнән 300 меңгә кадәр түләргә туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев