Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигъри почмак

...

 

ШәҺәребезнең «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы, хөрмәтле Әбүбәкр хәзрәт җанәпләре, бер җыенда, язучылыкка кагылышлы кызыклы кыйсса сөйләп узган иде. Ханнар чорында, бер мәмләкәтнең ханы болай дип игълан иткән: «Язучылар, шагыйрьләрнең язган әсәрләре кәгазьләрен үлчәүгә куеп үлчәп, үлчәм күрсәткән чаклы санда алтын белән түлиячәкбез!», – диеп әйткән ди, имеш... Шуннан бер язучы-шагыйрь утырган урыныннан кузгала да, «Хөрмәтле ханым! Мин күңелемдә туган барлык шигъри юлларымны ташка язган идем. Ташларда гына язу ышанычлы саклана бит дип уйлаган идем!..» – диеп тә өстәгән, ди... Хан сүзе, хан сүзе була бит инде! Җитмәсә, зур халык җыенында, зурлап, игълан ителгән дә булгач. Һәм дә хан, язулы ташны алып керергә боера! Шулай итеп, ташны үлчәүгә куеп, үлчиләр. Һәм үлчәү саны күрсәтүе буенча күләмдә алтын белән түләргә мәҗбүр була Хан.

 

Ташка!

(Бераз Кол-Галигә ияреп)

 

Кайчак шулай уйланыплар булса сәнә;

Ул мәсъәлә, бу мәсьәлә, һуш нәрсә лә...

Әллә ниткән уй-фикерләр тибә башка.

Фикер-фәлән туа икән, яз дим ташка!..

Ташка сыйган, безгә чаклы язган гомер.

«Таш – җансыз», – дип

һич тә уйлау дөрес түгел!

Җан сөйгәнең, яратыплар ачса караш,

Эреп китәр күңелеңдәге таулардай таш!

Гомер-гомер яхшы, яман ташка сыйган.

Гасырларның хәтерләрен

ташлар җыйган...

Таш гасырдан, безнең чорга җитеп имди,

Дәверләрнең моң-зарлары көен көйли...

Кол-Галиләр, Кандалилар, Ибн-Фатлан,

Безнең җанга хуш килерлек

моңын тапкан!

Башкаеңны кайгылыктан орма ташка!

Ташкай да да хис-тойгы бар...

Уйла башта!..

Ташны уйлап, болай гына әйтү түгел.

Яхшылыкка, ямьлелеккә ургый күңел...

Күңелемдә күпме ялкын кабынмасын,

Йөрәгем дә, уйларым да, тулы-башта...

Күчерәсең килә икән, күчер ташка!..

Эремичә, югалмыйча сакланачак

Гомер-гомер уй-фикерең шушы ташта...

...Миллионнарның гомерен алган сугыш,

Халык күңеленә салынган...

Батырларның каҺарманлыклары

Ташка күчерелеп язылган.

Фашист ерткычлары Илгә килгәч,

Каһарманнар баскан аркылы!

Батырларның каны-җаны бергә

Ташка әверелгән ахыры...

Өерелеп килгән шул дәҺшәткә,

Беренчеләр булып алынган,

Батырларның үлемсезлекләре

Брест ташларына язылган!..

Сугыш алып киткән югалтулар

Исемнәре күчкән ташларга!

Җир күтәрмәс хәсрәт-кайгы

Кайный...

Ташка әйләнердәй башларда...

...Мәрмәр ташны ярып шыта гөлләр.

Бу могҗиза-җаннар күңеле?!.

Миңа калса, мәрхүмнәрнең җаны

«Хәтерлә!» – дип, дәшү түгелме?..

Сугыш җиле узган һәрбер илдә,

Батырларның каны түгелгән.

Яман-яуга каршы бер безнең ил

Күтәрелгән курыкмый үлемнән

Тик илебез халкы күтәрелеп,

Гомерен куйган-илен саклауга!

Илебезне азат итә-итә,

Европаны күчкән яклауга.

Ул җирләрдә күпме каннар аккан,

Күпме батыр куйган башларын

Уйланудан чатнап ярылырлык

Булыр иде мәрмәр ташларның!

...Табылырмы икән шундый үлчәү,

Шул ташларны җыеп үлчәрдәй?..

Нинди ханнар бәя куяр микән,

Югалтулар чутын үлчәүгә?..

 

Тәбрис Гыймалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев