Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигъри җанлы авылдашларым

Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Безнең Гаделша авылында да төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән якты эз калдыра торган авылдашларыбыз бар.

Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына безнең арада яшиләр, эшлиләр. Авылыбыз талантларга искиткеч бай: җырчылары, оста гармунчылары, кул эше осталары, бакчачылары, шигъри җанлы кешеләре белән дан тота.

Гомер ага да ага. Шушы ыгы-зыгы арасында бер-беребезгә игътибарыбыз да җитеп бетми, кемнеңдер талантын күреп тә бетермибез. Ә бит янәшәбездә үзләренең тыйнаклыгы, гадилеге белән аерылып торучы, һәр кешенең күңелендә булган уйларын, кичерешләрен җанга якын шигырь юллары белән әйтеп бирүче авылдашларыбыз бар. Билгеле, һәр авылдашыбызның үз язу стиле, үз темасы, үз әйтер сүзе, үз фикере.

Буыннардан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр сак­лана. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – ул әдәби хәзинә.

Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: затлы исемен, нәселен, мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән – син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди исем калдыруың – синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгелиләр. Мирас калдыра алган кеше – бәхетле. Мирас – адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте. «Туган ягымның шигъри җанлы кешеләре» китабында Гаделша авылында гомер итүче, буш вакытларында шигырьләр язучы авылдашларыбыз Ирина Хәмидуллина, Хәния Латыйпова, Роза Сафина-Ибраһимова, Ләйсән Гарифуллина-Миңнекее­ва­ларның төрле елларда иҗат иткән шигырьләре тупланды. Ул шигырьләрнең һәрбер юлы – киләчәк буынга васыять булып калырлык олы мирас.

Китап Чистай районы Гаделша авылы китапханәсенең «Авылыбызның талантлы кеше­ләре» проекты буенча грант откан Татарстан Респуб­ликасы Хөкүмәте бүлеп биргән акчага басылды.

Рәзилә Сәгыйтдинова, китапханәче

Сүз кыйммәте

Үлчәүләргә салып, үлчәп булса,

Үлчәр идем сүзнең кыйммәтен.

Җан азыгы булган җылы сүздә

Күпме бәхет, яшәү рәхәте.

Күпме боздай җаннар эрегәндер

Матур, татлы, асыл сүзләрдән...

Күпме таш йөрәкләр,

сизми калып,

Йомшак күңеллегә үзгәргән.

Бәгырьләрне йөзгә телеп әйткән

Авыр сүзме, әллә кыйммәтле?!

Онытылмый, җанны өшетә ул,

Гомер буе өзеп үзәкне.

Капылт искә төшә, вакыт юмый:

Сүз ярасы озак төзәлә.

Җөе кала, истәлеге булып,

Күләгәсе кала йөзләрдә...

Үлчәүләргә салып, үлчәп булса,

Үлчәр идем, һич тә иренми...

Аллаһ Үзе барын үлчәп тора,

Әле безгә генә күренми.

Ирина Хәмидуллина

 

Җир – Ана

Җир җылысы иңнәремә иңә,

Җир җылысы мине җылыта.

Җир җылысы миңа илһам бирә,

Көйсезләнгән чакта юата.

 

Җир-Анабыз безгә рөхсәт бирә,

Күкрәгенә басып йөрергә.

Шөкер итеп җиргә басып йөрим,

Дус-ишләр белән бергә-бергә.

 

Җир-Анабыз безгә икмәк бирә,

Кинән, шөкер итеп аша, ди.

Тирә-якка күз сал, уйлан, сана,

Күрче, гөнаһларың тама, ди.

Рәнҗетмикче, дуслар,

Җир-Ананы,

Арындырыйк аны чүп-чардан.

Изге уйлар гына уйлап яшик

Күңелебез булсын ак кардан.

Хәния Латыйпова

 

Алма апага

Апаларның төрлесе бар:

Чиялесе, баллысы...

Бездә менә иң тәмлесе -

Апаның алмалысы.

 

Алма апа дип яратып,

Кечкенәдән дәшәбез.

Бүгенгедәй матур яшә,

Безнең якын кешебез.

 

Ике улың - горурлыгың,

Инде кызың да булды.

Сиздермичэ ага гомер-

Шөкер, илле дә тулды!

 

Алманың иң тәмле чагы -

Пешеп кенә киләсең.

Яши-яши тормышның да,

Тәмен кубрәк беләсең.

 

Алдагы көнең дә һәрчак

Бүгенгедәй гөрләсен!

Гел шулай бәхетле яшә,

Көнләштереп hәммәсен!

Ләйсән Миңнекеева

 

Якты юл

Мәчет сукмагыннан атлый кеше,

Уенда ни? Аллаһ белүче.

Үзе белә, нәрсә уйлап атлый,

Аллаһ йортына ул килүче.

 

Җанында дим, давыл ярсыганмы,

Үзгәрт, үзгәрт, диеп, карашың!?

Уң як фәрештәсе уй салдымы,-

Уйла, диеп, мин ни язасын!?

 

Ялгыш сукмаклардан атлый-атлый,

Уйлар үзгәргәнме яхшыга?

Бер Аллаһым үзе белүчедер,

Бу сукмагы илтсен яктыга.

 

Соңламаган әле, соңламаган,

Дөрес сукмак буйлап атлый ул.

Туганда салынган иман нурын

Югалтмаган, күрче, саклый ул.

 

Кичер, Раббым! Якты иман нуры

Нурга күмсен аның сукмагын.

Уң як фәрештәсе язсын көн дә:

«Бәндәм син, - дип,- җәннәт сайладың».

Роза Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев