«Шундый кешеләр булганда бакчалар чәчәк атар»
Владимир Маяковский шигырендәге әлеге юлларны күп фатирлы йорт тәрәзәләре астында үз куллары белән чәчәк атучы бакча булдырган лаеклы ялдагы Галина Хисаметдиновага юлларга мөмкин.
Һәркөнне үз подъездыннан чыкканда Полющенков урамы 28/1 адресы буенча урнашкан күпкатлы йортта яшәүчеләр әлеге гүзәллеккә сокланып туя алмыйлар. Болар барысы да Галина Хисаметдинова ярдәме белән булдырылган. Нәкъ менә ул биш катлы йортның тәрәзәләре астында кечкенә генә чәчәкләр бакчасы ясаган.
Үз куллары белән матурлык тудыручы әлеге энтузиаст хакында без аның редакциягә шалтыраткан күршесеннән белдек.
Галина Николаевна белән очрашу турында килешеп, күрсәтелгән адрес буенча юл алдык. Телефоннан сөйләшкәндә искә алынган подъездны бик тиз таптык – күз явын алырдай чәчкәләр әллә каян күренеп тора иде. Язмабыз героинясын исә клумбаларда эшләп йөргән ваытында очраттык.
– Исәнмесез! Сездә нинди матур! – дип кычкырып җибәрдем мин соклануымны яшереп кала алмыйча.
– Рәхмәт, тырышабыз! Ошатуыгызга мин бик шат, – дип елмайды Галина Николаевна.
– Подъезд янында чәчәк ләр утырту идеясе каян кил де? – дип кызысынам әңгәмәдәшем нән.
– Мин бу йортка 2019 елның декабрендә күчеп килдем. Шул вакытта ук миндә чәчәкләр утырту, ишегалдын тагын да матуррак, ямьлерәк итү идеясе туды. Шуңа күрә дә февральдән башлап чәчәк орлыклары утырта башладым. Язын чәчәкләр утырту өчен җирне казырга кирәк иде. Миңа Иван Пашагин ярдәмгә килде, ул безнең күршебез, шул ук вакытта ишеалды себерүче дә. «Ваня, чәчәкләр утыртабызмы?» дип сорадым мин аңардан. Ул исә: «Һичшиксез!» дип җавап бирде. Дөресен әйтим, ул хупламаса, мин үзем генә тәвәккәлләмәс тә идем. Без Иван белән икәүләшеп, ярты участокны казып чыктык, чәчәк үсентеләрен утырттык, су сиптек, тәрбияләдек, җәен чәчәкләребез чәчәк ата башладылар. Аннары безгә бу бик ошап китте, клумбаның икенче өлешен дә казыдык, хәзер безне матур чәчәкләр клумбасы сөендерә, – дип сөйли пенсионер.
Башта Галина Николаевна суны үзенең дүртенче катта урнашкан фатирыннан алып төшеп сибә. Пенсионер сүзләренә караганда, аңа 6-8 тапкыр төшеп менәргә туры килгән. «Чиләкләр белән генә ташып бетереп булмас», – дип уйладым мин. Йорттан ишегалдына су чыгартуга ирештек. Подъездда яшәүчеләргә мөрә җәгать иттем, алар бердәм рәвештә мине хупладылар, без акча җыелышып, шланг сатып алдык, аны урнаштырдык. Хәзер рәхәтләнеп чәчәкләребезгә су сибәбез, – ди Галина Николаевна.
Әлеге клумбада нинди генә чәчәкләр юк! Лилияләр, георгиннар, петуньялар, сальвияләр, бархоткалар, розалар, гладиолуслар, япон ирислары... Мин беренче тапкыр күргәннәре дә бар, мәсәлән, рудбекия. Барысы да шаулап чәчәктә утыра, аларның гүзәллегеннән күзләр камаша...
– Минем иң яраткан чәчәк ләрем – розалар. Әмма бу башкалар миңа ошамый дигән сүз түгел, алар барысы да минем күңелемә хуш килә. Карагыз, алар нинди матурлар! Искитәрлек! Берьеллыкларны да, күпьеллыкларны да утыртам.Әмма шулай да җәй буе чәчәктә утыручыларына өстенлек би рәм. Ел саен яңаларын өстим. Әгәр берәүләрдә яңа чәчәк күрсәм, үсентесе яисә орлыгы белән бүлешүләрен үтенәм. Апам күп чәчәкләр бирә, шулай ук сатып та алам. Шунсыз булмый, – дип билгеләп үтә Галина Николаевна.
Без килгән көнне дә ул Иван белән бергәләп гортензияләр утыртты. Аны Галина Ивановна күптән түгел генә сатып алган.
– Ниһаять, хыялым тормышка ашты! – дип шатлана ул.
Галина Николаевна хәзер гесе вакытта лаеклы ялда. 40 елга якын ул инглиз теле укытучысы булып эшләгән, шуның 20 елын 6нчы номерлы мәктәптә. Яшь чакта яраткан шөгыленә вакыт җитмәгән, пенсиягә чыккач рәхәтләнеп чәчәкләр үстерә башлаган.
– Чәчәкләргә мәхәббәт миңа әниемнән күчкәндер дип уйлыйм. Безнең йорт янында һәрвакыт матур һәм рәхәт иде. Мин хәзер дә шулай булуын телим. Мин чәчәкләрне караудан канәгатьлек алам, җирне яратам аңарда эшләү миңа бик тә ошый. Мин биредә эшләгәндә җаным һәм тәнем белән ял итәм. Ә синең хезмәтең кешеләргә ошаганда аеруча күңелле. Алар киләләр, карыйлар, сокланалар, фотога төшерәләр, рәхмәт әйтәләр, сәламәтлек телиләр. Тагын нәрсә кирәк? Күңелле бит! Шунысын да әйтергә кирәк, безнең подъездда яшәүчеләр бик тату, ишегалдында да матур, чис талык хөкем сөрә, беркем дә үз артыннан чүп калдырмый. Гомумән, безнең бик ярдәмчел күршеләр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр, – дип горурланып сөйли Галина Николаевна.
– Мондый кешеләргә премия бирергә, бүләкләргә кирәк! Әнә нинди гүзәллек тудыра бит ул!Мондый матурлыкны барыбыз да яратабыз, барыбызга да рәхәт! – ди икенче кат тәрәзәсеннән безне күзәтеп торган ир-ат.
Әлеге йортта яшәүче Елена да алар белән килешә.
– Ихластан әйтәм, без күршедән уңдык. Менә ике ел инде чәчәкләр үстерә, аларны тәрбияләп тора. Вакыт булганда мин дә ярдәм итәргә тырышам. Ә кич белән без эскәмиядә әлеге матурлыкка хозурланып утырабыз, тәмле хуш исләреннән башлар әйләнә, – дип сөйли ул.
Без шулай ук Галина Иванов на ның төп ярдәмчесе Иван Пашагин белән дә аралаштык.
– Мин бик теләп Галина Николаевнага булышам. Беркемнең дә килеп эшләвен көтеп тормаучы, үзе инициатива күрсәтеп, йорт тирәсендә матур булсын өчен бар күңелен, тырышлыгын бирүче кешеләр булуы бик яхшы. Алар йорт тирәсендә чисталык, матурлык, рәхәтлек хөкем сөрсен өчен тырышалар, – дип ассызыклый әлеге яшь кеше. Безнең әңгәмә ахырында Галина Николаевна чәчәкләрне фотога төшерүне,фотоларны аның белән уртаклашуыбызны үтенде. Кышын, клумбаны кар каплагач, ул кәнәфигә утырып, чәй эчә-эчә, аларның матурлыгына сокланачак.
– Менә мин шундый инде, чәчәкләрне үлеп яратам! – дип елмая Галина Хисаметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев