Штраф түләмәгән өчен тоткарлаганнар
Кичке якта ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре өстендә шактый зур суммада административ штраф исәпләнгән яшь машина йөртүчене тоткарлыйлар.
Өстендә җиде мең ярым сум күләмендә бурыч торса да, ул аны түләргә ашыкмаган. Шуның өстенә өч штрафның срогы чыккан, ягъни күрсәтмә чыгарылган көннән башлап аны түләүгә бирелгән 60 көн узган. Аның мөнәсәбәтендә РФ «Административ хокук бозулар кодексы»ның 20.25нче маддәсе, 1нче өлеше «Административ штрафны вакытында түләмәү» буенча өч беркетмә төзелгән. Тоткарланучы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частенә китерелгән. Шушы бозу өчен берничә тәүлеккә административ кулга алу каралган яки элеккеге бурычка штрафның икеләтә суммасы өстәләчәк һәм нәтиҗәдә шактый зур сан килеп чыгачак!
Еш кына мондый очракларда күзәтелгәнчә, яшь кеше аклана башлый: янәсе беренче тапкыр ишетәм, мин бу кагыйдә бозулар турында белмәдем дә. Әмма аларның барысы да фото, видео приборлар белән түгел, ә шәхсән юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан кагыйдә бозган өчен беркетмәләр төзеп теркәлгәннәр һәм машина йөртүче аларның һәрберсенә кул куйган.
– Ул моңа кадәр иминлек каешлары кулланмаганы, дәүләт номерлары укылмый торган машина белән идарә иткәне, караңгылатылган пыяла өчен җавапка тартыла, – дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Владислав Воляков. – Шунысы гаҗәп, машина йөртүче мондый очракларда салынган штрафларны түләүдә 50 процент ташламадан файдаланмаган. Штрафны күрсәтмә чыгарылган көннән 20 көннән дә соңга калмыйча түләгән очракта аның күләме бермә-бер кимиячәк.
Барысын да вакытында эшләргә кирәк, әмма иң яхшысы билгеләнгән юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев