Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәһәрнең ике микрорайонында тренажерлар куелган ачык мәйданчыклар барлыкка килде.

Сәламәт булыйм дисәң, тренажерда шөгыльлән

 «Урам тренажерлары куелган спорт мәйданчыклары» проекты «Татнефть» хәйрия фонды грантына конкурста «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә җиңүче булды.

Бу 24 урам тренажеры сатып алырга һәм аларны шәһәрнең ике микрорайонында урнаштырырга мөмкинлек бирде.

Спорт залларына еш йөрү мөмкинлеге булмаган балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр ел әйләнәсе үзләренә уңайлы вакытта һәм бушлай тренажерларда шөгыльләнә алачаклар.

Грант ярдәме алган проект ны мөхтәсибәт вәкилләре эшләгәннәр һәм хәзер тормышка ашыралар. Проектның төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк чистайлыларны спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Тренажерлар «Нур» һәм «Әнәс» мәчетләре каршында гы спорт мәйданчыклары янында урнаштырылган, анда яңа җиһаздан нәтиҗәле файдалану өчен барлык шартлар тудырылган. Территорияләр видеокүзәтү системасы бе лән җиһаз ландырылган, тәүлекнең караңгы вакытында яктыртыла, бу хәтта кичен дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Проект өстендә эшләү барышында өйрәнелгән урам тренажерлары конструкцияләре Россия һәм Европа сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларына туры килә һәм ГОСТ таләпләренә туры килүне раслаучы сертификатларга ия. Моннан тыш, алар 7 яшьтән башлап балаларның һәм өлкәннәрнең барлык төркем мускулларына исәпләнгән.

Өлкән буынның ничек шөгыльләнүен без, «Чистай-информ» корреспондентлары да, карап кайттык. Пенсия яшендәге хатын-кызларның тренажерларда күнегүләрне җиңел башкаруларын күргәч, без гаҗәпләндек. Мәчет каршындагы курсларда белем алучы бер төркем укучылар дәресләр арасындагы тәнәфесләрне менә шулай, файдалы итеп үткәрәләр икән.

– Безнең дәресләр октябрь аенда башланды. Дәресләрдә икешәр сәгать тәнәфессез утыруы авыр. Шуңа күрә спорт мәйданчыгы янында тренажерлар куелгач, без дәресләребезне төрлеләндерергә, үз сәламәт легебезгә, физик активлыгыбызга игътибар итәргә булдык. Ислам үз сәламәтлегеңә сакчыл караш таләп итә, бу һәр мөселманның бурычы. Бу идея күңелемә хуш килде, барысы да рәхәтләнеп шөгыльләнгәч һәм ял итеп алгач, яңадан дәресләргә керешәләр, – дип билгеләп үтте «Нур» мәчете укытучысы Рамилә Хәйбуллина.

Хатын-кызлар төрле төрдәге тренажерларда шөгыльләнергә өлгерәләр.

– Безгә мәйданчыктагы һәр тренажерда шөгыльләнү бик ошый. Проектны уйлап тапкан, җиһазлар сатып алган һәм урнаштырган һәркемгә рәхмәт. Хәзер без рухи белем генә алып калмыйча, сәламәтлегебезне дә ныгытабыз, – дип ассызыклады Зәйтүнә Сафина.

Бу мөмкинлектән үсеп килүче буын да файдалана. Әлеге мәйданчык шушы микрорайоннарда яшәүче малайлар һәм кызлар өчен буш вакытларын уздыруның менә дигән урынына әйләнгән.

– Без дусларым белән бирегә еш киләбез. Монда теләсә кайсы вакытта шөгыльләнергә: мускулларны ныгытырга һәм буш вакытны файдалы үткәрергә мөмкин. Кыш көне, әлбәттә, күп нәрсә һава торышына һәм мәктәптәге мәшгульлеккә бәйле, шуңа күрә без көч дәресләрен системалы рәвештә үткәрү өчен җәйне түземсезлек белән көтәбез, – дип уртаклаша Илья.

Халыкны физик культура белән шөгыльләнүгә массакүләм җәлеп итү өчен проектны оештыручылар волонтерлар белән берлектә спорт-массакүләм чаралар, ярышлар, акцияләр, шулай ук консультатив дәресләр үткәрергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев