Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрлеләргә булачак яр буе проектын тәкъдим иттеләр

Бу проект Бөтенроссия конкурсында җиңәрме – бу хакта сентябрьдә билгеле булачак.

Моннан берничә ай элек Казан архитекторлары кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча иң яхшы проектлар бөтенроссия конкурсына тәкъдим итү өчен яр буе территориясен төзекләндерү проекты өстендә эшли башладылар. Җиңгән очракта, яр буе территориясе 2022 елда яңартылачак.

Скарятин бакчасында төзекләндерү проектын тәкъдим итү булды. Чистайлыларга яр буе территориясендә нәрсә барлыкка киләчәк, ул нинди зоналарга бүленәчәк, анда нинди чаралар үткәрергә мөмкин булачак, кешеләрнең төрле категорияләре нәрсәгә исәп тота алачаклары турында сөйләделәр.

Проектны әзерләгәндә чистайлыларның барлык теләкләрен, яр буеның геологик, территориаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкин булсын өчен белгечләр җәмәгать тыңлаулары, яшәүчеләрнең аерым категорияләре, фокус-төркемнәр белән очрашулар оештырдылар, халык арасында социаль сораштырулар үткәрделәр.

Бу эшләрнең нәтиҗәләре финал проектының нигезенә ятты.

– Һәркем әлеге проектта катнашуын белсен, анда яшәүчеләр күрергә теләмәгән артык элементлар булмасын өчен һәр чистайлының фикере мөһим. Бүген тәкъдим ителәчәк проект шушы теләкләр нигезендә эшләнде, – дип ассызыклады район башлыгы Дмитрий Иванов.

Ул билгеләп үткәнчә, халыктан пляж, суның сыйфаты буенча сораулар күп кергән.

– Су чиста булсын өчен, без Берняжка елгасы белән мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Бүгенге көндә без бу юнәлештә эш алып барабыз. Яр буен ишелүдән коткарып калу өчен проект эшләнә. Әлеге проект кысаларында елганы чистартачаклар. Экологлар зур булмаган күлләр ясарга тәкъдим иттеләр, шул чакта барысы да шунда тупланачак, – дип уртаклашты Дмитрий Алексеевич. – Моннан тыш, хәзерге вакытта пассажирлар причалын проектлау буенча эш алып барыла. Якын арада ул экспертизага җибәреләчәк.

Проект өстендә эшләү турында архитектура бюросы җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин сөйләде.

– Шактый зур эш башкарылды. Болар – җәмәгатьчелек белән фикер алышулар, фокус-төркемнәр белән очрашулар, социаль сораштырулар, экспертлар белән сөйләшүләр. Аналитик процесска, идеяләр буенча фикер алышуга бик күп кеше җәлеп ителде. Без барлык теләкләрне дә исәпкә алырга тырыштык, – диде Алмаз Вәлиуллин.

Шул ук вакытта ул грант кысаларында бүлеп биреләчәк акчаның яр буеның берникадәр өлешен генә төзекләндерүгә җитәчәген билгеләп үтте.

– Бер генә проблема бар, ул да булса – финанслау. Без бөтен территориягә үсеш концепциясен эшләдек, ләкин грант акчасының үз лимиты бар. Шуңа бәйле рәвештә проектны гамәлгә ашыру территориясе, шул исәптән функциональлеге дә чикләнәчәк, – дип ассызыклады архитектор.

Проектны тәкъдим иткәннән соң чистайлылар белгечләргә үз сорауларын бирделәр. Яшәүчеләрне булачак яр буен саклау, елның төрле вакытында территориянең эшләве, велоюллар, машина кую урыннары булу, җәяүлеләр сукмаклары өчен төрле материаллар файдалану һәм башка проблемалар борчыды. Белгечләр кешеләрнең һәр мөрәҗәгатенә җентекле җавап бирделәр.

– Проект җитди килеп чыккан. Балалар да, өлкәннәр дә, туристлар да анда вакыт үткәрә алсыннар өчен, мөгаен, чистайлыларның барлык теләкләрен дә үз эченә алгандыр, – дип үз фикерен белдерде Антон Зайцев.

Тәкъдим итүдә катнашучыларның барысы да конкурста җиңүгә өмет белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев