Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәһәрлеләр «Чистай хәбәрләре»нә язылды

«Игелек агачы» акциясе барышында чистайлылар җирле газетага язылдылар.

2022 елның икенче яртыеллыгына язылу кампания се тулы көченә бара. Аның белән бергә Россия почтасы оештырган хәйрия акция се дә дәвам итә. Чистайлылар ярты ел саен социаль учреждениеләр һәм азкеремле кешеләр өчен язылу рәсмиләштереп анда актив катнашалар. Беренчеләрдән булып бу акциягә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов кушылды. Ул «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасына язылды.

– Мин Чистай белән бәйле булган барлык чараларда актив катнашам. Бүген җирле газетага язылдым. Әнием дә җирле газетаны яратып укый. Әйе, интернетта хәзер төрле мәгълүмат чаралары бар, әмма без анда һәрвакытта да дөрес мәгълүмат таба алмыйбыз, күп очракта алар дөреслеккә туры килми. Ә Чистайдагы, республикадагы, шулай барлык ил күләмендәге басмалар укучыларга нәрсә таратулары өчен җаваплылык хисләре тоялар, – ди Эдуард Рөстәм улы.

– Сезгә күбрәк нинди мтериаллар ошый? – дип кызыксынам башкарма комитет җитәкчесеннән.

– Мине районыбыз тарихы, анда яшәүчеләрнең проблемалары борчый. Нәкъ шулар турында интернетта гына түгел, газетада да укыйм.

Социаль учреждениеләр, азкеремле гаиләләргә бүләк итеп оешма, предприятие җитәкчеләре, депутатлар, администрация вәкилләре дә төрле басмаларга язылдылар.

– Мондый акция үткә релүе яхшы. Бу бик уңайлы, газета-журналларга ашык мыйча, чират тормыйча гына язылырга мөмкин. Бүген мин «Чистай хәбәрләре» газетасына язылам. Минем гаиләм аны бик ярата, аны уку – барлык вакыйгалар үзәгендә булу дигән сүз. Без яңалыкларны интернетта карый алсак та, газетаны кулга тотып уку бөтенләй башка. Газетаның китапларныкы кебек үк үз динамикасы бар, мәгълүмат икенче төрле кабул ителә. Билгеле, мин ел саен биредә тәрбияләнүче үсмерләргә һәм рәссамнарга нәрсә булса да яздыртырга тырышам. Берничә ел рәттән Татарстан җирле үзидарәсе турында журналга язылдым, – дип аңлатма бирә ТР иҗтимагый палата әгъзасы, муниципальара ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова.

Софья Мөнәвир кызы артыннан «Чистопольские известия» газетасын шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенфонтов та яздырды.

– Газета ул – безнең рупор, барлык яңалыкларны аңардан белеп була. Анда дөрес мәгълүмат кына бастырыла, шуңа мин аны хөрмәтлим, – ди Михаил Иванович.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, «Игелек агачы» бер генә тапкыр эшләнә торган эш түгел, ул язылу кампания се төгәлләнгәнче дәвам итә. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев