Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә яңа тротуарлар барлыкка киләчәк

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында юлларга агымдагы ремонт, мәктәп маршрутлары буенча кисәтүләр турында сөйләделәр.

Киңәшмәне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов алып барды. Аның белән бергә юлларда иминлек мәсьәләләре турында ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар фикер алыштылар.

Фикер алышу өчен актуаль темалар булып каникул вакытында балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү, мәктәп маршрутларының торышы торды.

– Җәен юлларда балалар да активлаша. Алар велосипедларда, самокатларда йөриләр, машиналар йөри торган юлларда уеннар оештыралар. Күп фатирлы йортлар янында да юл-транспорт вакыйгалары куркынычы арта: балалар җиһазландырылган мәйданчыкларда уйнаганда, машиналарга игътибар итмичә, юлга йөгереп чыгалар, – дип утырышны башлады Илдар Фаил улы.

Мәктәп маршрутлары да куркынычсыз булырга тиеш. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, ел саен үткәрелә торган тикшерүләр эшнең җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмавын күрсәтә. Аерым алганда, мәктәп автобусларын йөртүчеләрнең тизлек режимын үтәмәве, глонасс эшендә өзеклекләр.

Доклад ясаучылар чыгышы алдыннан Илдар Рәхимов Чистай шәһәре территориясендә юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттыру буенча планлаштырылган эш турында мәгълүмат җиткерде. Энгельс, Фрунзе, Студенческая, Мичурин, Әпсәләмов, Чернышевский урамнарында яктырту эшләрен торгызу планлаштырыла. Барлыгы 63 яктырткыч урнаштырылачак. «ТРда асфальт-бетон өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча гомуми озынлыгы 3 мең 648 километр булган юл-урам челтәре ремонтланачак, моңа 100 миллион сум акча тотылачак. Муниципаль юл фонды кысаларында гомуми озынлыгы 723 метр булган 25 800 000 сумлык эшләр планлаштырылган. Исемлеккә тротуарларны, бордюрларны, су чыгару корылмаларын ремонтлау, ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләрен урнаштыру керә.

Муниципаль район юлларындагы вәзгыять турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин сөйләде.

– Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә 10 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 8 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, – дип хәбәр итте Илдар Илфар улы.

Статистика күрсәткәнчә, юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләре – тизлек режимын һәм җәяүлеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен бозу. Ә төп төрләре – бәрелешү, әйләнеп каплану, җәяүлеләрне бәрдерү.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм мәгариф учреждениеләренең җәйге чорда балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча хезмәттәшлеге турындагы доклад белән «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның кисәтү бүлеге башлыгы Светлана Сидорова чыгыш ясады.

Чистай муниципаль районы территориясендә мәктәп маршрутларының торышы турында ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Аннета Анварова сөйләде.

– 16 мәктәп маршрутын тикшерү буенча комиссия төзелде. Бүгенге көндә аның нәтиҗәләре буенча 59 кисәтү ачыкланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның күбесе төзәтелми һәм даими булып тора. Пассажирлар утырту мәйданчыклары һәм тукталыш павильоннары булмавына аеруча игътибар юнәлтәсем килә, – дип хәбәр итә Аннета Игоревна. Яңа уку елы башланганчы ачыкланган барлык җитешсезлекләрне бетерү йөкләнде.

Сүз уңаенда

Тротуарлар Гуськов һәм Гафури урамнарында барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев