Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәһәр «йөрәге» үзгәрә

«Чистай» мәдәни үзәгенең җәйге мәйданчыгында шәһәрнең үзәк мәйданчыгы территориясен төзекләндерүнең яңа концепциясен җәмәгать тикшерүләре булып узды.

Анда бизнес-берләшмә, шәһәр җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары, спорт учреждениеләре вәкилләре һәм башка шәһәрлеләр катнашты.

– Бүген без бирегә шәһәрлеләрнең үзәк мәйданны ничек күрергә теләүләре турында фикерләрен ишетергә җыелдык. Тикшерүләрдә әйтелгән фикерләрнең төзекләндерү буенча киләчәк проектның нигезе булачак, – дип әйтте Татарстан мәдәни мирасы үзәге җитәкчесе, архитектор Марсель Каюмов.

Үзәк мәйданны төзекләндерү буенча үз идеяләрен төрле яшьтәге кешеләр дә белдерде. Алар берничә төркемгә бүленделәр һәм төрле өстәлләр артында фикер алыштылар һәм схемалар, рәсемнәр, шартлы билгеләр ярдәмендә үз идеяләрен кәгазьгә төшерделәр. Төрле фикерләр яңгыравын да билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, бер төркем әгъзалары яшьләргә акцент ясадылар.

– Халыкның төрле категория мәнфәгатьләрен истә тотарга кирәк. Мәйданда автомобиль кинотеатры оештырырга тәкъдим итәбез. Без «Чистай» мәдәни үзәге территориясе артындагы территорияне карадык. Әгәр дә киләчәктә үзәк базар сүтелсә, аның урынына балалар һәм яшьләр өчен төрле мавыгу чаралары белән яхшы мәйданчык ачарга мөмкин. Ә аннан турыдан-туры Камага төшә торган куркынычсыз җәяүлеләр юлы ясарга мөмкин, – дип ассызыклап үтте Рус география җәмгыятенең җирле бүлеге җитәкчесе Сергей Салеев.

Бер төркем вәкилләр мәйданнарга машина куюны тыймаска, бары машиналар кую өчен рөхсәт ителгән территорияне киметергә генә тәкъдим иттеләр. Алар уйлавынча, калган өлешне бары яшелләндерергә, кешеләр кичләрен йөри алсыннар өчен эскәмияләр, фонарьлар куярга кирәк.

– Мәйданда кич белән бирегә автомобильләрдә яшьләр җыела.Без алар өчен «Чистай» мәдәни үзәге янәшәсендә сүтелгән тарихи бина урынына аерым территория төзекләндерергә тәкъдим итәбез. Биредә шулай ук алар яратканча көчле музыка тыңлый алырга мөмкинлек тудырырга, актив һәм тыныч ял итсеннәр өчен төрле мәйданчыклар булдырырга кирәк. Бу чистайлылар өчен үзенчәлекле җәлеп итү зонасы булачак, – дип ачыклык кертә яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Дамир Хәсәнов.

Ә менә өлкәнрәк буын вәкилләренең шәһәр «йөрәген», алар үзәк мәйданны шулай дип атадылар, төзекләндерүгә үз карашлары. Пенсионерлар Камага турыдан төшү идеясен якладылар, әмма алар мәйданда тукталышларга каршы булуларын белдерделәр, чөнки мәйдан җәяүлеләр ял итә торган урын булырга тиешлеген билгеләп үттеләр. Алар парковканы үзәк территориядә буш торган территорияләрдә оештырырга тәкъдим иттеләр.

– Без үзәктәге антлы судьялар бинасы каршында таш түшәлгән урам барлыкка килүен телибез. Ул төзек, тирә-ягында яшеллек, чәчәкләр утыртылган, эскәмияләр куелган булырга тиеш. Әгәр дә базар сүтелсә, аның урынында без төрле мәдәни, агарту чаралары үткәрү өчен төрле кече архитектура формалары белән бик матур паркны күз алдына китерәбез, – диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры һәм Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Курбатова.

Пенсионерлар мәйдан җәяүлеләр йөри торган гына булсын өчен Лев Толстой урамындагы машиналар йөрү юлын ябарга тәкъдим иттеләр. Янәшә өстәл артында утырган төркем әгъзалары аларны тулысы белән якладылар.

Без мәйданның автомобиль юлыннан бүленгән булуын телибез. Көндезге һәм кичке көчле машина хәрәкәтләрен параллель урамнарга күчерү авыр түгел. Җиңү парадын үткәргәндә автомобильләр һәм җәмәгать транспорты башка маршрут буенча бернинди авырлыкларсыз йөриләр ләбаса, -дип билгеләп үтте «Берлек» социаль ориентлашкан коммерцияви булмаган ресурслар үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова. – Безнең карашка, заманча стильдә сквер белән мәйданны урап алу бик яхшы булыр иде. Хәтерләсәгез, заманында ул урында өлкәннәр дә, балалар да йөрергә ярата торган бакча иде.

Дөресен генә әйткәндә, үзәк мәйданда урнашкан кунакханәдән башка барлык биналарның да матур архитектур тарихлары бар. Астарак җәйге кафе ясарга урын бар. Анда аерым мохит тудыручы талгын гына музыка астында рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булыр иде. «Чистай» мәдәни үзәге янәшәсендә парк зонасы, балалар мәйданчыгы, ә кышын боздан фигуралар ясарга да мөмкин.

Соңрак Казан архитекторлары тарафыннан үзәк мәйданны төзекләндерү концепциясе, аннан соң чистайлыларның фикерләрен һәм идеяләрен истә тоткан проект та эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев