Шәһәр урамы көтүлеккә әйләнде
Чистайлыларның үз шәхси хуҗалыклары булуы, кош-кортлар, сарыклар асраулары, әлбәттә, сөендерә. Аларның тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге хөрмәткә лаек.
Әмма бу күршеләргә, хәер, әйләнә-тирәдәгеләрнең барысына да уңайсызлыклар китерергә тиеш түгел. Әлеге мәсьәләне Тегермән мәйданы микрорайонында яшәүчеләрнең берсе кузгатты.
«Кемдер йорт каршында чәчәкләр үстерә, үзе һәм узып баручыларга матурлык тудыру өчен аларны тәрбияләп карый. Ә икенче берәүләр исә урамга, өсте капланмаган су үткәрү коелары янына сыерларын чыгара. Шәһәр урамнарын көтүлеккә әйләндерергә ярыймы соң? Без даими рәвештә төзекләндерү, шәһәрлеләр өчен уңайлы шартлар булдыру турында сөйлибез, ә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыга? Тиешле хезмәтләр тарафыннан бернинди контроль юк! Йорт хайваннары хуҗалары моннан явызларча файдаланалар».
Автор үзенең сүзләрен Җиңүнең 40 еллыгы урамында, ашамлыклар кибете янында, кече урау юлыннан ерак булмаган урында төшерелгән фотолар белән җөпләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев