Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәһәр көнендә җәмәгать транспортының эш вакытын озайтачаклар

Шәһәр көнен бәйрәм итү 30 августта «Татнефть-Олимп» стадионында узачак.

Быел Чистай үзенең 240 еллыгын бәйрәм итәчәк. 30 августта «Татнефть-Олимп» стадионында халык күңел ачулары, танылган татар башкаручылары һәм Россия эстрадасы йолдызлары концертлары узачак. Бәйрәм программасы кичке унынчы яртыда салют белән тәмамланачак.

Шуңа бәйле рәвештә Шәһәр көнендә Чистайда җәмәгать транспортының эш вакытын озайтачаклар.

– Соңгы автобуслар «Стадион» тукталышыннан барлык юнәлешләр буенча 22 сәгатьтә кузгалачак. Моннан тыш, бәйрәмгә үз автомобилендә килергә уйлаган чистайлылар өчен махсус парковка мәйданчыгы оештырылачак. Төзелә торган «Фатыйха» мәчетеннән Текә Тау поселогы борылышына кадәр һәм пристань урманы буенда машина кую өчен вакытлыча урыннар оештырылачак, –дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев