Шәһәр көнендә Чистайда виноград үстерүчеләр күргәзмәсе узачак
Хуш исле, сусыл җимешне авыз итәргә килегез!
Сезнең Чистайда виноградны ничек үстерүләрен беләсегез киләме? Бу бик мавыктыргыч процесс! Өстәвенә, 30 августта виноград күргәзмәсе булачак. Бу көнне җирле виноград үстерүчеләр кояш җиләгенең иртә өлгерә торган сортларын тәкъдим итәчәкләр.
Ә хәзер әлеге мөһим чарага актив әзерлек бара. Виноград җәмгыяте рәисе Владимир Марсович Кузнецов үзенең виноград үсә торган участогында аны үстерү белән мавыгучы, бу эшне яратучы кунакларны Халит Габделвәлиев, Сергей Иванов, Евгений Платонов, Владимир Севастьянов, Владимир Тихомиров, Анатолий Федотовны кабул итте.
Ир-атлар виноградның кайсы сортлары өлгергән һәм кайсыларын күргәзмәдә шәһәрлеләргә күрсәтергә кирәклеге турында сөйләш теләр. Әлбәттә, кунакка килүчеләр Владимир Марсович үстергән виноградны авыз иттеләр. Участок хуҗасы бакчаны ничек каравын, прививкаларны ничек ясавын, тук ландыруны һәм эшкәртүне ничек башкаруын сөйләде. Виноград бакчасын карап тоту – зур эш, бары күп хезмәт кергән виноград тәлгәшләре генә мул уңыш белән бүләкләячәк. Бүгенге көндә аның 50дән артык сорты бар, аларның иң иртә өлгерә торганнары инде шикәр җыялар. Шулай ук аның участогында бик күп алмагач, груша, абрикос, алыча, кара җимеш үсә.
Кызганычка каршы, коронавирус аркасында шәһәр виноградчылары сезонлы эшләр турында фикер алышу өчен язын җыела алмадылар. Әмма төркемгә барлык кушылучылар WhatsApp аша килеп туган сораулар буенча фикер алыштылар.
Виноград яратучылар! 30 августта, 12 сәгатьтә «Чистай» мәдәни үзәге мәйданчыгында узачак күргәзмәне карарга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев