Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәҗәрә агачы – рухи­әхлакый тәрбия нигезе

Ислам үзәгендә җылы очрашулар матур традициягә әверелде. Аның чираттагы кунаклары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге вәкилләре булды.

Ислам үзәге директоры, аксакаллар Шурасы рәисе Фәрит Галимов биредә катнашучыларны котлады, үзәк буенча экскурсия үткәрде, аның эшчәнлеге турында сөйләде. Конференц залда хатын­кызлар төрле рәссамнарның Рамазан аена багышлап иҗат иткән картиналар күргәзмәсе белән таныштылар.

 – Безнең ишекләр барыгыз өчен дә ачык. Без ислам үзәгенең рухи тәрбия өчен хезмәт итүен телибез. Яшь буын дөрес юнәлештә тәрбияләнсен өчен без аларга үрнәк булырга тиешбез. Нәкъ менә шуңа күрә дә бирегә барлык буын вәкилләрен чакырабыз, – дип сөйли Фәрит Галимов. – Гаиләдә балага тәрбияне әти­әнисе генә түгел, әби­бабайлар да бирә... Өлкән буын исә традицияләребезне, горефгадәтләребезне саклауда аеруча нык җаваплы. Шуңа күрә дә без мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә ниятлибез. Хәзер атна саен җомга көннәрендә 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр хатын­кызлар өчен дәресләр үткәреләчәк.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Зөһрә Гарифуллина инициативасы буенча бүгенге очрашуның темасы «Безнең тамырларыбыз һәм шәҗәрәбез» дип аталды.

– Хәтерне, мирасны саклау, шәҗәрә агачын төзү һәм саклау – татар халкының иң күркәм традицияләренең берсе, – дип сөйли Зөһрә Гарифуллина. – Әгәр кеше үз телен, тамырларын, гаилә тарихын белмәсә, аның киләчәге юк дигән сүз.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бу күпләрне уйланырга мәҗбүр итте, чөнки үз нәселеңнең тарихын белү һәркем өчен зур әһәмияткә ия икәнен барыбыз да аңлый. Ә менә буыннар истәлеген саклап, аны киләчәк буынга ничек тапшырырга соң? Зөһрә Исмәгыйль кызы һәркемгә нәсел шәҗәрәсен төзергә тәкъдим итте. Мисал итеп ул танылган татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, публицист, ТААСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Риза Ишморат шәҗәрәсен китерде.

– Аның туган йортының ишек төбендә үк 16 буынга чаклы нәсел шәҗәрәсе төзеп куелган, – дип сөйли Зөһрә ханым. – Ә кайберәүләр кайчакта әби­бабасын да белмиләр.

Хатын­кызлар зур теләк белән әлеге тәкъдимне якладылар һәм бу юнәлештә эш башларга вәгъдә бирделәр. Зөһрә ханым исә аларга методик тәкъдимнәр белән ярдәм

итәргә сүз бирде.

Әлеге оешма вәкилләрен актив тормыш позициясе, туган  телебезне, милли мәдәниятебезне, традицияләребезне, әхлакый кыйммәтләребезне саклау буенча эшләү теләге, балалар тәрбияләүдә, яшь гаиләләр белән эшләр берләштерә. Ислам үзәгендә аларның милли үзенчәлекләребезне саклау эшләрендә фикердәшләр табулары бер дә гаҗәп түгел.

Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин «Камәлия» үзәге ачылуга әзерлек эшләренең планы белән таныштырды.

– Киләчәктә без ачылачак үзәкнең бер кабинетында татар мәдәнияте белән таныштыру оештырырга планлаштырабыз. Анда төрле еллардагы милли киемнәребезне тәкъдим итәсебез килә. Әгәр безгә бу эштә ярдәм итсәгез, без бик шат булыр идек. Сез китерәчәк һәр нәрсә яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итәчәк, аны бирегә килүче күпсанлы кешеләр күрәчәк, – дип ассызыклады Радик Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев