Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Шигырьләрем күңелемдә язылып кала...»

Кеше гомере уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек. Ул шулкадәр кыс ка ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, уза да китә...

Үткән гомер агымсудай ага да китә икән, дип юкка гына моңланмый шул адәм баласы. Тормыш, вакыт дигәнең шулай яратылган инде, адәм баласы аны туктата да, үзгәртә дә алмый. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәтендә. Ә менә шул биргән гомерне матур, изге гамәлләр белән, үзеңнән тәүфыйклы нәсел дәвамчылары калдырып, изге- саваплы гамәлләр кылып, намуслы хезмәт итеп, хәләл көчең белән көн күрергә омтылу адәм баласының кулыннан килә торган эш. Әлеге язмамда шул сыйфатларга ия булган авылдашыбыз, күптән түгел үзенең 70 яшен билгелэп үткән Исмәгыйль абый турында язасым килә.

Хөсәенов Исмәгыйль Исхак улы 1950 елның 28 ноябрендә Исхак бабай белән Хаҗәр әбинең 9 балалы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.Гаилә бик ишле. Рәйсә, Котдус, Зөлфия, Фәүзия, Рафик, Рәвгать, Нәкыя, Наҗия исемле туганнары белән тәгәрәшеп дигәндәй үсәләр. Ни кызганыч, бүгенгесе көндә дүртәү генә калдылар.

Язмам герое Исмәгыйль абый башлангыч белемне Яланда укып ала, 5-8 сыйныфларны Талкышта, 9-10 сыйныфларда исә Чистай шәһәрендә 2 нче мәктәптә укый. 1969- 1971 елларда Саратов шәһәрендә 8 ай укулар үткәч, Белоруссиянең Витебск шәһәрендә элемтәче булып армия хезмәтен үтә. Чис тай техникумына читтән торып укырга керә, ул вакытта шофер булып эшли, аннары 3 ел учетчик, 8 ел бригадир вазифасын башкара. Авылдан беркая китмичә, колхозлар вакытында терлекчелектә машинада эшли, терлекләр ташый. «Минем хезмәт стажым 43 ел да 11 ай», – ди ул. Тормыш иптәшен дә ул әллә кайлардан эзләми, шул авылныкы Нурхамәт бабай белән Фәрхия әбиләрнең олы кызлары – сөйкемле, тыйнак, сабыр, уңган, барлык яхшы сыйфатларга ия булган Сания апаны сайлый. 1973 елнын 7 ноябрендә гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре Илдус, Гөлия, Илнур дөньяга киләләр. Ишле гаилә, кайтучы-китүче биниһая күп, кайнана-кайната белән уртак тел табып, барысына да якты йөз күрсәтә Сания апа. Җәйге каникулларда шәһәрләрдән авылга кайтырга балалар атлыгып торалар, китәселәре дә килми... Исхак бабай белән Хаҗәр әбине бала карагандай карап, хәер-догаларын алып соңгы юлга озаталар. Хәзер балалары барысы да укыган белемлеләр, үз тормышлары. Сания апа барысын да тигез күрә, ике килененә әйбәт кайнана, киявенә, алты оныгына яраткан әби. «Ишек- капка бикләнеп торганы, капка төбеннән машиналар өзелгәне юк», – диләр алар. 2014 нче елдан Исмәгыйль абый авылыбызда имам-хатыйб. Үз эшен җиренә җиткереп, халыкның ихтирамын казанып, җаны-тәне белән башкара. Мәчеттә хәергә җыелган акчадан авыл картлары белән киңәшеп тирә-юньдә янгын күрүчеләргә, авырап ярдәмгә мохтаҗ булучыларга бик нык ярдәм итәләр. Яшьләргә никах, җеназалар, Коръән мәҗлесләрендә вәгазьләр уку... Мәчеттә биш вакыт намаз укыла, моңлы азан тавышы яңгырый. Зиратта язын-көзен җыештыру өмәләре дә аның әмере буенча оештырыла. Ул авылның тормышына да битараф түгел, 2 ел элек авыл башында ясалган парк төзелешендә дә, бер тык рыкка басма ясаганда да башлап йөрүчеләрнең берсе булды. 4-5 ел элек ул шигырьләр яза башлый. Шигырьләре бик күп, укытучыларга, тәрбиячеләргә, табибларга, электрикларга, туган нарына, тормыш иптә шенә, балаларына багышлап яза. «Төнлә йокларга яткач күңелдә туа шигырьләрем», – ди ул. Исмәгыйль абый – искиткеч кызыклы әңгәмәдәш, төпле фикерләре белән һәр кемне уйланырга мәҗбүр итә.Шигырьләренең күбесен яттан белә, оста итеп сөйләп, күпләрне сокландыра. «Һәрбер шигырем кәгазьдә генә түгел, күңелдә язылып кала», – ди ул.

Туган авылына багышланган шигырен сезнең игътибарга тәкъдим итәсем килә.

 

Мин бәхетле...

Мин бәхетле, Ялан, синдә тудым,

Синең күлләреңдә коендым.

Табигатьнең матур кочагында

Гомерлек ярыма сыендым.

 

Кырларымда җәен иген иктем,

Йөрдем игеннәргә сокланып.

Җыеп алгач шатлана да белдем,

Өсләренә карап сокланып.

 

Ә кышларын ишеп кар яуганда,

Күз ачкысыз ачы буранда,

Тик торамыни соң авыл халкы

Сау-сәламәт, имин булганда.

 

Кыш буенаабзар, терлек-туар

Яннарында йөреп көн үтә.

Тапкан малның рәхәтен күрсә дә,

Күңел һаман нәрсәдер өмет итә.

 

Мин бәхетле, бик бәхетле,авылым,

Синдә туып, синдә үскәнгә.

Мин үкенмим, туган авылкаем,

Яшь гомерләр шунда үткәнгә.

Резидә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев