Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шифалы куллар иясе

Балачактагы хыялы тормышка аша Фәниянең. Ак халатын киеп, күңеленә якын хезмәтен җанын-тәнен биреп, озак еллар буе яратып башкара ул. Шифалы куллары белән кош-кортларны, хайваннарны дәвалый.

 

Мәктәп елларыннан ук ак халат кияргә, шәфкать туташы булырга хыялланып үсә Фәния. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Буа медицина көллиятенә юл тота. Әмма анда озак тоткарланмый, документларын алып кире авылга кайта.

Ташкичү мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлагач, медицина көллиятен түгел, ветеринария техникумын сайлый. Моңа, билгеле, хайваннарны, кош-кортларны яратуы да йогынты ясагандыр. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыган кыз техникумга имтиханнарсыз кабул ителә. Күңелле студент чаклары күз ачып йомганчы үтеп тә китә. Юллама белән «Роман» дуңгызчылык комп лексына эшкә килә ул.

– Татар Сарсазына мин 1982 елның язында килдем. Мине ачык йөз белән каршы алдылар. Бу авылны да, кешеләрен дә, эш урынымны да бер күрүдә үк яраттым. Дуңгызчылык комплексында баш ветеринария табибы Наил Гарипов җитәкчелегендә эшли башладым. Дуң гызларга укол салу, стерильләштерү кебек эшләр зур җаваплылык, түземлелек сорый. Әмма кайгыртучан баш табибыбыз, тәҗрибәле ветеринарлар Талип Шәйдуллин, Гөлфия Мортазина ярдәме белән мин бу хезмәткә бик тиз кереп киттем. Хәер, дуңгызларны дәвалау минем өчен яңа нәрсә түгел иде инде, чөнки мин Бөгелмәдә практиканы да алар арасында үттем, – дип елмаеп искә ала Фәния ул елларны.

Эш сөючән, тырыш, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, хезмәт тәш ләре турында район газетасына язмалар җибәрүче кызны бик тиз күреп алалар. Авылның үз законнары. Буй җиткән уллары булган апалар тәүфыйклы, тәртипле кызны үзләренең киленнәре итеп күрәселәре килә. Әмма... язмыш дигәнең үзенчә хәл итә. Каргалы егете Илсур барыннан да өлгер булып чыга.Юкка гына ашар ризыгың, насыйп ярың әллә кайдан да эзләп таба дип әйтмиләр ләбаса! Фәния белән Илсурның табышуы да кызыклы гына... Буа техникумында укыганда ук Фәния бергә укучы дус кызы белән Каргалыга кунакка кайткан була. Шул вакытта авылның чибәр, гармунчы егете Илсур аны озатып куя. Әмма бу вакыйга ничектер бик тиз онытыла да. Ә менә безнең якларга эшкә кайтканын ишеткәч, Илсур яшь, чибәр кызны эзләп таба. Бу юлы инде язмыш аларны гомерлеккә бәйли. Бер елдан артык очрашып йөргәннән соң, Фәния Каргалыга уңган-тырыш Хәсәновлар гаиләсенә килен булып төшә. Аны эшеннән бер дә җибәрәселәре килми. Хәтта яшь гаиләгә торыр урын да вәгъдә итәләр. Әмма егет сүзе бер була: Каргалыда яшәячәкләр!

Хәер, Аллаһка шөкер, монда да аларга бар яктан да бәхет елмая. Исеме еракларга таралган кош фабрикасына ветеринар кирәк була. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, бирегә аны бик теләп эшкә алалар. Баш ветеринария табибы ярдәмчесе булып урнаша ул. Үз эшенең остасы, фабрика, эшчеләре өчен җан атып торучы кешелекле җитәкче Фәйзеләхәт Фәссахов җитәкләгән кош фабрикасы алдынгылар сафыннан төшми. Хезмәткәрләрнең дә, эшчеләрнең дә кадере булган, алар өчен барлык шартлар тудырылган бик рәхәт заманнар иде бу. Эшләр өчен фабрикада бөтен шартлар тудырылган. Фабриканың үз медпункты, кибете эшли, ашханәсе бар, эш хаклары югары, тораклар бирелеп тора. Яшь гаилә Фәния белән Илсурга да озакка сузмыйча өр-яңа коттедж бирәләр. Яшь гаилә шатлыгының иге-чиге булмый. Яшәргә урыннары, эшләргә эшләре бар. Илсур тракторда, ә Фәния үзенең яраткан хезмәтендә бар тырышлыкларын куеп, фидакарьләрчә хез мәт итәләр. Гаиләгә ямь өстенә ямь өстәп, мәхәббәт җимешләре Илгиз белән Гөлназ дөньяга килә. Алга китеп булса да әйтим, хәзер инде алар икесе дә үзләре гаилә корган. Казан шәһәрендә матур гына гомер кичерәләр. Нәсел дәвамчылары булып онык лар: Илназ, Эльвина, Айназ, Азалия үсеп килә.

... Тормыш дигәнең бер төсле генә бармый шул, бар дөньяны бөтереп алган базар җилләре Каргалы кош фабрикасын да урап узмый. 2013 елның июлендә гөрләп эшләгән, авылның терәге булган кош фабрикасы да ябыла. Күпме кеше эшсез урамда кала. Ирле-хатынлы Илсур белән Фәния дә Казанга эшкә китәләр. Фәния кондуктор булып, Илсур слесарь булып Казанда өч ел эшлиләр.

Бераз вакыттан Каргалы кош фабрикасы Питрәч кош фабрикасының филиалы итеп үзгәртелә, аның идарәчесе итеп Айдар Дәүләтшин билгеләнә. Үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, тәҗрибәле белгеч Фәнияне яңадан эшкә чакыралар. Ул ризалаша билгеле, яңадан кайтып яраткан хезмәтенә керешә. Биредә тәүлеклек чебиләрне алып килеп, аны дүрт айга хәтле үстерәләр дә, кире алып китәләр. Таләпләр катгый, җаваплылык та зур. Фәния биредә ике ел эшли.

Шатлык белән борчу бергә йөри дип халык бер дә белми әйтмидер. Тормыш иптәше Илсур 2017 елда инсульт кичерә аның. Гаиләгә килгән бу хәсрәтне бергәләп күтәрәләр. Тырышлык лар, дәвалаулар бушка китми, Илсур аякка баса. Бүген алар бергә иңне-иңгә куеп, тигезлектә, тынычлыкта, балаларына, оныкларына сөенеп, бар борчу-кайгыларны уртаклашып яшиләр. Ни кызганыч, күптән түгел Фәниянең газиз әнисе Маһирә апа Борһан кызы 93 яшендә бакыйлыкка күчкән. Газиз әнкәйне югалту бик авыр, дөнья бушап, төссезләнеп кала... Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар, түземлекләр бирсен үзләренә. Ярый әле бу авыр минутларда терәк булырдай туганнары бар Фәниянең: дүрт кыз, ике ир туганы барысы да исән-сау, бергә-бергә, туганлык җепләрен югалт мыйча яшиләр. Каргалыда яшәүче каенанасы Мәгъзүрә апаны да бик хөрмәтлиләр, кадерлиләр, Илсурның туганнары Илдар, Гүзәлия гаиләләре белән дә җылы мөгамәләдә, дус-тату яши ләр. Олыны олы, кечене кече итеп, яшәүнең кадерен белеп, булганына шөкер итеп яшиләр алар.

...Билгеле, узып баручы һәр минут, һәр ел һәркем күңелендә үзенең төрле вакыйгалары белән истә кала. Һәрбер гаиләдә дә шатлык лы, күңелле вакыйгалар күбрәк булсын иде!

Язмам герое Фәния Нәсыйбулла кызы Хәсәно вага исә узып баручы елда алт мыш яшь тулган, билгеле, алар гаиләсе өчен бу шатлыклы, истәлекле вакыйга. Аларга күңел күге нең һәрчак аяз булуын, шатлыклы хәбәрләр генә ишетүләрен, тән һәм җан сихәтлеге, якыннары янә шәсендә бәхетле, озын гомер кичерүләрен телибез.

 

Зөлфия Сәйдәшева, яшьлек дусты:

– Минем әнием дә ул елларда «Роман» дуңгызчылык комплексында эшли иде. Беркөнне ул өйгә яшь кенә бер кызны кунакка алып кайтты. Буадан килгән Фәния исемле ветеринар кыз булып чыкты бу. Мин үзем дә ул вакытта унтугыз яшьлек яп-яшь кыз идем әле. Без уртак телне тиз таптык, шуннан аралаша башладык, тора-бара дусларга әверелдек... Хәзер шушы көннәрдән соң кырык елга якын вакыт үткән икән инде, ә дуслыгыбыз, Аллаһка шөкер, дәвам итә. Без гел аралашып, хәбәрләшеп торабыз, кунакка йөрешәбез. Мин Каргалыга аларга туганыма кайткан кебек кайтып йөрим. Фәния ул чын дус, ачык йөзле, аралашырга ярата, бик ярдәмчел кеше, һәркемгә булышырга ашкынып тора. Бик кунакчыл, киң күңелле ул, берәр нәрсә пешерсә дә, аның тизрәк кешеләргә авыз иттерәсе, сыйлыйсы килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев