Шелтә белдерелгән, әмма законсыз бизнесны дәвам иткән
Совет заманында көмешкә кайнаткан өчен генә түгел, көмешкә аппаратын саклаган өчен дә җәзага тарта иделәр.
Хәзер көмешкәне саткан өчен генә җаваплылык үз көчендә кала.
– Россия законында үз кирәгеңә җитештерүне тыя торган матдә юк. РФнең административ хокук бозулар Кодексына нигезләнеп, алкоголь һәм составында спирт булган азык продукциясен саткан өчен әлеге продукцияне конфискацияләү белән бергә административ штраф алырга мөмкин. Әлеге планда закон кырыс. Мондый гамәлләр берничә тапкыр кылынган булса, законда җәза карала. Эчемлекне кабат саткан өчен штраф яисә төзәтү эшләре кебек җәза каралган, – дип аңлатма бирә судья ярдәмчесе Наталья Вдовина.
Шулай итеп, Чистай шәһәр суды чистайлы бер ханымга җинаять эше карады. Ул бер тырмага ике тапкыр баскан. Элегрәк ул көмешкә саткан өчен җаваплылыкка тартылган була, әмма бу аңа үз бизнесын тормышка ашырырга комачаулык итә.
Полиция хезмәткәрләре аны беренче тапкырдагы кебек схема буенча эләктерәләр. Алдан ук сатып алучыны билгелиләр, тамга салынган купюралар бирәләр һәм шикләнелүче сатучыга җибәрәләр. Полицияләр яшеренеп күзәтеп торганда теге хатын серле сатып алучыга көмешкәне сатып та җибәрә. Шуның нигезендә полиция хезмәткәрләре сатучыга карата беркетмә төзеделәр, – дип аңлатма бирә Наталья Олеговна.
Җинаять буенча суд барышында гаепләнүче үз гаебен таныды.
– Ул бит ишек ачмаска һәм көмешкә сатмаска кушты, чөнки полицейскийлар киләчәк дип кисәтте. Әмма мин аларны үзе бирегә алып килер дип башыма да китермәдем, – дип үкенеп сөйләде ул...
Суд әлеге ханымны Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексында күрсәтелгән 171.4 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Аңа 6 ай сынау шарты белән 6 айга төзәтү эшләре төрендә җәза билгеләнде. Хөкем карары үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев